16+

Ял итеп кайт, балыгым...

Отельләр бүгенге көндә гадәттәгечә йолдызлар һәм класслар буенча гына бүленми инде. Кайберләренең өстәмә вазифалары да бар. Дөнья буенча алып караганда, кайбер илләрдә хәзер бер җенесле кешеләрдән төзелгән гаиләләр, хатын-кызлар, балалы кешеләр, өлкән яшьтәгеләр һәм хәтта хайваннар өчен генә махсус отельләр дә яшәп килә. Россиядә мондый тар юнәлештәге хезмәт күрсәтү әлегә...

Ял итеп кайт, балыгым...

Отельләр бүгенге көндә гадәттәгечә йолдызлар һәм класслар буенча гына бүленми инде. Кайберләренең өстәмә вазифалары да бар. Дөнья буенча алып караганда, кайбер илләрдә хәзер бер җенесле кешеләрдән төзелгән гаиләләр, хатын-кызлар, балалы кешеләр, өлкән яшьтәгеләр һәм хәтта хайваннар өчен генә махсус отельләр дә яшәп килә. Россиядә мондый тар юнәлештәге хезмәт күрсәтү әлегә...

Отельләр бүгенге көндә гадәттәгечә йолдызлар һәм класслар буенча гына бүленми инде. Кайберләренең өстәмә вазифалары да бар. Дөнья буенча алып караганда, кайбер илләрдә хәзер бер җенесле кешеләрдән төзелгән гаиләләр, хатын-кызлар, балалы кешеләр, өлкән яшьтәгеләр һәм хәтта хайваннар өчен генә махсус отельләр дә яшәп килә. Россиядә мондый тар юнәлештәге хезмәт күрсәтү әлегә әллә ни үсеш алмаган, билгеле. Шулай да соңгы берничә елда бездә дә хезмәт күрсәтүнең бу төре «аякка басарга» маташа дип белдерә «Московский комсомолец» басмасы. Россия туроператорлары ассоциациясенең башкаручы директоры Майя Ломидзе сүзләренә караганда, безнең илдә махсус юнәлештәге отельләрне табу бик авыр.
«Бездә әле аларның классик төрдәгеләре белән дә гел буталыш килеп чыгып тора. Өстәвенә, Россиядә кунакханә базасы җитешми дә», - ди ул. Әмма, эзли торгач, табылды бит...
«Зәңгәр»ләр һәм «алсу»лар өчен отельләр бөтен дөньяда бар инде хәзер. Сексуаль азчылык Нью-Йорк, Лос-Анджелес, Лас-Вегас, Таиланд, Непал, Һиндстан, Англия, Испания һәм Германиядә беркемнән курыкмыйча рәхәтләнеп ял итә. Мисалга, Мексиканың «Adonis» биш йолдызлы отеле гомосексуалистлар өчен генә каралган. Россиядә исә гей-отель Сочидан ерак түгел генә урнашкан. 12 генә номерлы кечкенә отель әле 3 еллап кына эшли икән.
Хатын-кызлар өчен генә каралган беренче махсус отель 1927 елда Нью-Йоркта барлыкка килгән. 12 елдан соң бу тенденцияне Европа күтәреп алган. Аерым алганда, алар Германия һәм Австриядә таралганнар. Белгечләр сүзләренә караганда, мондый отельләргә тукталган көчсез затлар үзләренең бәйсезлекләрен күрсәтергә телиләр икән. Аларны бизнес-ледилар үз итә. Ир-атлар тарафыннан булган даими «изү»дән, көндәшлектән, катгый карарлар кабул итәргә туры килүдән арыган ханымнар, бернинди ир-ат заты булмаган отельләргә тукталып, җаннарына тынычлык табалар икән. Мондый отельләрдә барлык хезмәт күрсәтүчеләр, хәтта бассейн чистартучылар да хатын-кызлар. Биредә ир-атның ялгыш та очрамавына ышаныч булганлыктан, хатын-кызлар монда үзләренә көне буе йокы күлмәгеннән һәм чәчләрен дә тарамыйча йөрүне рөхсәт итә ала. Менә ичмасам ял дисәң дә ял!.. Берлиндагы «Intermezzo» отелендә балалы яки йорт хайваннары белән килгән хатын-кызларны һич авырсынмыйча кабул итәләр. Әмма малайларның 10 яшькә җитмәгән булулары шарт. 10 яшьлек малай инде яшь егет булып санала һәм аңа биредә урын юк. Россиядә исә хатын-кызлар өчен генә каралган махсус отельләр юк әлегә.
Нәкъ менә өлкәннәр өчен генә каралган отельләр дә бар. Мәсәлән, Мәскәү янындагы бер отель өлкәннәрне кочак җәеп каршы ала. Мондый пансионат беренче карашка картлар йортын хәтерләтә, билгеле. Әмма бу медицина үзәге дә, дәваханә дә түгел, ә вакытлыча яки даими яшәү өчен каралган торак комплексы. Биредә кирәксенгән кешегә профессиональ психологлар, табиблар, аниматорлар, нянялар да бар анысы.
Дайверлар отеле исә Флорида, Мисыр, Австралия, Мальдив һәм Кариб диңгезе утрауларында бар. Мондый төрдәге ял итүчеләр өчен биредә барлык шартлар тудырылган, махсус өйрәтү мәктәбе дә эшли. Туристларны диңгез төбенә төшү урынына илтү өчен, транспортлары да бар аларның.
Нидерландта күптән түгел балыклар отеле дә ачылды әле. Галәмәт зур аквариум рәвешендәге отельдә номерлар, күңел ачу үзәкләре, ресторан һәм теннис корды бар. Балыклар болардан файдалана белми инде анысы, әмма бу су асты дөньясының матурлыгы өчен кирәк икән. Голландия аэропортында урнашкан әлеге хостелгә балыкларын урнаштыручылар аерым номерларга өстенлек бирәләр, чөнки беркем дә үз балыгының чит кулларга эләгүен теләми икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading