Узган ялларда Казанның Чистай урамы буйлап «сәяхәт итәргә» чыккан дөяне күреп, күпләр хәйран калды.
Әлеге хәлләрнең шаһиты булучылар, хайванны фотога һәм видеога төшереп, социаль челтәрләргә дә урнаштырдылар. Соңыннан мәгълүм булганча, тыныч кына үлән ашап йөрүче хайванны сак хезмәткәрләре хуҗасына илтеп тапшырган. Хәбәр астында калдырылган комментарийлардан аңлашылганча, «чүл корабы»ның хуҗасыннан беренче тапкыр гына качып китүе түгел икән инде.
Социаль челтәрләрдә дөянең хуҗасы Солдат урамында яши дисәләр дә, без аны, дөресрәге, дөя яши торган сарайны, Кемерово урамыннан эзләп таптык. Аннан кала биредә тагын ике пони, ат, янут, йорт куяны, тавыклар һәм бозау кадәрле өч эт яшәгәнлеге дә ачыкланды. Дөресен генә әйткәндә, әгәр биредә яшәүче хайваннарны үз күзләребез белән күрмәсәк һәм аларның «хуш исләре» борынны ярып кермәсә, сарайны ташландык дип уйлар идек. Кызганыч, берничә тапкыр барсак та, Казан уртасындагы әлеге сарайның хуҗасын күреп сөйләшергә насыйп булмады. Шулай да күршеләреннән берникадәр мәгълүмат белешә алдык.
Лариса, хуҗа хатынның исеме әнә шулай икән, әлеге сарайны арендага алып тора. Ә хайваннарны ул бәйрәм, ял көннәрендә паркларга алып чыгып, балаларның күңелен ачар өчен тота икән.
- Ларисаның эше җайланган аның. Тизәкләрен дә әрәм итми. Чират торып алып китәләр. Бер капчыгы - 100 сум. Шуңа агач чүбе дә кушылган булса, 150 сумга сата. Атны кәләшләре белән очрашуга атка атланып барырга теләүче егетләргә дә арендага биреп тора, - диде үзенең исемен әйтергә теләмәгән абый.
Аның сүзләренә караганда, хайваннар монда өч ел яши икән инде.
- Дөясе икәү иде, берсе үлде, бичара. Хайваннардан килгән ис сасы булса да, ияләштек инде. Лариса бик тырыш хатын. Әгәр ул авылда яшәсә, менә дигән итеп тормыш көтәр иде. Килү белән үк өстен салып ата да, җиң сызганып, эшкә керешә, хайваннарны ашата. Дөясе ябык булса да, аты бик матур. Ә дөягә нәрсә аңа, алты айга бер ашаса да берни булмый, - дип көлде яңа танышыбыз, уенын-чынын бергә кушып.
Әлеге дөянең Ларисага ничек килеп эләгү тарихын да бераз белә алдык. Дөрес булса, кирәксез, мескен хәлдәге дөяне ул, кызганып, цирктан алып кайткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар