16+

Ильвина: «Тормышымның яңа этабы башланды»

Ильвина искиткеч зәвыклы, затлы концерт күрсәтеп, тамашачы алдында тагын бер башка күтәрелде. Бүгенге җырчылар шоу ясыйбыз, дия-дия, әллә ниләр уйлап чыгарырга мөмкин, әмма тамашачы күңеленә үтеп керердәй, җылы хисләр уятырдай матур тамаша тәкъдим итү барысының да кодрәтеннән килмәскә мөмкин. Ильвинаның концерты исә бар яктан да уйланылган иде. Һәр нәрсә үз...

Ильвина: «Тормышымның яңа этабы башланды»

Ильвина искиткеч зәвыклы, затлы концерт күрсәтеп, тамашачы алдында тагын бер башка күтәрелде. Бүгенге җырчылар шоу ясыйбыз, дия-дия, әллә ниләр уйлап чыгарырга мөмкин, әмма тамашачы күңеленә үтеп керердәй, җылы хисләр уятырдай матур тамаша тәкъдим итү барысының да кодрәтеннән килмәскә мөмкин. Ильвинаның концерты исә бар яктан да уйланылган иде. Һәр нәрсә үз...

Концерты узып берничә көн үткәннән соң җырчының үзе белән дә аралаштык.

- Мин әлеге концерт турында күптәннән хыялландым, әмма ун ел дәвамында куярга кыймыйча йөрдем. Чөнки вакыт сынавын узарга теләдем. Сайлаган юлым дөресме, түгелме, дигән икеләнү алдында калганнан соң, берара сәхнәдән китеп алырга да туры килде. Гомумән, моңа кадәр тамашачы каршына үземнең сольный концертым белән чыгарга әзер түгел идем әле. Әмма узган ел июль аеның матур бер иртәсендә йокыдан: "Мин үз концертымны куярга телим!" - дигән уй белән уяндым. Шуннан соң репертуарымны барлый башладым. Тормышта һәр нәрсәгә бик җитди карый торган кешемен. Минем өчен сыйфат гел беренче урында тора. Шуңа күрә концертымның да бөтен яктан камил булуын теләдем. Булачак тамашаның концепциясе туганнан соң, администраторым Гөлнара белән команда җыя башладым. Нәтиҗәдә, менә шундый тамаша күрсәтә алырлык көчле иҗат коллективы тупланды.



Аларга бик рәхмәтлемен. Сәхнәдә нинди генә көтелмәгән хәлләр килеп чыкса да, берсе дә берни сиздермәде. Мин концертта бик тыныч булдым, чөнки артист буларак үз эшемне генә эшләдем - тамаша барышында техник моментлар өчен борчылмадым. Мәскәүдә генә түгел, Казаныбызда да шундый чын профессионаллар булуына чиксез шатмын. Алар бар, бары тик тәрбияли белергә һәм комачауламаска гына кирәк. Бер-берең белән аңлашып эшләгәндә генә менә шундый уңышка ирешергә мөмкин. Бер генә кеше эшләп чыга торган эш түгел бу. Әлеге концертка, балалар белән бергә, 60-70 ләп кешенең тырышлыгы салынды.



Концертның беренчесе декабрьдә булган иде. Монысы тамашачылар соравы буенча кабат куелды. Икенчесендә алдагысындагы кебек үк «ялкынланып янмамын» инде дип уйлаган идем. Юк икән, киресенчә, икенчесе тагын да яхшырак булды, дип әйттеләр. Чын күңелемнән әйтәм, бу концертны бик нык көттем мин. Әйтеп бетермәслек канәгатьләнү хисләре кичердем. Концертымнан 100, хәтта 150 процентка канәгатьмен. Залда утырган һәр тамашачымны шәхсән беләмдер кебек тоелды. Шушы концертым белән татар эстрадасы нинди булырга тиешлеген күрсәтәсем килде. Әлбәттә, бик күп кешене финанс мәсьәләләре борчый. «Тамашага бик күп акча сарыф ителгәндер», - диләр. Әлбәттә! Мин моны яшермим дә! Шуңа күрә бу вакыйгага ун ел килдем бит!



- Ильвина, Сез үзегезгә беренче концертта ук бик зур биеклек куйдыгыз. Тамашачыгыз икенче, өченче тамашагызга да шундый ук югарылык өмет итеп киләчәк бит. Өметләрен аклармынмы икән, дигән курку бармы?
- Юк, куркыкмыйм. Минем алда хәзер дәрәҗәне тагын да күтәрү бурычы тора. Артка юл юк. Әгәр яңа сезонга нидер җитеп бетми икән, мин бераз сабыр итәчәкмен, көтеп торачакмын. Әмма төгәл беләм: бервакытта да продуктны начар итеп чыгармаячакмын.



- Концерт өчен тема сайлаганда, үз тормышыгызны гына күз алдында тоттыгызмы, әллә сәхнәдә без җыелма образ күрдекме?
- Программа "Түзә йөрәк" дип аталды. Гомумән, җырларымның барысы да үземнең тормыш турында иде. Аның сүзләре күңелемә ятмаса, мин җырламыйм да. Соңгы вакытта җыр текстларын бик озак сайлыйм, сүзләренә җитди карыйм. Концерт башында ук ташачыга тәкъдим ителгән роликның мәгънәсе - яңадан туу.

Бу - минем тормыштагы яңа этап. Әлеге концерт та шушы газаплы юлда зур сәхнәгә озатучы бәхет күпере булсын иде, дип телим. Моңа кадәр сольный концерт биргәнем булмагач, халыкны үзем белән дә таныштырасым, эчке халәтемне ачып саласым килде, үземне аңлауларын теләдем. Һәм максатыма ирешкәнмендер дип уйлыйм. Башта тамашачыма, тормышка булган мөнәсәбәтемне тиешле дәрәҗәдә дөрес итеп җиткерә алырмынмы икән дип борчылган идем.

Бу кылана, үзен күрсәтәсе килә, дип уйлауларыннан курыктым. Мин бит тормышта бик гади кеше. Шуңа күрә үземне ничек бар - шулай күрсәтәсем килде. Тагын бер нәрсә турында әйтәсем килә: сәхнәне бик яратам, аннан ямь табам, әмма гаилә, шәхси тормышым, балам барыбер беренче урында тора. Мин беренче чиратта - әни.

Фото: vklybe.tv

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading