16+
#Хикәя 28 марта 2025, 10:47 Уку өчен 8 минут
250
0
0

Әнкәй миче (хикәянең икенче өлеше)

28 марта 2025, 10:47
250
0
0
Уку өчен 8 минут

Кыска гомерле булды шул әниләре. Алтмыш яшен тутырып, берничә көн генә яшәде. Кичтән йокларга яткан җиреннән уянмады.

Әнкәй миче (хикәянең икенче өлеше)

Кыска гомерле булды шул әниләре. Алтмыш яшен тутырып, берничә көн генә яшәде. Кичтән йокларга яткан җиреннән уянмады.

Дәвамы. Башы: Әнкәй миче (хикәянең беренче өлеше)

Бер нидән зарланмыйча, беркемгә йөк булмый, һич көтмәгәндә китте дә барды. Әниләре артыннан әтиләре Тәбрис тә озак тормады – зират үләннәрен чабып алгач, хәл алырга чүгәләгән җирдән бакыйлыкка күчте. Төпчек бала булган Раяз үзе дә әти-әнисе яшеннән узып бара инде. Абый-апалары олыгаеп барсалар да, шөкер, исән-саулар әле. Резедәсе дә киң күңелле, уңган, тырыш хатын булды. Килен – кайнеш туфрагыннан, дигәндәй, кайнанасы кебек аш-суга оста, эшкә батыр иде. Разыя олыгая башлагач, ипи пешерү Резедәгә йөкләнде. Баштарак кайнанасыныкы кебек үк уңышлы булмаса да, соңыннан шомарды үзе тагы. Ике якны да тигез күреп яратканга, хөрмәт итте Раяз Резедәсен. Әнисенең озын чәчләрен тарап үргән мәлдә Резедәсенә хөрмәте тагы да арткан кебек була иде Раязның.

Мичтәге ялкын телләре кебек Раязның да күңелендә хатирәләре кабынып китеп, дөрләде дә дөрләде. Учак ялкыннары сүрелеп, кайнар күмергә әйләнгәч тә, хисләр давылы басылмады. Балачактан үзәкләргә үтеп калган шул бер вакыйга, утлы күмер булып, Раязның бәгырен көйдереп тора. Ярты гасырга якын шул халәттә яши ул. Әлеге утның кызуы, мичтә пешкән ипинең хуш исе йортка гына сыймыйча, урамга таралып, кетердәп пешкән шул икмәкнең табын түбенә килеп “кунаклаганнан” соң аеруча да көчәйгән кебек тоела иде Раязга.

***
Раязга 15 яшь тулган көн иде ул. Агроном булып эшләүче күршесе Хәйдәр абыйсы өр-яңа Иж-Планета мотоциклы алып кайтты. Мотоциклны карарга күрше-тирә генә түгел, ярты авыл җыелгандыр. Сыйпап та карадылар матайны, утырып та. Болай да әтисенең агроном булып эшләве белән масайган Равилгә җитә калды: “Кичен кызлар янына шушы матайда җилдерәсе көннәр алда әле”, – дип тагын бер һаваланып алды. “Һе, әйттең сүз. Кем бирсен сиңа матай хәтле матайны. Ни праваң юк, ни тәҗрибәң...” – дип кырт кисте Раяз, көнләшүен чак тыеп торып. Ул арада күңелендә: “Резедә янына бу матайда килсәң, шаккатачак кәнишне”, – дигән уй да кереп оялады. Раязның уйларын сизеп алгандай: “Әйдә бәхәсләшәбез. Бүген кич бу матай – минеке”, – дип ярып салды Равил. Күрше малаеның әлеге сүзләре Раязны тагы да канатландырып җибәрде. “Әйдә соң, карап карыйк”, – дип бер-берсенең кулын кысышты Равил белән Раяз.

Тыелган җимеш татлы була, дигәндәй, Хәйдәр абыйлары күрмәгәндә гараждан алып чыккан матайда җилдерүләре рәхәт иде егетләргә. Авыл читенә чыгып, Тегермәнлек белән Балтачка таба китүче басу юлына кереп, җилдерделәр генә. Көзге җылы җил, битләренә килеп бәрелә, чәчләрдән сыйпап, муеннарны кытыклый. Ике якта дулкынланып чайкалган арыш кырлары баш иеп, озатып кала. Равил белән Раязга кызык: артта калган чакрымнар да, сикертмәле юллар да, беләкләргә кунган талчыгу да куркытмый. Бүген дөньясына, гүя, алар икесе генә хуҗа.

Равилнең аркасы артында ышыкланып барган Раяз аваз бирде бер мәл.
– Равил, әйдә, күрше булсаң, күрше бул, мин дә йөртеп карыйм инде шул матаеңны, – диде, күңеленә кереп урнашкан йөртү теләген яшермичә.
– Кит аннан, нәрсә сөйләшәсең син?! Равил абыең яшенә җит әле башта, – диеп кодрәйгән булды әле язын гына 17 яшен тутырган Равил.
– Ярар инде, саранланма, 1-2 чакрым арага гына, – диеп, аның саен юмалавын белде Раяз, күршенең аркасына төртә-төртә.
– Юк, дидем бит инде мин сиңа! Юллар тигез түгел монда, – дигән булды Равил. 
– Тигез юлга чыккач бирерсең алайса рульне, яме, – дип, үҗәтләнде Раяз.

– Ярар, – дигән булды Равил, теләр-теләмәс кенә.

Тегермәнлек белән Балтач арасындагы юлда тузаннар туздыра-туздыра шактый йөрделәр алар. Җиргә эңгер-меңгер караңгы төшеп, авылларда берән-сәрән багана утлары күренә башлагач, янә сүзгә килде Раяз.
– Утыртасыңмы син бүген мине рульгә, юкмы? Инде бакта бензин да бетә торгандыр, – диде ул, үпкәләгәндәй итеп. Соңыннан: “Егет түгел икән син, Равил! Сүзеңдә тормыйсың”, – дип тә өстәде, булмады бу, дигәндәй, кулын селтәп.

Раязның әлеге сүзләре күңеленә тидеме, әллә башка сәбәбе бар идеме, барган җиреннән матайны тиз генә туктатты да, рульне Раязга бирде Равил. Тиз генә урыннарны алмашынгач, газга басты да, төтеннәр чыгарып, алга ыргылды Раяз. Равилнең: “Фараңны яндыр!”, “Артык кума!” дигән сүзләре дә, каршыга искән җил кебек, колак читеннән генә сыйпап уздылар. Унбиш яшенә җитеп, беренче тапкыр матай хәтле матайны иярләгән Раязның хисләре дөньясына сыймый кебек иде. Әллә сөенечтән, әллә кызу тизлектән аяклары да, куллары да аңа буйсынмый кебек тоела Раязга.
***

Кисәтү ясап та, Раязның тизлекне арттыра баруын аңлап алган Равиль куркуга калды. Сикертмәле юлдан селкенеп барып, кабынып-сүнеп алган фаралар бер мәл сүнеп калгач, ни булса, шул булыр, дип, матайдан сикереп төшеп калды Равиль. Аяк-куллары шактый сыдырылса да, аның хәле, мотоциклы белән бергә чокырга тәгәрәгән Раязның хәле белән чагыштырырлык түгел иде. Чак-чак сулыш алып ятучы Раязга берничек тә ярдәм итә алмавын аңлаган Равиль, кичке караңгылыкны ертып, авылга таба йөгерде. Бәхетләренә, авылларына ара әллә ни ерак түгел иде. 
Өйгә көч-хәл белән сулыш ала-ала, Равиль килеп кергәч, җеп эрләп утырган Разыя өнсез калды.
 – Анда...Чокырда...Раяз...Үлде.. – дип Равилнең такмаклавыннан Разыя кычкырып елап җибәрде.

Ачы бала хәсрәтләре урап узды Тәүфыйкъ белән Разыяны. Фәрештәләрнең канат җәйгәне, дигән сүзләрнең мәгънәсен бар тулылыгы белән менә хәзер – тимер өеменә әйләнгән мотоцикл янәшәсендә кул-аяклары сынып, башлары тишелеп бетсә дә, үлем тырнагыннан исән калган Раязын күргәч ышанды Разыя. 

Бер-бер артлы кичергәч операцияләр, улларының берничә көн аңга килмичә ятулары. Табибларның башта: “Улыгыз аңына килмәскә дә мөмкин. Туганнарырын чакырыгыз, күреп калсыннар”, – дип куркытулары, аннан: “Улыгыз башка йөри алмаячак!” – дип кистереп әйтүләре... Табиблардан бер җылы сүз көтеп, Раязы янәшәсендә йөз кат үлеп, йөз кат терелгән Разыяның барысын да йөрәге аша үткәрүе эзсез югалмады шул. 

Дүрт көн аңсыз яткан улын саклап, хастаханә коридорына чыгып, үзен-үзе белештермәс дәрәҗәдә: “Йа Раббым, газиз баламның күзләрен ачтырсаң иде. Гарип булса да, кулларымда гына күтәреп йөртер идем. Үз сөягем үземнән артыкмени”, – дигән сүзләрне кабатлады Разыя. 
Ап-ак яулыгын җәеп, ап-ак күлмәкләрдән янәшәсенә килеп утырган Акъәбинең кулларына кагылуыннан сискәнеп китте Разыя.

Кемнәргә ышанырга да белмәде Разыя әлеге мизгелдә. Болай да сүнеп барган өметне бөтенләй сүндерергә тырышучы табибларгамы, әллә инде бер күрмәгән ак яулыклы әбинең сүзләренәме? Ә бәлки ул Разыяны артык бетеренмәсен дип, юатыр өчен генә әйткәндер?!

– Балаң терелсен, дисәң, нәрсәне дә булса корбан итәргә туры килер.
– Мин барысына да риза. Балам гына терелсен, – дип өзгәләнде Разыя. 
– Яратып ашый торган ризыгымны үлгәнче ашамам, дип адарын, – диде Ак яулык Разыяның кулларын кулларына алып.

Чарасызлыктан, Раязын югалтудан курыккан Разыя ике уйлап тормады:
– Раязымны гына тартып алма, Раббым. Терелт баламны. Гомерем буе ипи ашамас идем, – ди.
***
Көзнең эңгер-меңгер кичендә Равильнең: “Туктат матайны!” – дип кычкырганы белән ниндидер бер караңгылыкка чумганын гына хәтерли Раяз. Катлаулы операциядән соң аңына килгәндә борынына дару исләре килеп бәрелде. Битләреннән, чәчләреннән үбә-үбә, кысып кочаклап, әнисенең өстенә капланып, үкси-үкси елаганы хәтердә калган. Урын өстеннән торып, үз аяклары белән әкрен генә атлаган Раязны күргән саен, Аллаһы Тәгаләгә мең кат рәхмәт укый-укый елады Разыя. Башлары тишелеп, умырткасына шактый зыян килеп, катлаулы операцияләр кичереп, тиз генә аңына килә алмыйча, табибларның: “Улыгыз башка йөри алмаска мөмкин”, – дигән сүзләренә карамастан, йөреп киткән баласының әкренләп тернәкләнүенә сөенеп түккән күз яшьләре иде ул Ананың.

Шактый озак дәвалану узды Раяз хастаханәдә. Бөртекләп диярлек җыйдылар табиблар Раязның гомерен. Хастаханә ризыгына әллә ни ияләшә алмаган баласын мичтә пешергән ипи белән авыл каймагыннан өзмәде Разыя. Ипи салган көнне кетердәве бетмәсен дип, мич ипиен җылы көе алып килергә тырышты. Икмәкне әнисе белән Раяз аеруча яратып ашый иде. Абый-апалары, әтиләре бер кисәк ашаган арада Разыя белән Раяз бер телемне җәлт кенә ашап куярлар иде.

Терелеп, хастаханәдән чыккач, әнисенең бөтенләй дә ипи ашамавына игътибар итте Раяз. Сәбәбен әнисеннән бер генә тапкыр сорамады ул. Ә аның әлеге сорауга һәрчак җавабы әзер иде. “Табиблар ипи ашаудан тыелып торырга киңәш иттеләр әле”. “Икмәк кадәр икмәкнең нинди зыяны бар икән? Ипидән баш тартырлык нинди авыруы бар әнинең?” – дигән сораулар да биргәләде Раяз үз-үзенә. Туганнарының да, әтисенең дә әлеге сорауга җавапны белгәннәрен күңеле белән сизенсә дә, тел белән әйтүче булмады. Күңелендә йөрткән сорауларына берничә ел узгач кына җавап тапты Раяз. Очраклы гына әнисенең ахирәт дустына бушанганын ишетте ул.
***
Үзе үлгәнче ипине авызына да алмады Разыя. Ике көн саен ипи салыр иде үзе. Бераз суына төшкәч, ипиен авыз итәргә дип, кимән башын кисеп алыр иде дә, шуңа авыл каймагы ягып, өстенә бал агызып яки песок сибеп озак итеп кайнар мәтрүшкәле чәен эчәр иде. Аннан, бер бөтен ипине тастымалга төреп, суынганчы дип, күршедә генә ялгыз яшәүче Мәрьямбикә җиңгәсенә кертеп чыгар иде. 

Раяз терелеп, хастаханәдән кайту белән әнисенең өстәл артында озаклап, тәмләп чәй эчеп утырганын башка күрмәде. Шакмаклы шикәрен кайнар чәйгә манып, тиз-тиз генә эчәр иде дә, эшкә тотыныр иде. Борыннарны иркәләрлек тәмле ипи исләре йортка гына сыеша алмыйча, урамнарга таралгандыр, үз куллары белән салган икмәкне авыз итми ничек чыдагандыр Разыя?! Төпчек бала буларак, яңа пешкән ипи тәмен татып карау, әнисенең эшенә бәя бирү, гадәттәгечә, Раязга йөкләнгән иде. “Ммм, бигрәк тәмле. Әни, мә әле, ышанмасаң, үзең кабып кара!” – дип, онытылып китеп, малае кыстаганда ихтыяр көчен каян алгандыр?!

Ир заты булып өлгереп, гаилә коргач та, “Әни, күп еллар узды бит инде. Мин исән-сау. Аша әле рәхәтләнеп үзең салган ипиләрне”, – дип, әнисенә сүз каткан иде Раяз.

– И-и-и, улым, нәрсә сөйләшәсең син, булмаганны?! – диде Разыя, улының әлеге тәкъдименә бераз гаҗәпләнеп.

Разыямы соң газизенең гомерен куркыныч астына куеп, әйткән нәзеренә хыянәт итүче? Тормыш ыгы-зыгысында, нинди генә вакытлары булса да, әйткән сүзендә нык торды ул.
– И-и-и, әни, безнең ипи ашаганны карап утыру читендер инде сиңа? – дип, балалары да бер генә тапкыр әйтмәде Разыяга.
– Бер дә читен түгел, балакайларым, эчегезне пошырмагыз. Сезнең тамак тук булса, минеке дә тук. Ач түгел бит мин, Аллаһка шөкер, өстәл тулы ризык. Ипи капмаганнан әллә... Ачка үлмәм... – дип, үзенчә шаяртып та ала торган иде.

Шулай дисә дә, әниләренең мичтә пешеп, тастымал астында тезелешеп торган хуш исле ипләрне яратып үпкәнен бер генә тапкыр күрмәде Раяз. Шул чакларда күңеленә кереп калган гаеп хисе көчәеп, яшьлек юләрлеге өчен эченнән генә көннәр буе үзен сүгеп йөри иде ул.

Әнисе мәңгелеккә күчү белән ул гаеп хисе Раязның күңелендә бер дә кимемәде, киресенчә, искә ешрак төшеп, кайчагында гомер уртасына җиткән Раязның бугазына тыгылган төерне йомшартып, күз яшенә әверелеп, тышка бәреп чыга иде.

Менә бүген дә, җиденче дистәсен вакларга керешкән Раяз, әнисе куллары мең кат ипи изгән күәсне сыпырып, хатирәләр сыенган йортның һәрбер почмагын, менә тамам, дип торган күз яшьләрен каршында көчсезлеген күрсәтеп маташа.

Черт-черт тавыш чыгарып биешкән ут ялкыннары да тынычландыра алмас кебек бүген Раязның дулкынланган хисләрен.
– Эх, күңелләрне әрнетеп, тынычлап яшәргә бирмәгән истәлекләрне күңел төпкеленнән йолкып алып, ялкын теләренә ташлый алсаң икән лә ул!  
Кулыннан килсә, күптән шулай эшләр иде инде Раяз. Хәтер сандыгында бәхетле мизгелләрне генә калдырып, иң бәхетле кеше булып яшәр иде.

...Иске йортка таба табак белән он күтәреп килүче Резедәсен күргәч, уйларыннан бүленергә мәҗбүр булды Раяз. Менә хәзер Реездәсе керер дә иңнәренә алъяпкыч элеп, чәчләрен тагы да яшереп, башындагы яулыгын рәтләп куяр, бисмилласын әйтеп, камыр изәргә тотыныр. Аннан, мич кызуында кызарышып пешкән ипинең берсен тастымалга төрер дә, кайнар көе күршесе Әсмәбикә карчыкка кертеп чыгар. Нәкъ Разыя каенанасы кебек....

Гүзәл Хәбибуллина.
       
    
     

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading