Борын-борын заманнардан бирле патшаларны да һәм гади халыкны да: “Киләсе көннәрдә безне нәрсә көтә?” – дигән сорау борчыган.
Күрәзәчеләр патшаларны тынычландыра торган “йолдызнамәләр” төзегән. Гади халык нәрсә күрсә, шуңа разый булып яшәгән. Патшалар өчен, бәлки хәзер дә аерым фаразлар юрыйлардыр – безгә ул мәгълүм түгел. Ә без Тамара Глобаның 2025 елга халыкка адресланган йолдызнамәсен шаян күзлектән укып чыгыйк әле.
Кучкар. Ел тотрыклы булыр, тик бу “әзергә-бәзер” генә утырырга ярый дигән сүз түгел. Ат кебек җигелеп, берничә ел буена омтылган максатыгызга ирешерсез. Үз мәнфәгатегезне якларга туры килсә, туганнарыгыз һәм күршеләрегез белән артык әтәчләнмәгез. Апрель һәм май айлары акыл көче таләп ителгән проектларны башкару өчен кулай. Эшлекле даирәдәге аралашуларга игътибарлы булыгыз, контрольне югалтмагыз.
Үгезбозау. Сәламәтлегегезгә игътибар күрсәтегез. Акчагыз булса, витаминнарга бай ризыклар сатып алып ашагыз. Сезне 2025 елда җитәкче вазифасына чакырырга мөмкиннәр, ләкин ялкаулар “рәхмәт!” әйтеп, әлеге тәкъдимнән баш тартсалар, хәерлерәк булыр. Гаиләле үгезбозаулар “уҗымга” кермәсен, читтән эзләгән мәхәббәт маҗаралары тыныч тәмамланмаячак. Ялгыз үгезбозаулар гаилә корса, йолдызлар аларга хәер-фатихада.
Игезәкләр. Сезләрнең организмы нык, күз тимәсен! Ләкин ашказаныгызга теләсә-нәрсә тутырмагыз, фитаминнар йоткалап куегыз. Финанс хәлләрегез мөмкинлек бирсә, диңгез продуктлары ашагыз. Кайбер игезәкләргә базардагы яки кибеттәге балыкларга читтән генә карап узарга туры килер. Балыклар бәяләре диңгез дулкыннары шикелле югары күтәрелде, 10 баллы штром, диярсең. Яраткан яки ияләшкән кешегезне саклагыз, яңа танышу-очрашулар бәхет китермәячәк.
Кысла. Шоколадны һәм ысланган ризыкларны комбайн урынына урмагыз. Тырышлыкларыгыз нәтиҗәләр китерә башлар. Ләкин “эшләдем – җитте”, дип ел буена диванда киерелеп ятмагыз. Киләчәк көннәрегез өчен аз-азлап акча туплый башлагыз. Банкка салырлык хәлдә булмасагыз, акчагызның бер өлешен 3 литрлы банкага ташлый торсагыз да ярый.
Арыслан. 2025 елда сезгә тауларны күчерерлек көч-куәт бар төсле тоелыр. Ләкин артыгын көчәнергә ярамый. Яз һәм җәй айларында теләсә-кайсы ризыкка крокодил кебек ябырылмагыз, ризыктан агулану ихтимал. Җәй көне кирәк-кирәкмәс әйберләргә акча туздыру гадәтегезне тыеп торыгыз. Гаилә кору өчен уңышлы ел. Шулай да, җәйге чорда, аеруча, август аенда җитди мөнәсәбәтләрдә сак булыгыз. Яз, көз һәм кыш башы – шәп айлар!
Кыз. Каты авырып китү куркынычы янамый, әмма спитрлы эчемлекләр һәм майлы ризыклар белән артык мавыкмагыз. Үсеш көтә, әмма җитәкче булудан “башыгыз әйләнеп”, егылып китә күрмәгез. Финанс хәлегез тотрыклы, акчаны тота беләсез. Февраль, март, июнь һәм ноябрь айларында гомерлек мәхәббәтләрен очратулары ихтимал.
Үлчәү. Яңа ел бәйрәмнәрендә артыгын кыланмагыз, сәламәтлегегезне какшатмагыз. Сезгә күктән акча да коелмас, бәхет тә ишелеп төшмәс. Тырышыгыз, йолдызлар ярдәмгә килер. Фатир яки машина сатып алу хыялыгыз тормышка ашачак. Акчагыз булса. Сөйгән ярыгызны табарсыз, гаиләлеләрнең тормышы тәртиптә булыр.
Чаян. Кәефегез һәм сәламәтлегегез яхшы тоелса да, язгы якта организмыгызга битарафлык күрсәтмәгез. Танышларыгыз сезгә “ун елга яшәреп киткәндәй тоеласыз”, дип әйтер. Чаяннарны быел мәхәббәттә гел җиңүләр генә көтә.
Укчы. Көн саен бәйрәм оештыру белән мавыкмагыз. Яз һәм җәй айларында чишенеп бетмәгез, тән тиресенә һәм чәчләрегезгә игътибарлы булыгыз. Зур эшләр башлау өчен уңай чор. Акчагыз аз-азлап булса да артыр. Кирәкмәскә акча туздырмасагыз, кергәне яшәргә җитеп барыр. Мәхәббәттә киртәләр очрар, ләкин өметне өзмәгез, тәвәккәллек күрсәтегез.
Кәҗәмөгез. Гимнастика яки йога белән шөгыльләнү кайбер хроник авырулардан котылырга ярдәм итәчәк. Тәмәке тартучылар бу яман гадәтләрен ташлау, ә спиртлы эчемлекләр яратучылар эчүне киметү турында уйлансыннар. Эшегез уңышлы барыр әмма, җыелышларда артыгын сөйләп “мөгез” чыгармаска тырышыгыз. Ялгыз кәҗәмөгезләргә җәй айлары танышулар өчен уңышлы чор.
Сукояр. Бәйрәм көннәрендә, күрми-күргәндәй, күпләп ашамагыз. Җәй айларында җиләк-җимеш, үзегезнең бакчагызда үскән җимешләрне һәм яшелчәләрне ашау сихәт бирер. Җитәкчегез кырыс кеше булса, артыгын остарып йөрмәгез. Акчаларыгызны уйлап тотыгыз, гаиләдә бер-берегезгә терәк булыгыз. Сукоярларга язгы тамчылар сөенеч китерер, үзләренең мәхәббәтләрен очратачаклар.
Балык. Үсеш көтелә, хезмәттә үзегезгә җаваплылык алырга курыкмагыз. Ноябрь һәм декабрь айларында акчаларыгызны мәгънәсез эшләргә исраф итүегез бар, адымны ясаганчы 7 кат уйлагыз. Мәхәббәттә эшләр кайнап торыр, ләкин иптәшегез ышанычлы кеше булсын. Элекке дусларыгыз белән элемтәләр кабат яңарырга мөмкин.
Йомгаклап әйткәндә, 2025 ел – яшел агач елан елы. Яшеллек – тынычлык төсе. Борчымасаң, елан да һөҗүмгә ташланмый. Бер-беребезгә ихтирамлы булып, яхшыга омтылып яшик.
Комментарийлар