Казандагы ярминкәгә бәрәңгеләрнең алма кебек шома-матурларын тутырды фермер Мостафа. Капчык авызын бәйләгәнче бәрәңгеләр арасына дүрт колорадо коңгызы пыштым гына кереп качты.
Гадәти генә бөҗәкләр түгел, ә Америка “шпионнары” иде болар. Татарстанда алар 40 еллар элек күренә башлады. Авыл агайларының: “Күргән әйбер түгел, нәкъ шул Америка гына җибәргән корткычлар болар”, – дип, уфтанып сөйләшкәннәре хәтердә калган. Халык инде бу капкорсакларны бетереп булачагына ваз кичте. Агуласаң да, барыбер, кара көзгә кадәр бакча ялтыравыгы булып йөриләр, мөртәтләр.
Бөҗәкләрнең исемнәре дә, җирле халыкка яраклашып, үзгәрде. Капчыкка кереп поскан коңгызлардан, мәсәлән, Мансурның чын исеме – Мартин, Хәдичә –Хиллари, Дәүләтхан – Джон, Бахау – Билли иде заманында.
Мостафа бәрәңгеләрен төяп, иртә таңнан Казанга кузгалды. Безнең дуслар капчык тишегеннән чыгып, “ГАЗель” әрҗәсеннән тирә-юньне игътибар белән күзәтергә кереште. Шпионнар мәктәбендә өйрәнү узганда һәр яңалыкны теркәп, хәбәр итеп торырга кушылган иде аларга. Мансур каршы як юнәлештә җилдереп килүче, Америкада җитештерелә торган, “Интернатионал” йөк машинасын күреп алды.
-Хелло, Америка! – дип, хисләнеп, канатларын изәде ул.
Ләкин, руль артындагы Россия егете аны ишетмәде дә, күрмәде дә. Фургон чыгарган җил дулкыны коңгызны кубарып алып, тәгәрмәч астына ташлады. “Гудбай!” – дип, хушлашырга да өлгермәде, баһыр.
Казанга кадәр моңсуланып кына барды безнең дуслар.
- Вау! – дип, кычкырып җибәрде Хиллари.
- Нәрсә? - дип борылып карады Билли.
- Бахау, димим бит мин. Вау, дим. Сокланып баруым.
- Миңамы?! - дип куанды Билли.
- Бик кирәгең бар иде, алкаш, - дип кырт кисте Хиллари. - Бал чөмереп кызарып беткәнсең бит инде.
- Бал эчкәннән түгел ул, бәрәңге агуыннан аллергия, - дип, үпкәләп, мыгырданды Билли.
- Вау! Бик матур бу Казан. Диварлардагы язуларның да икесенең берсе инглиз телендә икән. Нью-Йоркта йөрибез, диярсең, - дип, гаҗәпләнеп, шәһәрне хозур кылды Хиллари.
Машина туктагач, коңгызлар җиргә сикереп төште. Хиллари: “Хушбуйлар кибетенә кереп чыгам”, - дип, кәз-кәз атлап китеп барды. Көтеп көтек булып беткәч, Джон белән Билли якындагы эскәмиягә барып утырды. Шул мизгелдә колак төпләрендә кырыс аваз яңгырады.
- Тәк-тәк, - дип кабатлады полиция сержанты, коңгызларны баштан-аяк күздән кичереп. - Эш эзләүче гастарбайтерлармы сез, әллә рөхсәтсез илгә кергән шпион-мигрантлармы? Кая, документларыгызны бирегез әле!
Джон белән Билли тәмам коелып төште, куркудан, телсез калды. Бәхетләренә Хиллари пәйда булды.
- Офицер әфәнде, зинһар гафу итегез! Бу йолкышлар минем йөк төяүчеләрем. Ярминкәгә килдек, аларның документлары машинада. Безнең якларга юлыгыз төшсә, кереп чыгыгыз. Ялгыз җанымны җылытыр идегез, – дип чытлакланды Хиллари.
Голливуд елмаюлары белән балкыган чибәр Хиллари каршында инде сержант үзе коелып төште. Кая ул документ тикшерү, сәламләп, озатып калды.
Дуслар ярминкәне карап-танышып чыгарга ниятләде.
– Карагыз әле, бу чатырдагы бәрәңгеләрнең ваклыгын. Бәрәңге бетсә, ачтан үләчәкбез, ләбаса, – дип, пошаманга төште Джон.
- Чулман аръягындагы районнарда яңгыр аз яуды быел, шунлыктан бәрәңгеләре уңмады. Борчылмагыз, азык бетмәс, - дип тынычландырды Хиллари.
Сәүдә рәтләреннән халыкны ерып килгән җиңел автомобиль коңгызларны чак кына таптамады.
- Вәт, алмавый! Өскә менә прәме. Бернинди тәртип юк икән монда, - дип сукранды Билли.
- Карале, Хиллари! Шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны кими, дип тә хәбәр җибәрикме? - дип дәште Джон.
- Сүзне ачыктан-ачык әйтергә ярамый. Сыерларда “мамонт тарихы кабатлана” дип яз, - дип җавап кайтарды Хиллари.
Шул мәлдә алар Биллиның юкка чыкканлыгын абайлап алды. Шөкер, озакламастан, битенә медицина маскасы элгән иптәшләре үзе күренде.
- Кешеләрнең коронавирус турында борчылып сөйләшкәнен ишеттем дә, сәүдә үзәгендә вакцина ясатып чыктым әле. Вакцина ир-атның “чыпчыгына” бернинди дә зыян салмый, яшәү теләге тагын да көчәя, дип ишеттем. Хиллари, әйдә, чәчәкләр арасына качып, чыпчыкны нәзек кенә сайратып киләбез, - диде Билли.
- Хәзер калын итеп сайратам мин сиңа. Шәһәрдә бөтен җирдә видеокамера, дивана. Авылга кайтып җиткәнче үк, интернет аша Америкада да беләчәкләр ни эшләп ятканыбызны, - дип орышты Хиллари.
- Карале, Хиллари! Анда бер кеше Америкага барырга җыенуын әйтте. Әйдә, шуның сумкасына кереп, үз илебезгә кайтып китик, - дип тәкъдим ясады Джон.
- Юк, дустым, китмим. Америка күптән онытты инде безне. Тукай шагыйрь язганча, монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл. Без озын гомерле булгач та, ничә буын коңгыз алмашынды бит инде. Татарстан үзебезнеке, монда калам, - диде Хиллари.
- Карале, Хиллари! Син шулкадәр күп беләсең, татарча чатнатып сөйләшәсең. Ничек шулай булдырасың? - дип гаҗәпләнде Джон.
- “Шәһри Казан” газетасын укып барырга кирәк, дустым. Татарчага да өйрәнерсең, яңалыкны да белерсең. Хөлли, дип кенә йөреп булмый ул, - дип нәсихәт бирде Хиллари.
Коңгызлар таныш “ГАЗель”нең әрҗәсенә күтәрелеп, инде бәрәңгедән бушаган капчыклар астына кереп ятты. Сез аларны киләсе җәйдә үзегезнең бакчагызда да очратуыгыз бик ихтимал. Артык ачык йөз күрсәтмәсәгез дә ярый, матур булсалар да, Америка шпионнары алар, кәһар суккырлары.
Комментарийлар