Ә иртән, күзләрен ачса, янында бер гүзәл кыз ятканын күрде. Ул кызның чибәрлеген язып та, сөйләп тә бетмәле түгел иде. Галимҗан, буйдак кеше булса да, шөрләп калды.
- Курыкма, - диде гүзәл, назлы тавыш белән. - Явыз сихерче мине шулай эткә әйләндергән иде. Әмма синең изге күңелең кабат үз хәлемә кайтарды. Рәхмәт сиңа, җаным!
Һәм алар бергә яши башладылар.
Бу хакта Галимҗанның күршесе Сәлимҗан да ишетеп калды. Һәм төн йокысыннан язды.
- Мин Галимҗаннан кимме әллә? - дип көнчеллек утында янды ул. - Мин дә үземә шундый гүзәл кәләш табачакмын!
Шул көннән алып Сәлимҗан көн саен урамнан берәр эт алып кайтты. Аны юындырды, ашатты, үзе янына салып йоклатты, тик барысы да бушка гына булды. Иртән уянып китсә, аның янында кичтән үзе ияртеп кайткан эт ята иде. Белмим, соңгы елларда ул ничә йөз эт белән йоклагандыр...
Ниһаять, Сәлимҗан аңлады: бу дөньяда могҗизалар ифрат сирәк була икән. Алар һәркемнең дә өлешенә төшми. һәм ул бөтен гади кешеләр кылган гамәлгә тотынды, бер матур гына кыз белән танышты, тәкъдим ясады һәм туй да уздырып куйдылар. Туй туй инде, шатлыгы да, шау-шуы да була, алар да шулай ярты төнгәчә бәйрәм иттеләр.
Ә иртән уянып китсә, Сәлимҗан үз күзләренә үзе ышанмый торды - аның янында бер йөнтәс эт ята иде.
Комментарийлар