Татарстанда 170тән артык милләт вәкиле яши. Аларның һәрберсенең үз тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары, мәдәнияте һәм аш-су традицияләре.
Милли кухня һәр милләттә дә буыннан буынга күчеп бара, һәм шуның белән кадерле дә. Без дә газета укучыларыбызны республикада гомер итүче халыкларның аеруча яратып әзерли торган ризыклары белән таныштырып барырга булдык. Бүген «Turkish» кафесы шеф-повары Максуд ярдәмендә төрекчә пицца һәм лимонад ясарга өйрәнәбез.
Пицца
Төркиянең үзендә бу ризыкны пиде дип атыйлар. Көймә формасындагы пицца бик зур итеп әзерләнә, шуңа ул туклыклы да. Кулга тотып ашарга да җайлы, кырыйлары бөгелеп эшләнгәнгә, эчлеге дә коелып аптыратмый.
Камыр өчен бер аш кашыгы коры чүпрә, бер чынаяк җылы сөт, берәр чәй кашыгы шикәр комы, тоз, бер күкәй, өч аш кашыгы үсемлек мае һәм өч чынаяк он кирәк була. Әлеге камырдан ике порция пицца чыга.
Эчлек өчен сыер ите, суган, тоз, борыч, болгар борычы, помидор, күкәй, яшел тәмләткечләр алабыз.
Җылы сөткә чүпрә салып эретәбез, аңа күкәй, тоз, шикәр комы, үсемлек мае салабыз да яхшылап болгатабыз. Он өстәп, камыр басабыз һәм ярты сәгатькә күперергә куябыз.
Аннары уклау ярдәмендә көймә формасында җәябез. Пиццаның ике ягына ике төрле эчлек эшләнә. Бер башына сыер итеннән фарш, ваклап туралган суган, болгар борычы, помидор салабыз, тоз, борыч сибәбез. Икенче башына исә сыер итенең ваклап туралганын һәм шул ук суган, помидор, болгар борычы, тоз, борыч салабыз. Ике эчлекнең аермасы итнең формасында гына. Пиццаның уртасына угычта уылган сыр сибәбез, өстенә бер күкәй салабыз. Камырның кырыйларын эчке якка бөгеп чыгабыз да ике ягыннан тартып, көймә формасына китерәбез. Егерме минутка газ миченә куябыз.
Лимонад
Өч литрга ике лимон, дүрт әфлисун кирәк. Кайнаган салкын суга телемләп туралган лимон белән әфлисунны салабыз, тәменчә шикәр комы өстибез. Төнгә ясап калдырсагыз, иртәнгә әзер була. Лимон белән әфлисун кисәкләрен сөзеп алсагыз да була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар