16+

Хәйдәр бабай мотоциклын берәүгә дә бирми

Чирмешән районы Утыз Имән авылында яшәүче Хәйдәр бабай 81 яшендә мотоциклда җилдерә. Күпме тырышсак та, үзе белән элемтәгә керә алмадык, телефоны юк.

Хәйдәр бабай мотоциклын берәүгә дә бирми

Чирмешән районы Утыз Имән авылында яшәүче Хәйдәр бабай 81 яшендә мотоциклда җилдерә. Күпме тырышсак та, үзе белән элемтәгә керә алмадык, телефоны юк.

Авылдашлары, ул яшәгән урамда берәүдә дә телефон юк, хәзер кеше дә калмаган инде, урамнары белән үлеп беттеләр, берничә йорт кына калды, диделәр. Кыскасы, язмабызның герое турында энесе Хөрмәт абый һәм «Безнең Чирмешән» районы газетасы журналисты Марат Гомәров белән сөйләштек.

Хәйдәр бабай Гатауллин кечкенәдән техниканы үз иткән. 40 еллап тракторда эшләгән. «Таганрожец» дип аталган трактор-комбайнын әле дә хәтерли авылдашлары. Хәйдәр абый аны күптән түгел генә тимер-томырга тапшырган әле. Раритет саналган, сирәк, музей экспонаты булган бу техника белән хушлашасы килмәгән пенсионерның. «Урал» мотоциклыннан да аерыласы килми икән. Берничә тапкыр, сат инде, дип килсәләр дә, берәүгә дә бирми. Әле быел шул мотоциклга хатыны Саимә апаны, күрше хатынын утыртып, җиләккә дә барган.

Берничә ел элек мотоциклы янына мотоблок та алып җибәргән. Хәйдәр абыйлар мал-туар асрамасалар да, мотоблокның кирәге чыга икән. Йә мунча себеркесе җыярга бара ул аның белән, йә күңел өчен авыл урамнарын әйләнә. Яхшы эшли торган, тиз кабынган техникада йөрүе дә рәхәт, дип әйтә, - ди Хәйдәр бабай.



Марат Гомәров фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading