16+

Кайчан гына өйләнерсең инде...

- Дөресен әйтим, - диде тренер рингка чыгарга бер көн калгач, - иртәгәсе көндәшең теш үтмәслек. Үпкәләмә, бер шансың да юк.

Кайчан гына өйләнерсең инде...

- Дөресен әйтим, - диде тренер рингка чыгарга бер көн калгач, - иртәгәсе көндәшең теш үтмәслек. Үпкәләмә, бер шансың да юк.

- Нәрсә, шулкадәр үк үҗәтмени?
- Ковид кебек. Бер ябышса, теләсә нинди әзмәверне дә егып ташлый.
- Рингта яхшы ориентлашамы?
- Үз кесәсендә шикелле.

- Чыдаммы?
- Идән җәймәсе кебек: күпме генә төйсәң дә, тузан гына чыгачак.
- Техникасы ничегрәк соң?

Тренер сүзсез генә баш бармагын өскә  күтәрде.
- Һм, - дип уйга талдым. - Минем белән нәрсә булыр соң?

Тренер бу юлы баш бармагын аска төбәде.
- Ну, әйтәсез дә инде. Кешене шулкадәр куркытырга ярыймыни?! Минем дә көчле якларым юк түгел!
- Нинди?! - тренерның гаҗәпләнүе йөзенә чыкты.
- Җиңүгә омтылыш, ихтыяр көче, мисал өчен. Рухи яктан яхшы әзерләндем мин...

Тренер авызын кыеклатып кына елмаеп куйды.
- Ярар, ярар, - мин әйтәм, - кемнең нервылары нык икәнен иртәгә күрербез әле...
- Ну, син, бер яктан караганда, дөрес әйтәсең. Тыныч булырга кирәк, - тренер үзенчә мине юатырга маташты. - Бар, бүген ныклап ял ит, йоклап ал. Бокс турында уйламаска тырыш, артык борчылуның файдасы булмас.

...Икенче көнне тренер мине чишенү бүлмәсендә көтеп алды. Мине күргәч, каушавыннан кулындагы тастымалын ук төшереп җибәрде дә, нигәдер, аягын шуңа сөртә башлады. 
- Нәрсә булды инде тагын, төне буе йокламадыңмы әллә? Күз төпләрең шешенеп беткән, йөзең саргайган... Бик каты борчыласыңмы?
- Бер тамчы да юк, - дим, җилкәмне сикертеп куйган булам. Тренерга «Төне буе күрше белән бәйрәм иттек», дип әйтеп булмый бит инде.
- Ну, ну, - дип, борын астыннан гына мыгырданып алды остазым.

Рингка юнәлдек. Халатымны салып тренерга тоттырдым да, канат астыннан рингка кереп бастым. Көндәшем мине күптән көтә булса кирәк, түземлеге ук беткән - сикергәләп тора.
- Исәнмесез, - мин әйтәм кулымны сузып. - Кәефләрегез ничек?
- Ярыйсы, - ди теге бераз гаҗәпсенеп. - Ә сезнең?
- Мин мактана алмыйм шул, - дим тегенең күзләренә туры карап. - Төне буе йоклый алмый газапландым. Бик каты уйландым. Шуңадырмы, йөрәгем борчый башлады.

Көндәшем каушап ук калды:
- Табиб ничек бүгенге алышка кертте соң сезне? - ди күзләрен түгәрәкләп.
- Табиб, дисез сез, - «нәрсә сөйлисең син?» дигән кебек, көлеп куям. - Үзегез дә яхшы беләсез, алар өчен бит бу формаль мәсьәлә, синең сәламәтлегең алар өчен чүп тә түгел.
- Әйе, - тегенең кәефе кырылды. - Яхшы түгел.
- Әлбәттә, нәрсәсе яхшы булсын, - дигән булам кул селтәп. - Кабырга астындагы бертуктаусыз чәнчү җилкәләремнең бер рәтен калдырмады. Гәүдәмнең сул ягы бөтенләй чит кешенеке шикелле, билләһи...

Гонг яңгырады. Алыш башланды. Көндәшем сикеренергә тотынды. Сизеп торам, минем уң якка гына сугарга тырыша. Тренер арттырмаган булып чыкты: йодрыклары шактый саллы моның.
- Тизрәк бетерегез мине, - дип пышылдыйм мин көндәшемә.
- Нишләп алай дисез? - дип кызыксына бу һәм ике потлы гер хәтле йодрыкларын кабат минем борын тирәсендә уйнатып ала.
- Больницага, хатын янына ашыгам...

Көндәшемнең йодрыклары ярты юлда катып калды:
- Ә нәрсә булды аңа?
- Гипертониянең соңгы стадиясе, - дим бераз уйланып торганнан соң. - Минем өчен бик нык борчыла, бәгърем. Белмим инде, минем бүгенге җиңелүемне ничек кичерер? Тәнәфес вакытында больницага шалтыратырга кирәк булыр, әзерли торсыннар...

Гонг яңгырады. Үз почмакларыбызга юнәлдек. Тренер мине сөлге белән җилләтә башлаган иде, туктаттым.
- Әнә, телефон күрәсезме? - көндәшемә күренерлек итеп кулларымны изәп, тренерга пышылдыйм. - Мәдәният сараена шалтыратыгыз әле, зинһар өчен, бүген нинди концерт икән...

Тренер куркып калды:
- Нәрсә, көндәшең башыңа суктымы әллә? - ди минем күзләремә туры карап.
- Юк, әлегә гәүдәгә генә суккалады. Тик сез барыбер шалтыратыгыз, шулай кирәк...

Тренер, башын чайкый-чайкый, телефонга юнәлде:
- «Ашыгыч ярдәм» чакыртам мин лутчы...

Икенче раунд башланды. Көндәшем, кабат минем күзләремә сораулы караш ташлады да, җиңелчә генә яңак төбемне «сыйпап» алды.
- Менә бу бик дөрес, - дим тегенең белән килешеп. - Җиңүгә иң кыска юл бу. Кашларыма сугарга тырышыгыз сез. Узган бәрелештә җимергәннәр иде, төзәлеп тә бетмәде.

Көндәшемнең йөзе әллә нинди кыяфәткә керде. Куллары белән йөзен каплап катып калды. Тик минем бер генә тапкыр сугар хәл дә калмаган иде. Икебез дә яхшы аңлый: беренче раундта җыйган очколары аның җиңүе өчен җитеп ашкан иде. Кулларны артка куям.
- Үтенәм сездән, катырак сугыгыз миңа. Нокаутка җибәрегез. Сезгә каршы торуы бик авыр...
- Соң… Көрәштән баш тартыгыз сез, - дип үтенә башлады бу борынын тартып.
- Булдыра алмыйм, - дим яңагымны аңа таба сузып. - Балаларым күрсеннәр: мин ахыргача көрәштем.
- Нинди балалар тагын? -  тегенең тавышы ук калтырый башлады.
- Минекеләр. Алты баш. Бу турнирны телевизордан карыйлар алар. Мин - аларның тормыш тоткасы бит. Горурлыклары, өметләре...

Көндәшем күзләрен перчаткасы белән сөртеп алды:
- Кечкенәләрме?
- Икедән тугызга кадәр. Каз бәбкәләре кебек матурлар. Кем тәрбияләп үстерер инде үзләрен...

Көндәшемнең күзләреннән яшь бөртекләре бәреп чыкты. Ул тирән итеп сулыш алды да үз почмагына юнәлде. Бераздан секунданты рингка тастымал ыргытты. Бу исә тегенең алышны дәвам итә алмавын яки баш тартуын аңлата иде...
- Ну, шәп килеп чыкты ул синең! - Тренер гаҗәпләнүеннән дулкынлана иде, озак кына башын чайкап торды. - Тик аңламыйча калдым, ничек булдыра алдың, ә?
- Әйттем бит мин сезгә, кемнең нервысы нык, шул җиңә дип... Ә, әйе, нинди концерт икәнен ачыкладыгызмы соң? Без Алсу белән концертка барырбыз дигән идеек...
- Әле Алсу, әле Лилия, - дип мыгырданды остазым. - Кайчан гына өйләнерсең инде...

Амур Фаляхов
Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

4

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading