16+

Рабит Батулланың «Илбашы» китабыннан: «Әйдәгез, 50:50 булсын!»

2009 елның 30 декабре, сәгать кичке алты. Яңа елның үз вазифаларына керешер вакыты җитеп килә, Мәскәү Кремлендә хөкүмәт әгъзалары Яңа елны каршы алырга җыена. Шунда Россия премьер-министры Путин Татарстан Президенты Шәймиевне кабул итте. Керә-керешли дип әйтерлек, Минтимер Шәрипович сүз башлады: - Владимир Владимирович! Сез беләсез инде, мин Президентлыктан китәргә булдым,...

2009 елның 30 декабре, сәгать кичке алты.

Яңа елның үз вазифаларына керешер вакыты җитеп килә, Мәскәү Кремлендә хөкүмәт әгъзалары Яңа елны каршы алырга җыена. Шунда Россия премьер-министры Путин Татарстан Президенты Шәймиевне кабул итте.

Керә-керешли дип әйтерлек, Минтимер Шәрипович сүз башлады:
- Владимир Владимирович! Сез беләсез инде, мин Президентлыктан китәргә булдым, - диде. - Беләм, Ка­зан сезгә бик ошый, Казан Кремлендә собор чиркәве белән янәшә мәчет басып тора. Сез безгә чит ил вәкилләрен, чит дәүләт башлыкларын юллыйсыз. Без толерантлык үрнәге булып торабыз, төрле дин тоткан милләтләрнең үзара дус, тату яшәү үрнәге башкаларга да бик кирәк. Бездә ике һәйкәл, федераль әһәмияткә ия ике дин йор­ты. Әйдәгез, шуларны торгызып, матурлап, бөтен җиргә күрсәтик әле! Иделгә сәяхәтчеләр күпләп килә, шулай эшләсәк, сәяхәтчеләрнең саны күпкә артачак. Ә сез бүлеп биргән 15-16 миллион сум акча биналарны җимерелүдән туктатыр өчен дә җитми. Ә бу һәйкәлләр бит федераль әһәмияткә ия. Әйдәгез, иллегә илле булсын!

- Ничә сум кирәк? - дип сорады Путин.
- Өч-дүрт ел дәвамында, һич югында, яртышар мил­лиард.
- Һәр бина өченме?
- Юк, еллык бюджет. Аермаенча. Без Кремльне дә шулай аякка бастырдык. Бу бик тә кирәкле гамәл. Без фонд оештырырбыз, калганы халыкның ирекле рәвештә кергән акчасына булыр. Мин ышанам, халык безгә терәк булыр, дим.

- Әйдәгез болай итик - бер елга 400 миллион! Фе­дераль бюджеттан һәм тәңгәл күләмдә Татарстан бюдже­тыннан.
Шәймиев, сүзне озакка сузмыйча, риза булды.
Менә шуннан Бөек Болгар белән Зөя каласын торгызу эше башланды.
Бу гамәлләр Татарстанны килеп күрергә теләүче сәя­хәтчеләрнең санын күпкә арттырды. Ә иң әһәмиятлесе - Шәймиевнең әлеге гамәлләре халык күңеленә хуш килде!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading