16+

Кырыкалдарлар басты дөньяны (Уены-чыны бергә)

Бүген, кем иренми, шул алдаша диярлек. Сәбәбе гади - һәркайсының да җиңел генә байыйсы килә...

Кырыкалдарлар басты дөньяны (Уены-чыны бергә)

Бүген, кем иренми, шул алдаша диярлек. Сәбәбе гади - һәркайсының да җиңел генә байыйсы килә...

Көн саен телефоннан шалтыратып тора алар. Якын танышың шалтырата дип уйларсың, телефон ярты минут тынмый тора. Ала калсаң, элемтәнең теге очында сандугач сайрый, диярсең, балдан да татлырак телләре белән сиңа нәрсәләр генә вәгъдә итмиләр. Ирексездән, шул байлыкларны күз алдына китереп,  хыяллана ук башлыйсың.

Хәер, алдашуын түрәләр дә алдаша анысы. Аларга нинди генә сору белән мөрәҗәгать итсәң дә, беркайчан да юк дип әйтмәсләр. Ул түрә белән икенче мәртәбә очраша алмыйсың инде, хәтта телефонны да алмаячак: сәркатип кыз җитәкчене йә җыелыш уздыра, яки киңәшмәдә, яисә командировкада диячәк.... Мескен телефон түзә инде ул, нинди ялганны да күтәрә! 

Кайвакытта башка: "Әллә бу кырыкалдарлар  ялганлау сәләтенә түрәләрдән өйрәнәме икән?!" - дигән гөнаһлы уй да килеп китә. Киләчәктә "Түрәләр психологиясе" дигән темага, кандидатлык  кына түгел, докторлык диссертацияләре дә якларлар әле... 

Улымны сабый чактан ук һәрчак дөресен сөйләргә, гадел булырга кирәк, дип тәрбияләгән идем. Мәктәпкә укырга кергәч, укытучылар: "Балагызны артык дөрес тәрбияләгәнсез, алга таба яшәргә авыр булачак аңа", - димәсеннәрме!

Үземә дә чиста күңел белән яшәве җиңел булмады, югыйсә... Акыл кермәсә керми икән ул, җәмәгать!
"Дөрес кеше син, маладис!" - диярсез. Ә сез үзегез минем кебек яшәп карагыз әле, кешегә акыл өйрәтүе җиңел ул!

Кырыкалдарларны да гаепләп булмый анысы, яшәргә кирәк бит, бездә бөтен тормыш шуңа корылтан. Кичен санап карагыз әле, көне буена  өйдә, урамда, эштә ничә мәртәбә алдаштыгыз икән?!.

Кичен хатының яки ирең белән йокларга яткач, балагыз: "Йоклыйсызмы ?" - дип сораса, күз дә йоммыйча: "Йоклыйбыз", - дип алдашасыз бит!.. Тора-бара балагыз да, төнлә сорагач, йоклыйм, дип җавап бирә  башлый, ә үзе эчтән генә: "Нишли икән болар?"  -  дип уйлап куя.
Шулай булгач, кырыкалдарларны гаепләмик инде. Алардан да план үтәүне таләп итәләр икән бит! Ягъни мәсәлән алар өстеннән дә житәкче-түрәләр бар ди...

Кырыкалдарларны яклавым түгел кәнишне, аңларга була дип кенә әйтүем. Аермасы шунда гына - алар системага безгә караганда да яхшырак яраклашканнар.
Әле менә иртәгәдән башлап үзем дә үзгәрә башларга ниятләп торам.
Ничек уйлыйсыз, дөрес эшлимме?!.

Фирдәвес Зариф 
Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading