16+

Нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллинага эт ташланган!

“Минем өчен бу бик көтелмәгән хәл булды, чөнки ул - мин белгән эт, белгән генә түгел, вакыт-вакыт ашаткан эт», ди Әлфия.

Нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллинага эт ташланган!

“Минем өчен бу бик көтелмәгән хәл булды, чөнки ул - мин белгән эт, белгән генә түгел, вакыт-вакыт ашаткан эт», ди Әлфия.

Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллинага эт ташланган. Бу хәл аның туган ягы Әгерҗе районы Салагыш авылында булган. Әнисе вафатыннан соң, Әлфия 87 яшьлек әтисе янына еш кайтып йөри. Әтисе өлкән яшьтә булса да, үз-үзен йөртә, җомга саен мәчеткә дә йөри икән.

Эт һөҗүме турында Әлфия бик дулкынланып сөйләде. “Минем өчен бу бик көтелмәгән хәл булды, чөнки ул - мин белгән эт, белгән генә түгел, вакыт-вакыт ашаткан эт. Әлеге эт безнең күршедә яшәде, әмма хуҗасы аны язмыш кулына калдырып, район үзәгенә яшәргә китте. Гадәттә, кич белән килен кибетендә кич утырабыз. Ул көнне дә кибетне бикләп кайтып киттек. Тыкрыктан төшкәндә, каршыма шушы эт килеп басты. Ә аңа кадәр шул ук көнне ул киленне тешләгән иде инде. Бер кулымда - ипи, икенчесендә - сөт. Үзем дә сизмәстән, тегеңә ипи ыргыттым. Шап итеп авызына капты, үтеп 3 метр узмадым, нәкъ киленгә ташланган кебек терсәгемә ябышты, һич уйламаганда. Кул белән төртеп җибәргән идем, кулны эләктерде. Аннан сөт шешәсе белән болгандым. Әгәр дә котыру чирен эләктермәсә, ул алай эшләмәс иде. Үз-үзен белештерми дип уйладым. Шуңа кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртып вакцина ясаттым. Миндә хәтта курку да түгел, ә шок булды. Теге рус җырындагы кебек, “собака бывает кусачей, только от жизни собачей”. Ул ач, ауга чыккандыр, бәлки аны котыру чирле төлке тешләгәндер. Бездә алар күп. Абзарларга кереп тавыкларны тоталар. Әгәр асрарга алганнар икән, менә шулай мәрхәмәтсез булмасын иде хуҗалар”, - ди Әлфия. 

“Беләсеңме, үземнең бәхетле кеше булуымны аңладым. Дуслар авырлыкта сынала диләрме әле? Минем дусларым шундый күп икән лә! Хәлемне белеп Россиянең кайсы почмакларыннан гына шалтыратмадылар! Миңа битараф булмаган һәр кешегә ихлас зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ә эт ияләренә кабатлап, шуны әйтәсем килә, вакцина ясатыгыз, алар да җан иясе, аларның да каргышы төшә, ташлап калдырып, үзегезгә каргыш алмагыз. Сау-сәламәт булыгыз”, - диде Әлфия Хәбибуллина.

Арты хәерле булсын, Әлфиянең кулындагы яралы эзләрнең тизрәк төзәлүен телибез.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading