16+

Әтине кичереп булырмы, юкмы..

Яшь чакта мин гел алдагы көнне уйлап яшәдем, ризык, кием-салым турында кайгырттым.

Әтине кичереп булырмы, юкмы..

Яшь чакта мин гел алдагы көнне уйлап яшәдем, ризык, кием-салым турында кайгырттым.

Балачактагы авыр хатирә еллар узгач та күңелдән китми

Ә менә олыгая төшкәч, балачак хәтирәләре ешрак исемә төшә. Нигә алай икән? Шундый хәтирәләрнең берсе гел уй ландыра мине. 

Җәйге көн иде. Капканың ачып ябылганын да ишетми калдык. «Күренмәгез күземә!» — дигән тавышның үзеннән алда килеп керүенә беребез дә әзер түгел идек. Әни дә аптырап калды. Без дә. Без дигәнебез — эреле-ваклы 5 бала. Мин — олысы. Олы дип тә инде, 8 яшь тулды үземә. Кул арасына кереп, әнигә терәк булып үсәм. Ләкин әни серләрен сөйләми, ни булды сезгә дип сорасам да, әй, кызым, ди дә, авыр итеп сулый.

Шуннан башкасын әйтми. Белмим, элек ничек яшәгәннәрдер, әби аларны бик яратып өйләнештеләр дип сөйли. Ләкин үз-үземне белә башлаганы бирле алар этле-мәчеле көн күрә. Әни күпчелек эндәшми, әти аны гел нигәдер гаепли иде. Хәер, аларның ике арада ни булганлыгын тикшерү минем эш түгел, хәзер дә ачыкларга тырышканым юк. Ә ул көнне...

Цветы. фото: ТИ

Әтинең җикеренүе басылыр дип уйладык без. Һәркем үз урынында басып тора бирде. Әни минем якка бер генә күз салды, әтиегезне тыңлый күрегез, еламагыз дигән сүзен аңлап, мин төпчек сеңлемә барып ябыштым, имеш аны уйнатам. Еламасын гына, әтинең ачуын китермәсен. Әти, үз сүзе үтәлмәвен күрепме, әнигә барып ябышты. Чәченә ябышмакчы булып, яулыгын йолкып алды, аннары аны идәнгә бөтереп салды да, безнең күз алдында типкәләргә кереште. Мин куркуымнан акырып елап җибәрдем.

Нинди көчләр артымнан эткәндер, әтигә барып ябышканымны сизми дә калдым. Минем арттан энем белән, уртанчы сеңлем дә әтинең чалбар балагын барып тартырга керештеләр. Өйдә елау, чыр-чу, бер әни эндәшми. Күршеләр ишетмәсен дигәндерме, белмим. Кече якта гына әби камыр белән кайнаша иде, ул да чыкмады безнең янга. Читтән карап торган кешегә эт өереннән ким түгел идек без.

Әтисе әнисен кыйнаган көннән соң сигез яшьлек кыз бер мизгелдә үсеп җитә

Әнине тукмаудан арып туктаса да, ярсуын тыя алмыйча, әти өйдәге җиһазларга суккаларга кереште. Уртада торган өстәл дә очып китте, урындыклар да әле бер, әле икенче почмакка барып төште. Аларның ни гаебе бар инде? Көзге дә ватылды. Әни, түзмәде, телисең икән, чыгып кит, сине кем дә тотмый, үстерермен балаларны диде дә, аягына торып басуга янә идәнгә ауды... 

Ул көнне әни аягына баса алмады. Йөкле булган, бөтен җирен кан баскач, машина табып, хастаханәгә илттеләр. Ярый әле күрше апасы бик игелекле, барысын да ул җайлап йөрде. Әти чыгып китте дә кайтмады. Әби әтидән узып әнигә бер генә бөртек тә яхшылык эшләмәде. Мине әни шыпырт кына Ләбибә апага йөгертмәсә, ул көнне исән калган булыр идеме икән, белмим дә...

Әнинең карынындагы баласы төшү бер хәл, аның умыртка багаганасына да зыян килгән булып чыкты. Әни бик озак еллар урын өстендә ятты. Аягына торып йөри башлагач та, күпчелек ятып торырга тырышты, хәле китә иде. Без аңа да бик риза идек, иң мөһиме, исән-сау гына булсын! 

Цветы. фото: ТИ

Әнисе озак еллар урын өстендә ята, ә балалар тормыш йөген үз җилкәсенә ала

Менә шул көннән мин бер мизгелдә үсеп киттем. Сыерны савам, көтүгә куам, тавыкларны, каз-үрдәкләрне карыйм, тирес түгәм... Кышкылык печән әзерләү кыенлыгы безне сындырыр дип көткән әтине «бәхетле» итмәдек. Бабай исән иде, әнинең әтисе, менә ул булышты. Җәе буе кырдан кайтып кермәсә кермәде, әмма терлекләрне азыксыз итмәде.

Әти чыгып китте китүен. Икенче йортка барып керде. Араларына өченче кеше кергәндерме инде. Берсен дә гаепләмим. Әтинең ул гаиләсендә үз баласы булмады, әмма хатыны бик чибәр апа, әтине бик көйләп яшәде булса кирәк. Әти дә миңа бала түгел, хатын кирәк дигән имеш. Авылда бит өйдәге сүз бик тиз урамга чыгып тарала бит ул. Анысына да исем китми минем, бер генә әрнүем бар — әти безнең барлыкны да белмичә яшәде.

Ярдәм итмәде, булышмады, энеләремне эшкә өйрәтмәде. Нәрсә ашадык, ничек киендек, берсен дә белмичә, каршысына килсәк тә, күрмичә яшәде. Бер яхшылыгы бар үз өен безгә калдырып китте, куып та чыгара алган булыр иде дә. Ләкин өй дигәне дә бик иске иде инде, без аны үскәч, иштереп, яңасын эшләттек. 

Хәзер әти ялгыз. Хатыны үлде, безнең әни дә мәрхүм инде. Бүлешер әйберләребез юк, ләкин аралашмыйбыз. Әти икәнлеген дә аңлый күңел, аны сагынган чакларда ул безне бар дип белмәде. Хәзер ул үзе безне бәлки сагына, кирәксенә дә торгандыр, әмма күңелдә аңа карата суыклык…

Мәдинә Кашапова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading