16+

Коба, Колхозник: Дәүләтебез лидерларының кушаматлары нинди булган?

Е.Б.Н. – Борис Ельцинның фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеменең беренче хәрефләреннән торган  аббревиатура. Аның янәшәсендәгеләр Ельцинны шулай дип атаган(элеккеге сакчысы Александр Коржаков үзенең мемуарларында еш кулланган). Бабай (Дед) кушаматы да булган. 

Коба, Колхозник: Дәүләтебез лидерларының кушаматлары нинди булган?

Е.Б.Н. – Борис Ельцинның фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеменең беренче хәрефләреннән торган  аббревиатура. Аның янәшәсендәгеләр Ельцинны шулай дип атаган(элеккеге сакчысы Александр Коржаков үзенең мемуарларында еш кулланган). Бабай (Дед) кушаматы да булган. 

Старик
Большевиклар партиясе лидеры Владимир Ульяновны дөнья Ленин исеме белән белә. Ләкин беренче псевдонимын Володя 9 яшендә уйлап таба. Олы апасы Анна искә төшерүенчә: абыйлары Александр гаилә кулъязма журналын оештыра. Ул редактор, Анна әдәби тәнкыйтьче, ә Оля һәм Володя әдәбият хезмәткәрләр булалар. Ул вакытта Володя язмасына Кубышкин дип куя.

23 яшендә ул Петербург технология институты студентларының марксист түгәрәгендә Петербуржец буларак катнаша. 25 яшендә «Экономическое содержание народничества и критика его в книге г. Струве» мәкаләсенә Ильич К. Тулин (тулить – яшеренергә. – Авт.) дип куйган. 26 яшендә Петербургта «Союзе борьбы за освобождение рабочего класса»да Старик буларак билгеле була (аны ачык маңгае һәм зур эрудициясе өчен шулай атыйлар, дип яза СССР Госпланының булачак башлыгы Глеб Кржижановский). 27 яшендә революционер «Развитие капитализма в России» дигән китапны Владимир Ильин авторлыгында яза.
Большевиклар башлыгы XIX һәм XX гасырлар чигендә Петрович һәм Петров (Petroff) фамилияләрен кулланган.

1901 елның декабрендә ул Ленин булып китә, «Заря» журналында «Аграрный вопрос и «критики Маркса» мәкаләләренең бүлекләрен Н. Ленин псевдонимы астында бастыра. Күпләр моны 1912 елга, Ленск эшчеләрен күпләп атып үтерү вакыйгасы белән бәйләп карый. Туганы Ольга Ульянова билгеле абзыйсы псевдонимны Лена елгасы исеменнән алган дип яза. Тарихчы Владлен Логинов фикеренчә, Ильич вафат булган мировой судья Николай Ленинның паспортын кулланган. Башка версияләр дә бар. Кыскасы, ни өчен Ленин икәне әлегә кадәр төгәл билгеле түгел.
Коба

Ленин эшен дәвам итүче Иосиф Джугашвилиның дөньяга билгеле псевдонимы Сталин булган.

Иосиф исеменнән кечерәйтелгән Сосо дигән кушамат бала чагыннан ук килгән. Ә 26 яшендә, Иркутск губернасының Новая Уда авылында сөргеннән качканнан соң, аңа Коба кушаматы ябыша. Александр Казбегиның «Отцеубийца» повесте герое исеме шундый булган. "Ул икенче Коба, атаклы көрәшче һәм герой булырга теләде. Аны Коба дип атагач, йөзе балкый иде", – дип сөйләгән Сталинның балачак дусты Иосиф Иремашвили. 
28 яшендә РСДРПның IV партсъезды протоколларында Иванович псевдонимы астында күренә. 34 яшендә Сталин фамилиясен ала. Башта К.Сталин (бәлки Коба Сталин) инициалы белән.

Колхозник
Никита Хрущевның партия кушаматы булмаган. Ә менә халык аңа кушаматларның җиргә якынын уйлап чыгарган.
Колхозник – ит һәм сөт җитештерү буенча АКШны узып китәргә һәм чирәм җирне үзләштерергә тырышканы өчен.

Кукурузник – Американың Айова штатына сәфәреннән соң, анда кеше буе үскән кукурузны күреп, СССРның барлык кырларына шушы культураны чәчү идеясе белән янганы өчен. 

Хрущ – фамилиясеннән килеп чыккан. Билгеле булганча, хрущ – коңгыз. 

Ике кашлы бөркет 
Леонид Брежнев партия һәм дәүләт карьерасын псевдонимнар астында матбугатта басылуга кадәр булмаган елларда башлый.
46 яшендә Молдова ССР компартиясе Үзәк Комитетының 1 нче секретаре Сталинның җиңел кулы белән Молдаван була. Мәскәүдә партиянең XIX съездында халыклар башлыгы Көньяк республиканың зифа буйлы лидерын күрә һәм «нинди матур молдаван!” дип елмая (Брежнев рус булса да).
Язучы һәм тарихчы Рой Медведев «Политические портреты» китабында Хрущевның Днепропетровскида эшләгән елларында Брежневны Балерина дип әйткән сүзен китерә, янәсе, аны ничек телиләр, шулай әйләндергәннәр.

Генераль секретарь сыйфатында бүләкләүләрне яратканга, халык арасында аны ике тапкыр Советлар Союзы Ильичы дип атыйлар. Кашлары һәм сузып сөйләве өчен – ике кашлы бөркет һәм каш йөртүче (Бровеносец).

Боцман
Юрий Андропов, комсомол карьерасы башланганчы, 1930 еллар башында Рыбинск техникумы шәкерте буларак теплоход һәм пароходта штурвалчы була. Шулай итеп, 17 яшендә ул Боцман була, әмма мондый вазифаны беркайчан да башкармаган. Андроповның бер шигыре (ә ул шигырьләр язган) «Письмо волжского боцмана Николая Попикова председателю Мао Цзэдуну» дип аталган. 28 яшендә Андроповның Могикан кушаматы барлыкка килә. Архив документларына караганда, 1942-1944 елларда ВКП(б) Петрозаводск шәһәр комитеты секретаре Юрий Андропов «Могикан» исеме астында, Карелия-Фин Республикасының немецлар тарафыннан оккупацияләнгән районнарында подполье оештыра.

Минеральный секретарь
Михаил Горбачев, СССРның беренче һәм соңгы президенты, алкогольгә каршы реформаны башлап җибәрүче дә. 1985 елның 7 маенда «эчкечелек һәм алкоголизмны җиңү чаралар турында»гы карар чыгарылуы аркасында 54 яшьлек партия генераль секретаренә халык минераль секретарь кушаматын тага. Шул ук сериядән тагын бер кушаматы – Лимонадный Джо, ләкин ул сирәк таралган булган.
Ә көнбатышта актив кулланылган Горби кушаматы 1984 елның декабрендә, Горбачев Британиядә Маргарет Тэтчер белән очрашкан вакытта барлыкка килә. Ул вакытта әле ул ил җитәкчесе булмый. Соңрак Маргарет Тэтчер аның турында: «Горби – эш итеп була торган кеше», – дип белдерә.

Е.Б.Н.
Е.Б.Н. – Борис Ельцинның фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеменең беренче хәрефләреннән торган  аббревиатура. Аның янәшәсендәгеләр Ельцинны шулай дип атаган(элеккеге сакчысы Александр Коржаков үзенең мемуарларында еш кулланган). Бабай (Дед) кушаматы да булган. 

Дилбәр Гарифуллина әзерләде
(“Комсомольская правда”дан кыскартып бирелде)
Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading