Шәмсия карчык сиксән өч яшендә дөнья куйды. Авырып, газапланып ятмады ул. Исән чагында әкренләп булса да йөри, ашарына да үзе пешерә ала иде.
Шәмсия карчыкның соңгы көне: туган йортта ялгыз калган әни
Пөхтә карчык йорт-җирен һәрчак тәртиптә тотты, биш вакыт намазын да калдырмады. Йоклаган җиреннән китеп барды Шәмсия. Аның үлгәнен беренче булып кече кызы Вәсилә күреп алды. Ял көннәрендә әнисе янына кайткан иде ул. «Ник тормаган инде бу әни һаман? Иртә тора иде бит!» — дип аптырады хатын, ишекнең бикле икәнен күргәч. Аннары үз ачкычы белән ишекне ачып, эчкә үтте һәм әнисен мәңгелек йокыга талган килеш тапты. Шунда ук елап, апаларына шалтыратты Вәсилә. Алар тиз арада җыенып, кайтыр юлга кузгалдылар.
Өч кыз тәрбияләп үстерде Шәмсия карчык. Ире Вазыйх малай теләгән иде. Шулай да бер-бер артлы туган нәни кызларын үлеп яратты. Кече кызы Вәсиләгә унҗиде яшь булганда, Вазыйх йөрәк авыруыннан китеп барды. Балаларын башлы-күзле итәргә дә өлгермәде. Олы кызлары Нәсимә дә, уртанчы кызлары Сәвия дә ул вакытта калада укыйлар иде. Мәктәпне тәмамлагач, кече кызлары Вәсилә дә калага укырга китте. Кайчандыр гөрләп торган өй бушап калды. Ялгыз калгач, хатынга бу тынлыкка ияләшү бик авыр булды. Эш белән юатты инде үзен, нишләсен. Кызлары да, вакытлары булганда, бер-бер артлы кайткалап тордылар...
Әниләренең кырык көнлек ашын үткәргәннән соң, үзләре генә калгач, туганнар кичен янәдән бергәләп табын артына җыелдылар.

Әниләренең үлеменнән соң йорт мәсьәләсе беренче урынга чыга
— Өйнең төзәтәсе җирләре бар. Сатканчы карарга кирәк. Төзек хәлдә булса, яхшырак бәя сорарга була, — диде Нәсимәнең ире Айдар. Ул үз бригадасы белән фатирларга ремонт ясау белән шөгыльләнә, шуңа күрә андый нәрсәләрне бик тиз күреп ала.
— Айдар, без күптән түгел әнине югалттык. Хәзер бу турыда сөйләшү урынсыз, — дип кисәтте Сәвия апасының ирен.
— Ә нәрсәсе бар? Дөрес әйтә Айдар. Әни булмагач, барыбер өйне сатарга, акчасын бүлешергә туры киләчәк, — дип ирен якларга ашыкты Нәсимә. — Әнинең үлеме барыбыз өчен дә бик авыр. Тик безгә алга таба яшәргә кирәк. Йортны сату мәсьәләсен дә хәзер үк хәл итсәк, яхшы булыр. Тагын кайчан шулай бергә җыела алабыз әле? Без бит эш кешеләре, гел кайтып йөри алмыйбыз.
Өй, бик үк яңа булмаса да, шактый зур, кирпечтән төзелгән. Мунчасы, сарае — барысы да төзек, әйбәт хәлдә. Бакча да караулы, алмагачлар гөрләп үсеп утыра. Район үзәгендәге бу йортны яхшы гына бәягә сатып җибәреп булачак. Акчасын үзара бүлешерләр. Тик ничек гадел итеп бүләргә соң? Дөресен әйткәндә, аны өч тигез өлешкә бүләргә тиешләр, әлбәттә. Тик олы кызлар мәсьәләне үзләренчә хәл итәргә җыендылар.
— Өйнең түбәсен алыштырганда әнигә акчаны без бирдек. Безгә күбрәк өлеш булырга тиеш. Шулай итсәк, гадел булыр, — диде Нәсимә.
— Акылың алтын икән, бөтенесе сиңа гына ди! Ә синең акча бирүеңә белешмәң бармы? Юк. Шулай булгач, моны берничек тә дәлилли алмыйсың. Йортны сатмаячакбыз. Монда мин яшәргә кайтам. Үзегез беләсез, ирем Ранасның яшь хатын янына чыгып киткәненә күптән. Улым өйләнмәкче була. Фатирны аларга калдырып, монда яшәргә кайтачакмын. Кая барыйм ди мин? Яшьләр белән, алар җаена яшәргә җыенмыйм. Өлешегез өчен сезгә берникадәр акча бирермен, борчылмагыз.
.jpg)
Әнинең васыятьнамәсе барысын да шаккатырды
— Хәзер ди менә! Бик кайтасың килсә, йорттагы өлешебез өчен тиешле хакны түлә! Шулай бит, Вәсилә?
Вәсилә дәшмәде, яшьле күзләрен әниләренең стенадагы фотосурәтенә төбәп утыра бирде. Нәрсә әйтсен ди инде ул? Йортның түбәсен япканда әнисенә бирерлек акчасы булмады. Фатирын калдырырлык, өйләнергә җыенган улы да юк. Гомумән, беркеме дә юк Вәсиләнең. Кияүгә чыкмады, бала тапмады ул. Гомер буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ипотекага кечкенә генә фатир алды, тагын берничә елдан түләп бетерер инде, Алла теләсә.
Хатын һәр ял саен әнисе янына кайтырга тырышты. Идәннәрне юды, ашарга пешерде, бакчаны карады. Кичләрен әнисе белән чәй өстәле артында сөйләшеп утыру күңеленә бер рәхәтлек бирә, аның янында үзенең ялгызлыгын да оныта иде. Инде менә әниләре дә юк, ул тагын япа-ялгыз...
Берничә ай буе йортны бүлешү турында кызу бәхәс барды. Үзләренең гаилә әгъзаларын гына кушып, төркем дә ачты Нәсимә. Анда әниләре турында берәр истәлек язып куя яисә альбомнан берәр фотосурәт табып җибәрә. Башта шул хакта сөйләшәләр, хатирәләргә бирелеп алалар. Аннары сүз тагын йортны сатып, акчасын бүлешү турындагы бәхәскә әйләнә. Вәсилә төркемгә берни язмый, укып барганы күренеп тора. Нәрсә язсын соң? Апалары белән бәхәсләшергә яратмый ул, кечкенәдән тыныч холыклы булды. Төрле ызгыш-талашлардан уттан курыккандай курка хатын.
Әниләренең кырыгын үткәреп киткәннән соң ике атна узгач, Сәвия әйберләрен төяп кайтып төште.
— Йорт буенча бәхәс хәл ителгәнче монда яшәячәкмен! — диде ул, өйгә әйберләрен урнаштыра-урнаштыра.
Вәсилә апасына берни әйтмәде. Үзе гадәтенчә кайтып йөрде. Өйне җыйды, бакчаны карады, аш пешерде. Алар артык сөйләшмәделәр дә. Кайвакыт Сәвия сеңлесенә карап гаҗәпләнә: ничек шулкадәр юаш булып була! Бервакыт түзмәде, сорап куйды:
— Вәсилә, сиңа өй бөтенләй кирәкмиме әллә? Ник берни дә әйтмисең син?
— Миңа өй түгел, әни үзе кирәк иде, — диде Вәсилә, башын иеп. Аннары, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, аш бүлмәсенә чыгып китте.

«Бу гадел түгел!» — олы кызның ачуы
Алты ай дигәндә йорт мәсьәләсе хәл ителде. Әниләре васыятьнамә калдырган булган икән. Нотариус үзе Нәсимәгә шалтыратты. Барысы да нотариус янына җыелгач, ул әниләренең васыятьнамәсен укыды. «Йорт, мунча, сарай — барысы да кече кызым Вәсиләгә кала», — диелгән иде анда. Олы кызларын да онытмаган әниләре: алтын балдагын Нәсимәгә, алкаларын Сәвиягә калдырган.
Кызларына хат та язып калдырган. «Кызларым минем — Нәсимә, Сәвия, Вәсилә. Бу васыятьнамәне укыганда мин инде булмам. Нәсимә белән Сәвия, сезгә алтын йөзегем белән алкамны калдырам. Истәлегем итеп сакларсыз. Йортны һәм барлык каралты-кураны кече сеңлегез Вәсиләгә калдырам. Ул гына минем янга йорт өчен түгел, хәлемне белергә, мине күрергә дип кайтып йөрде», — диелгән иде анда.
— Бу гадел түгел. Мин судка бирәчәкмен! — дип чәчрәп чыкты Нәсимә.
— Барысы да дөрес. Васыятьнамә закон таләпләренә туры китереп төзелгән. Әниегез васыятьнамә язганда үз акылында булмаган очракта гына аны гамәлдән чыгарырга мөмкин. Моның шулай икәнен судта дәлилли аласызмы? — диде нотариус.
Нәсимә ачуыннан ишекне каты ябып чыгып китте.
— Тагын бераз гына бу өйдә — хәзер инде синең өеңдә — яшәп торыйм әле, зинһар, — дип үтенде Сәвия сеңлесеннән.
— Әлбәттә, апа, күпме телисең, шулкадәр яшә, — диде Вәсилә елмаеп.
Сәвия өйдә тагын бер ай яшәде. Вәсилә гадәтенчә һәр ял саен кайтты, өйне җыйды, керләрне юды, бакчаны карады. Сәвия киткәндә, алар кочаклашып хушлаштылар.
— Әни дөрес эшләгән: безнең арада бу өйгә иң лаек кеше — син. Кичер безне, сеңлем, — диде ул, күз яшьләрен сөртеп. Чыгып китәр алдыннан күзе әниләренең стенада эленеп торган фотосурәтенә төште. Аңа әнисе дә елмаеп карый сыман тоелды.

Ләйсән Закирова
Комментарийлар