16+

Эштәге гыйшык-­мыйшык гаиләне ныгытырга ярдәм итә

Кая бара бу дөнья диярсең, беркөнне телевизордан сөйлиләр: имештер, эш урынындагы гыйшык-­мыйшык гаиләне ныгытырга ярдәм итә икән.

Эштәге гыйшык-­мыйшык гаиләне ныгытырга ярдәм итә

Кая бара бу дөнья диярсең, беркөнне телевизордан сөйлиләр: имештер, эш урынындагы гыйшык-­мыйшык гаиләне ныгытырга ярдәм итә икән.

Чит ил галимнәре шундый фикергә килгән ди. Шушы мәсьәләдә галим-голәма тәҗрибә дә үткәргән. Ике йөзләпме кеше катнашкан, имеш. Эшләре беткән! Гыйшык-мыйшык хәлләрен чишеп утырганчы, җәмгыятькә кирәкле бер эш башкар. Үзеңә дә, башкаларга да файдасы тияр иде.

Ни чыкмаса, шул чит илләрдән чыга. Җыен тузга язмаган нәрсәне аруга чыгарып, тагын безгә такмакчы бит болар. Ничек итеп ят бер кешегә гашыйк булып, гаиләдәге тынычлыкны саклап булсын ди. Булмаганны! Чит хатыннарга күз атып йөрүче ирләргә җитә калыр инде. Көннәрдән бер көнне шул ир дигәнең, ачыктан-ачык: «Гаиләмне ныгытырга чыгып киттем әле мин», - дисә, нишләрсең?

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading