16+

Игезәк тусын өчен нишләргә? Яшь әти-әниләргә киңәшләр

Гаиләдә игезәкләр туу IGF1 генына һәм ИФР-1 (инсулинга охшаш 1 үсеш факторы) аксымына бәйле икән.

Игезәк тусын өчен нишләргә? Яшь әти-әниләргә киңәшләр

Гаиләдә игезәкләр туу IGF1 генына һәм ИФР-1 (инсулинга охшаш 1 үсеш факторы) аксымына бәйле икән.

Бөекбритания белгечләре тикшеренүләр үткәргәннән соң шундый нәтиҗәгә килгән.  

Игезәкләр тапкан әниләрдә галимнәр ИФР-1 нең югары булуы ачыклаган. Әлеге фактор баланың үсешенә, аерым алганда, авырлыгына тәэсир итә икән. Шулай ук бу аксым күкәй күзәнәкләр ясалуга һәм аларның берничәсен аталандыруга да бәйле.  

Сүз уңаеннан, игезәкләр тусын өчен махсус диета тотучылар бар икән. Табиблар искәртүенчә, сөт ризыкларыннан бөтенләй баш тарткан хатын-кызлар игезәкләрне биш тапкырга сирәгрәк таба.

Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading