Тугачтын да сабыйларны
Иркен һава суларга
Кояшка алып чыгабыз,
Күрсәтәбез суларга.
Агымсуга җеп ыргыткач:
«Тотма аны, йотма!» - дип,
Баш очына Коръән куям,
«Төнлә тыныч йокла», - дип.
Аяк астындагы тимер,
Салкын кайчы - дошманга,
Юлын кис, явыз затларны
Якынайтма бу җанга!
Сөеп, сөелеп яшәсен
Газизе яннарында.
Диңгез күзле нур йомгагым -
Кулымда, җырларымда!
Пәйгамбәрләр бармы?
Үз илендә пәйгамбәрләр булмый,
Булалмадым мин дә пәйгамбәр,
Булды алар, булды, тик мин түгел
Өлешенә көмеш тигәннәр.
Халисә Мөдәрисова
Эшләргә кирәк, диделәр,
Эше юкны - күрделәр.
Аны, имеш, бар да белә,
Белсеннәр дип - чөйделәр,
«Иллә дә матур җырлары...» -
Мактадылар, сөйделәр.
Эшләргә кирәк, диделәр,
Эшләгәнем - сүзлеләр.
«Тау кадәрле хезмәт», - диеп,
Бәя бирде күзлеләр,
Ерактан танып, сәламләп,
Узды якты йөзлеләр.
Эшләргә кирәк, диделәр,
«Конфет эзлисең чүптән, -
Ташла инде ул темаңны», -
Көлделәр кайнар хистән.
Ачу тотмыйм, бик күбесе
Чыгып беткәннәр истән.
Эшләргә кирәк, чынлап та,
Эшсез торалмыйм икән.
Шифа бирә, әмма ләкин
Әфлисун бирми юкәм.
Үз илендә кем пәйгамбәр?..
Күнәргә кирәк күптән.
Рухыма шифа
Иртәләрнең чиста һавасы
Күңелләрнең бәйли ярасын.
Сыйпап үтә йомшак таң дымы,
Җанкаема мунча шушымы?
Аңкып тора печән исләре,
Чәчкә генә болын өсләре.
Нуры уйный зәңгәр күгемнең -
Хушлануыдыр бу күңелнең.
Ялкын да,
салкын да сыешлы
Тәкъдир дә, язмыш та язылган
Маңгайга, учтагы сырларга.
Мин дә бит туганмын дөньяга,
Еларга дип түгел, җырларга.
Өтернең, әллә соң әткәем
Ялгышып, урынын күчергән?
Әллә соң әнкәем-бәгырем
Сабырлык сутлары эчергән?
Яхшысын, яманын тутырып,
Җитмеш ел күтәрә бу йөрәк.
Дыңгычлап авырын, җиңелен... -
Типсә дә, үткәрә бу йөрәк!
Ялкын да, салкын да сыешлы,
Тынып та, ярсып та куешлы
Шул йөрәк -
Һаман да бер йөрәк!
Ал дими, ял дими эшләүче бу терәк -
Сиңа да, миңа да бик кирәк!
Өзелә эч-бавыр
Акыллы-акылсыз,
Мәгънәсез тәкбирләр,
Җаныңа кан бөркеп
Ясалган тәкъдимнәр -
Күңелгә уелган,
Йөрәккә җыелган,
Әйтерсең дөньясы
Тик шулай корылган.
Ямалып, сүтелеп,
Тетелеп, тишелеп,
Олтанга салынган киездәй.
Тапталып, тапланып,
Йөзтүбән капланып,
Сөргенгә сөрелгән игездәй -
Яшәве - һай, авыр,
Өзелә эч-бавыр,
Тартыла җан-тамыр...
Кайтаваз фәкать бер:
«Бул сабыр!»
Тургай җыры
Ярсу чакларның чалымы,
Моңсу чакларның чыңы,
Кошлар күкрәгендә мәллә
Җанымның берәр кылы?
Нигә үзәкләрне өзә
Җәйләрдә тургай җыры?
Чишмәләрдән чиләгемә
Тәңкәләр коелгандай,
Сыйпап кына куеныма
Җиләс җил сыенгандай -
Тургайлар аһәң-сазында
Бар дөнья коена ла!
Сайраучы тургай, имеш, мин -
Биектә җырлар сузам.
Синең якты хисләреңә
Сөю сурәтен сызам -
Күңел күгендә парлашып,
Моң сибеп, җырлап торам!..
Аккош күленә
Диңгез яры.
Дулкын яллы
«тулпар атлар»
Ыргыла да ыргыла.
Минем җаным,
Хыял - таңым
Шул дулкындай ургыла.
Тулпарлары бигрәк ярсу,
Бигрәк кыю күренә.
Күбекләнеп кайнап чыккан
Су - тәнемдә сүрелә...
Күз камашырдай гүзәллек
Диңгезләрнең күзендә.
Ә мин боек.
Борлыгуның
Күләгәсе йөземдә.
Кайгыларым бер тарала,
Бер җыела, терелә.
Сау бул, диңгез,
Кайтыйм әле
Үзкәемнең
Якты Аккош күленә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар