16+

Газета сатып алу җиңелме?

“Шәһри Казан”ның бер санын берничә данә сатып алырга кирәк булгач, Горький паркы янындагы “Союзпечать” киоскына сугылдым.

Газета сатып алу җиңелме?

“Шәһри Казан”ның бер санын берничә данә сатып алырга кирәк булгач, Горький паркы янындагы “Союзпечать” киоскына сугылдым.

Бу – кеше күп йөри торган урын. Шулай булгач, монда милли телдәге вакытлы матбугат та күп сатыладыр, дип уйладым. Әмма урында, үзәктә чыгып яткан рәсми һәм рәсми булмаган басмалар белән шыгрым тулы өстәлләр, шүрлекләрдә үзебезнең телдә ник бер газета булсын. Аптырабрак: “Кичәге “Шәһри Казан” калмадымы?” дим. “Бар ул”, – дип, сатучы астан “Шәһри Казан”ны чыгарып салды. Шатланырга да, гарьләнергә дә белмичә: “Нигә аста тотасыз, милли газета юк бит сатуда”, – дим. “Нишлим соң, күрәсез бит – куеп торырга урыным юк, кирәк кеше сорап алырга тиеш”, – ди бу. Һәр сатып алучы минем кебек сорап тормас шул, күренеп торса, алып китәрләр иде дә бит... Сатучыга рәнҗи-рәнҗи парктагы мәшһүр Сәрдар Вәисев каберен күреп чыгарга кереп киттем.

15-20 минуттан әйләнеп чыксам, теге “Шәһри Казан” өстәлдә торамы икән әле, дип тагын киоскы янына тукталдым. Мин китүгә газеталардан җилләр искән. “Ник болай эшлисез, ничә төрле милли газетаны сатмый аста тотасыз”, – дидем. Анда “Шәһри Казан”нан башка тагын ике исемдәге милли газета булып чыкты. Имеш, аңа милли газеталарны сатудан файда аз. Тагын әллә ниләр, әллә ниләр әйтеп салды бу. ...Үз телебездәге матбугатыбызны популярлаштыру юлын тапмасак, халкыбызның тутыккан үзаңы яңармас. Редакциягә, “Союзпечать” белән берлектә, киосклар буенча рейдлар уздыру, милли газеталарны әйбәтләп сатучыларны бүләкләү кирәктер.

Ренат Сибгатуллин,
Казан.
24 май, 1991 ел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Раскладка тэртибе бар ул. Хэм анда татар телендэге узебезнен Казан басмаларынын урыны бар, мэжбури. Мин Горпечаттэ эшлэп киттем. Анда шулай иде. Э бу сатучы урамнан кергэн, стажировка узмаган димэк. Телефоннар ы бар шалтыратырга кирэк хужаларына. Редакциялэрдэн тикшеручелэр дэ чыга иде. Иде, иде, иде.....

    Мөһим

    loading