Җитте – бүтән эчмим
Җырчылары да: «И Мөслим! Бүтән эчмим!» – дигән шикелле җырлый бит әнә... Минем аркада хатын җәфалана.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Җырчылары да: «И Мөслим! Бүтән эчмим!» – дигән шикелле җырлый бит әнә... Минем аркада хатын җәфалана.
Үземне әйткән дә юк. Югыйсә, ничә мәртәбә сүз бирдем бит: «Эчмим, авызга якын да китермим!» – дидем. Хатынга гына күпме тукыдым. Юк, ышанмады хатын. «Синең кайчан сүзеңдә торганың бар соң, җанкисәккәем?» – генә диде. Сүздә торган чакларым булгалады инде, анысы. Әле былтырларны гына: «Синең миңа сыңар яулык та алып кайтып биргәнең юк бит», – дип зарланыпмы зарланган иде. Мин исә – сүземдә тордым. Беркөнне базардан сатып алып кайттым яулык.
Бәһәсе кесәгә сукты сугуын... «Рәхәтен күр, үз башыңда тузарга язсын!» – дидем хатынга. Аның гына исе китмәде: «Ярар, минем әнигә нәкъ менә шундый әбиләр яулыгы кирәк иде”, – диде дә яулыкны битараф кына алып куйды. Ир кадерен беләмени ул хатын-кыз! Аларга шул зарланырга гына булсын... Минем: «Эчмим», – дигән сүземә дә ышанмый тора бит әле менә. Саңгырау ана эт тә аңларлык итеп әйттем, югыйсә...
Тамак төбе кымырҗап авырта. Юк, моннан соң эчмим. Суыткычтагы шешәнең гурласыннан (мишәр әйтмешли!) гелән-гелән салкын сөт эчәргә башыма тай типмәгән лә минем! Юк, бүтән эчмим ул боздай салкын сөтне!
Гурлама салкын тидерә-тидерә туйдым инде. Аракыга күчмичә булмас. Ичмасам, хатыннан авыр сүз ишетмәм...
Ләбиб Лерон.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
Көрәш буенча Дөнья Кубогы ияләре ачыкланды. Татарстан көрәшчеләре ничек көрәште?
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның бер районында янгында өлкән яшьтәге ике хатын-кыз янып үлгән
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча юлларда 1 млн кв метр асфальтның өске катламы җәелгән
-
#Спорт
“Көрәшче булмаган район юк ул!”, яки Федерация утырышында истә калганнар
-
#Язмалар
Һәйкәлгә менеп басу кайчан модага керде соң ул, җәмәгать?
Комментарийлар