16+

Чыршы сату өчен 21 мәйданчык билгеләнгән

Чыршы сату өчен 21 мәйданчык билгеләнгән

Шәһәр башкарма комитетында узган «эшлек­ле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казанда чыршы сәүдәсе өчен 21 мәйданчык билгеләнүе әйтелде.

Мэр Илсур Метшин чыршыларга мөнә­сәбәтле рәвештә фикерләре белән уртаклашып алды.
- Заманында мамонтларны үтерү традициясе дә булган. Килер бер чор - чыршыларны чабып юк итмәбез. Ясалма чыршылар да бик матур бит хәзер, - дип, табигатькә сак карарга чакырды.

Сату мәйданчыкларга махсус питомникларда үстерелгән һәм сәүдә документлары булган чыршылар гына чыгарыла. Чыршының бер метры 300 сум торачак. Рөхсәтсез рәвештә чыршы кисү, сәүдә оештыру катгый тыела.

Чыршылар түбәндәге адресларда сатылачак:

Вахитов районында - Чехов урамы, 2 (Чехов базары);

Мәскәү районында - Декабристлар урамы, 179 һәм Восстание урамы, 83;

Яңа Савин районында - Адоратский урамы, 21 (ике урында), Адоратский урамы белән Ямашев проспекты киселешендәге «Имера» сәүдә комплексы янында, Мусин урамы белән Ямашев проспекты киселешендәге мәйданда, шулай ук Чуйков урамындагы 25нче йорт каршында;

Идел буе районында - Зорге урамындагы 66нчы һәм 75нче, Җиңү проспектындагы 56нчы, Фучик урамындагы 72нче һәм 105нче йортлар янында;

Совет районында - «Мегастрой», «Алтын-Т», «ОБИ» сәүдә үзәкләре янында, «Казан» агросәнәгать паркында, шулай ук «Дау­рия», «Родина» һәм «Дерби» базарларында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading