Кыска гына юлдан - мәңгелеккә...
«Безнең нәниебез туачак...»
— Бәгъре-ем?!
— Әү, әнисе!
— Мин сиңа хәзер бер яңалык әйтәм...
— Әйт соң...
— Безнең нәниебез туачак... Монысы кыз булыр, Аллаһ боерса!
— Бик әйбәт, җаныем! Билгеле кыз булыр! Ике улыбызга үзең сыман матур сеңелкәш бүләк ит әле!
...Әле берничә көн элек кенә шулай сөйләшкәннәр иде Илнара белән Динар. Ә бүген... Нинди хәл соң бу?! Башларга сыярлык түгел бит! Болай булырга тиеш түгел иде, лабаса! Ике нәни улын, сөйгән ире Динарны калдырып китеп бардымы? Кайтмас җирләргә китте бит. Ай, балам ла гынам! Җан парәм минем, матур кызыкаем!

Өзгәләнеп елаучылар бихисап. Ә баласын, бердәнбер кызын Илнараны югалткан Ана сагышы таратсаң кырларга сыймаслык кара хәсрәт булып алар яшәгән бистәсенең бөтен почмакларына таралды. Иртәгесен кояш чыкмаска тиеш иде, чыкты. Әллә нинди бу язмыш. Урын өстендә тилмереп, үлем көтеп ятучыларны алып китми, яшь җаннарга кагыла. Тегендә дә андыйлар кирәк микәнни соң? Ник безнекенә тидең, йә Раббым?! Илнара килен булып төшкән йортта әйтеп бетергесез авыр тынлык. Ул тынлык бүлмәләргә кереп урнашкан, матур, чиста өйнең һәр почмагына пәрәвез сыман хәсрәт сарылган. Сыпырып атып та, юып төшереп тә булмый аны.
- Рәфидә күзләреннән аккан яшен сөртми инде. Сулкылдаган тавыш белән килене Илнараның никадәр ягымлы, акыллы булуын сөйли. Үткән заманда башлый да, исән сыман итеп дәвам итә. Теләсә ни эшләтсеннәр — ышанмый ул Илнара юклыкка, ышанмый! Биш яше дә тулмаган Руслан исемле оныгы барысын да белә, ике яшьлек Раил берни аңламый. Кайсысы әйбәт икән соң? Белештерми торган яшьтә булуы бәлки яхшырактыр. Хәер, бәлки Русланның да хәтеренән чыгар бу коточкыч вакыйга. Бик бәхетле булырга тиеш иде алар. Нәселләренә ике яклап керде кайгы дигәнең!
Яңа йорт, зур хыяллар
...Илнара белән Динар Казанда, авыл хуҗалагы институтында укыганда таныштылар. Динар чынлап яратып җан атып торды Илнара өчен. Сузып йөрүнең мәгънәсен күрмәделәр, гөрләтеп туй уздырдылар. Аккош сыман матур, үз кызлары булып төп йортка аяк басты Илнара. Динар белеме буенча авыл хуҗалыгы белгече, Илнара хисапчы иде. Эшләре дә ашлары да уртак итеп яши башладылар. Абруйлы гаиләдә буй җиткергән Илнара ошбу гаиләгә кергәч үк үз булды.
Тәрбияле-зыялы кайнана-кайната акыллы киленнәрен бик яратып кабул иттеләр. Ачык күңелле, кунакчыл чибәркәй туганнарның, күршеләрнең күңелен тиз яулады. Динар белән Илнараның бәхетләрен түгәрәк, яшәешләрен мөбәрәк итеп, бер-бер артлы ике малай дөньяга туды. Алга таба зур планнар кордылар. Хыяллары — йортларын җиткереп бетереп, өченчегә кыз бала табу иде. Шул өметләре якында, кул сузымы җирдә киселеп калыр дип уйламадылар. Ипотека белән йорт алу мөмкинлеге килеп чыккач уйлаштылар да күршедә төзелә торган йортны алып үзләренчә корырга ниятләделәр.
Киртә аша гына йөрештеләр, урамга чыгышлы да түгел иде! Әй ул Илнараның ашкынып, очынып йөрүләре! Үкенечкә генә булган икән лә! Шунысы бигрәк йөрәкләрен өзә — Илнара кайнана белән кайнатасына матур итеп, әтием, әнием, дип дәшә иде.
Төп йортлары зур, матур аларның. Нык нигездә тату яшәсәләр дә яшьләрнең үз куышларын булдырасылары килде. Бу дөрес тә, һәркем үз өендә үз көен табарга тели бит. Динар белән Илнара Коръәннәр укытып яңа өйгә аяк басуны хуп күрәләр. Әзердә, әти-әни канаты астына ятып кына булмый, балалары үсеп килә. Бәхетле булабыз дигән йортның беренче катында зәвыклы хуҗабикәнең кул җылысы сарылып калган әйберләр күп. Уңайлы, күркәм итеп төзекләндергәннәр. Диварда буш фотогарфия кысасы эленеп калган. Илнараның фотосын әлегә алып куйганнар.

Сурәте сөйгәнен, балаларын күзәтмәсен дигәннәрдер инде. Пөхтә булган икән шул Илнара — башкарасы эшләре өелеп торса да бөтен җирдә тәртип урнаштырып чыккан.
Ишегалларында, Илнараның бай хыялларын тормышка ашырып, әллә нинди таганнар, әйләнмәләр төзегәннәр иде. Соңгы көне алдыннан, кунакка туганнары кайткач, шуларның балалары белән оныклары котырып уйнадылар. Башкалар аларга карап көлешеп торды. Илнара үзе дә уенга кушылып, шаярып йөрде. Кай арада бәлешләр пешергән — тәлинкә тутырып өлкәннәргә күчтәнәч бирде, кайнанасы шул ук тәлинкәгә мантылар салып кире кертте. «Әнием! Тәлинкәләр йөреп торгач кызык икән — ризык төрләнә, рәхәтләнеп сыйланабыз!» — диде Илнара елмаеп.
Бакча ясарга керешкәннәр иде, көне буе агачлар күчерде, чәчәкләр утыртты. Үзе кышта тугангандыр, җәйне бик яратты. Бер дә тик тора белән торган җан түгел иде. Өй эчендәге дизайнерлык эшләрен үзе башкарды, Динарны гел өйрәтеп, болай итик, тегеләй куйыйк дип юнәлеш биреп торды. Илнарада әти-әнисенеке сыман бизнесмен каны ага иде.
Илнара апрельнең кояшлы иртәсендә, урамда шаулаган язга сокланып, күкләрне тутырып очкан кыр казларын күзәтеп, җан халәтенең яңача үзенә күрә рәхәт тылсым белән тулышканын тоеп бакчада басып торды. Иртән эшкә киткәндә ирен битеннән үбеп озаткач, таралып йоклап яткан сабыйларын уятты.
— Әнием! Синең белән калыйм әле…
— Юк, улым, ярамый! Бакчага баргач энең белән уйнарсың, аны барларсың, яме! Бигрәк кечкенә бит әле ике яше җәйгә генә тула! Ә син зур инде. Биш яшеңдә! Барыбызны да яклап торырга тиешсең.
— Минем туган көнем дә җәй көне бит, әле биш тулмады.
— И-и, акыллым минем! Тулыр, Аллаһ боерса! Туган көнегездә тәмле торт пешерермен, бакчага алып барып дусларыгызны сыйларсыз. Бүген минем зур эш эшлисем бар. Әйдәгез, бакчага машина белән илтеп куям!
Соңгы сәфәр
Илнараның зур эше — күрше авылга барып участок хастаханәсенең гинекологиясендә исәпкә басу. Бәби көтә ул! Бу хакта артык сөйләнеп тормады, улларын балалар бакчасына кертеп куйды һәм үзалдына елмаеп машинасы белән шул авылга китеп барды. Тиз генә әйләнеп кайтам дип уйлаган ике чакрымлы соңгы сәфәренә…
Күрәчәгең әллә нинди чуалчыклар чыгара. Илнара машинасы белән күрше авылга киткәч, кайнанасы белән кайнатасы Казанга, авыру туганының хәлен белешергә кузгалдылар. Әмма, авыл белән Казан арасында йөри торган автобуска соңардылар. Шул мәлдә яннарына җиңел машина килеп туктады. Үзенекеләр — Хәсәннең энесенең кызы Әлфидә, ире Марат белән, нәкъ тә менә Илнара киткән авылга, нәни баласына белешмә алырга барулары икән. Олы юлга кадәр утырып чыктылар. Рәхмәтләр әйтеп, бер-берсенә хәерле юллар теләшеп төшеп калдылар. Динарның ике туган сеңлесе баласын кочаклап алгы якта, рульдә ире.
Ул арада Илнараның эшен бетереп кире кайтып килүе иде. Марат каршысына очып килүче машинаның әллә ничек, сәер генә болганып алуын чамалады. Туры бармый, әле тегендә, әле монда салулаучы машинадан кая качарга белми аптырап калды.
— Марат! Туктат машинаны!!!
Хатынының сүзләре бүленеп калды. Шома юлдан каршыга килүче ике машинаның бәрелешкән тавышын күкләргә кадәр ишетелде. Тимер кисәкләре белән бергә, Илнараның гәүдәсе тәрәзәдән очып чыгып асфальтка чәкелдән килеп төште. Маратлар машинасы юл читенә тәгәрәде. Берни аңышмыйча, яраланап, имгәнеп машина эчендә яткан кешеләрне юлчылар күреп ярдәмгә ашыктылар. Илнарага берни белән дә булышып булмады инде. Кара күзләрен зур ачып, аптырап калган карашын чиксезлеккә текәгән иде ул. Карынындагы туачак сабыена җан иңәргә өлгерми калды.
Яман хәбәр тиз йөрүчән.
Ул көнне, тирә-якны чистартырга чыккан авыл халкы, сиреналарын уйнатып чапкан "Ашыгыч ярдәм» машиналарына аптырады. Олы юлда бер-бер хәвеф булгандыр дип, кызганып карап калдылар. Инде ул фаҗиганең үз авылдашлары икәнен белгәч зар еладылар. Барысында да бер үк сорау — бу хәл кемнең гаебе белән килеп чыккан?

Ә менә анысын әйтеп булмый. Ярый әле башкалар исән дип сөенергә кирәктер. Әлфидә берничә операция кичерде, Маратның аяклары сынып, имгәнеп беткән. Кечкенә улларының кулы сынган. Кан туганнар бит — ничекләр итеп аңлатып була бу фаҗигане? Әлфидә, секунд эчендә булды, аңламый да калдык. Илнараның машинасы әле бер, әле икенче якка чыкты да каршыбызга очып керде. Мин «Ашыгыч ярдәм» машинасында гына аңыма килдем, дип елады.
...Өчесенә кадәр чиста булсын дип, юлда аунап яткан машина ватыкларын җыйдылар, ә Илнараның машинасы сигезле сыман яньчелеп беткән иде. Бер аяк киеме тормозда калган, икенчесе чыгып очкан, телефоны да асфальтта ята иде. Бер сау калган әгъзасы да юк иде Илнараның. Яшь ханымның җаны чыккан урынында мулла абзый дога укыды. Гадәттә, ахыры һәлакәт белән тәмамланган урында билге, чардуган куялар. Ә алар аны эшләмәде, чөнки дин әһеле яхшылап аңлатты: мәетнең җаны урын таба алмый йөрер, ди.
.png)
«Әни булмагач, безне кем карый?»
Илнараны туган йортына алып кереп урнаштыргач, Руслан бик аптырады. Әкрен генә елады ул бала. Әллә мәет янында кычкырып еларга ярамаганын фәрештәләре пышылдап өйрәтеп тордымы икән? Сорауларны да җайлап кына бирде.
— Дәү әни. Минем әнием ник үлә? — дип сорады малай, күз яшьләрен мөлдерәтеп. Бераздан тагын җавапсыз сорау ишеттеләр:
— Әни булмагач, әти эштән кайтканчы безне кем карый? Кем ашарга пешерә?
— Әнинең битләре ник тырналган соң? Авыртадыр ул, әйеме, дәү әни?
Сабыйның бу фаҗигане тирәнтен аңлап, сабыр гына кайгырганына бөтен халык шаккатты. Руслан әтисе сыман, чыдам, сер бирмәс икән, диләр. Хушлашыр минут җиткәч Руслан әнисенең битеннән үпте, кочаклады да башын иеп читкә китеп басты.
Кайгы белән яшәргә өйрәнү
Динар күз яшьләрен күрсәтмәде. Көтелмәгән ачы югалтудан аның җаны катып калгандыр. Ичмаса бер кычкырып еласа җиңелрәк булыр иде. Хәер, кем белгән, бәлки үзе генә калган минутларда елыйдыр. Чын ирләр күз яшьләрен күрсәтмиләр бит. Эшенә бара, кайта ул, яшәгән сыман итә. Балаларны бергәләшеп үстерәләр, шулай сөйләштеләр. Руслан әнисенең кайда икәнен белә, артыгын сорашмый. Динар олы улы белән үз өендә куна, кечкенәсен Рәфидә кочаклап йоклый.
Якыннары теге дөнья белән бу дөньяны тотшатыручы сер тулы төшләренә Илнараның керүен көтәләр. Динарга ниндидер бер ым булып тавыш килгән килүен. Имеш, икенче катта түшәм буйый икән. Ә астан кемдер карап тора. «Динар! Дөрес эшләмисең бит!» — ди аңа берәү. Бу — һичшиксез Илнараның борчылуы булырга тиеш. Чөнки, түшәмгә беркетелгән заманча материалны Илнара, буяганчы юып, сөртеп ала торган була. Димәк бу җир белән аның бәйләнеше бар…
Юл фаҗигасе турында төгәл белүче юк! Ике авылны тоташтырган кыска гына юлдан мәңгелеккә китүчеләр шактый. Ничек кенә булса да юлларда саклык кирәк шул. Илнараның авырлы икәнен онытмагыз, андый чакта баш әйләнеп китүләр, күз аллары караңгыланулар, аң югалтулар була, диде белгечләр. Бәхетсезлегенә каршы шундый мәлендә каршыга машина килгән. Туганының машинасы белән бәрелешүдән җаны кыелган итеп карарга кирәк түгел бу хәлгә. Беркемне дә гаепләргә ашыкмагыз! Күрәчәкнең кара пәрдәсе тартылган язмыштыр ул, язмыштыр…

Фәридә Ибраһим.
Комментарийлар