16+

Чыршы куюның да үз тәртибе бар

Яңа елны чыршыдан башка күз алдына да китереп булмый. Әмма урман сылуын өйдә урнаштырганда, билгеле бер кагыйдәләрне үтәү мөһим.

Чыршы куюның да үз тәртибе бар

Яңа елны чыршыдан башка күз алдына да китереп булмый. Әмма урман сылуын өйдә урнаштырганда, билгеле бер кагыйдәләрне үтәү мөһим.

Әйтик, чыршы ботаклары түшәмнән, дивардан, җылыту приборыннан һәм кондиционер системасыннан, ким дигәндә, 1 метр ераклыкта булырга тиеш. Чыршыны бизәгәндә, төзек булган электр гирляндаларын гына кулланырга кирәк. Чыршыны шәмнәр, мамык, кәгазь уенчыклар белән бизәргә ярамый. Чыршыда һәм аның янында шәм, бенгаль утлар яндыру да катгый тыела.

Бинада урман сылуын урнаштырганда, түбәндәге кагыйдәләрне истә тоту шарт:
Ике каттан да югары булмаган бинада гына чыршы кую һәм Яңа ел тамашасын үткәрү рөхсәт ителә. Әлеге бинада кимендә 2 эвакуация чыгу юлы булырга тиеш.
Чыршыны чыгу юлында урнаштыру тыела.

Чыршы куелган бүлмәдә янгын сүндерү җайланмалары булырга тиеш.
Гирляндаларның көче 25 Ваттан артмаска тиеш. Гирлянданың тартмасында Росстандарт һәм янгын куркынычсызлыгы сертификациясе тамгалары булырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading