Әнисе артына кияүгә киткән кыз — бәхетле булмый, дигән юрау бар. Юк сүз! Нәкъ менә әнисенең туган авылына кайтып, шунда кияүгә чыгып бәхетен тапты Миңлеҗиһан.
Әнисенең туган авылына кияүгә чыккан кыз бәхетсез була?
Тиң яры белән биш бала тәрбияләп үстереп, һәркайсын кеше иттеләр алар. Ярын да, бәхетен дә әнисенең туган авылында тапты ул. Тормыш булгач, төрле чакларны кичерде, әлбәттә. Әмма һәр авырлыкны, һәр сынауны гомерлек сөйгән яры белән бергә күтәрделәр. Авырлыкларны ике бердәй җилкәгә бүлгәч, шактый җиңеләя бит ул.
Балачагында күргән михнәтләре, сынаулары өчен, тормышлы булгач бәхетле итим әле, дигәндер Аллаһы Тәгалә. Балачагында газаплар, михнәтләр күреп, ачлык-ялангачлыкны үз җилкәсендә турыдан-туры күтәреп үскәннәр язмышның тамырына ябышучан, бәхетнең кадерен белүчән була бит ул.
Үзенең гомерлек ярын очрата
...Ачлы-туклы тормыш, юклык газабыннан җиңелрәк булмасмы, дип, әтисе белән әнисе Мәйсәрәне Үзбәкстаннан кайткан туганнарына ияртеп җибәрәләр. Җанын каерып алгандай хис итсә дә, елый-елый ризалаша кыз. Шулай булмыйни, туган авылында гомереннән артык сөйгән яры кала лабаса! Инде «Көзгә инәкәйләрдән соратам, гөрләтеп туй итәрбез, бергә матур-батыр балалар үстерербез», — дип канатландырган иде бит Харисы!
Тик әти-әнисе кызларының сүзен ишетергә дә теләмәде! «Куян Харис малаена кыз биреп ятасы эшебез юк!» — дип кырт кисте әтисе. Шул рәвешле, җиләк-җимешләре, җылылыгы белән бик күпләрнең күзен кыздырган Үзбәкстан тормышы башланды Мәйсәрәнең.
- Инде җылы якларга килеп урнашкач кына үзенең йөкле булуын аңлап ала Мәйсәрә. Түп-түгәрәк, чип-җибәр тупылдап торган кыз бала таба ул. Бит очында бөртек кадәр генә миңе дә бар, үзе өчен сөйгән яры истәлеге — бар җиһанга тиң булганга кызга Миңлеҗиһан дип исем бирә әнкәсе.
Миңлеҗиһан дип яратып кызга әнисе генә дәшә торган була. Соңыннан инде кайда Маня, кайда кыскартып Минҗан, Минҗиһан дип эндәшәләр аңа. Инде хәзер аның чын исеме Миңлеҗиһан булуын белмиләр дә, диярлек.

Әнисенең йөрәк серен кызына исем итеп биргән
Кечкенәдән эш сөючән, тырыш булып үсә кыз. Ачлы-туклы, бик авыр гомер итәләр. Әмма әниле тормыш җитеш булмаса да бәхетле вакытлары булган икән әле, Миңлеҗиһанга 10 яшь вакытта әнисе авырып җан тәслим кыла. Мәйсәрәне Үзбәкстан якларына ияртеп алып чыгып киткән туганнары да бакыйлыкка күчкән була ул вакытка. Шулай итеп, чит-ят җирләрдә тома ятим торып калган кызны балалар йортына озаталар.
Күпмедер вакыттан соң, күршеләре Минҗаннарның кышлакларын җыештырган вакытта Мәйсәрәнең Чиләбедә яшәүче туган апасы белән язышкан хатына тап булалар. Менә уңыш — хатта адресы да күрсәтелгән! Аны эзләп табалар. Шул рәвешле, Миңлеҗиһанны әнисенең апасы үзе янына Чиләбегә алдыра. Апасы үз кызыдай тәрбияләп кеше итсә дә, җизни тиешле кеше тарафыннан шактый кыен ашый кыз.
Ятимлекне дә, авырлыкны да җиңеп чыккан
Элек яшьләрне бер тик тотмаганнар бит ул, илгә кирәкле, файдалы өлкәләргә ныклап җиккәннәр. Яшь кызларны да, телиме-теләмиме, йә торф чыгарырга, йә урман кисәргә, йә чирәм җирләрне эшкәртергә, йә башка вазифаларга юнәлткәннәр. Минҗанны Ленинград шәһәренә суднолар эшли торган урынга җибәрәләр. «Аһ, коруда үзең катнашкан корабларны зур сулыкларга төшергәнне карап торулар — олы бәйрәм була торган иде. Мөһим тарихи мизгелнең турыдан-туры каһарманы итеп хис итәсең үзеңне шул мизгелләрдә...» дип искә ала Минҗан андагы чакларын.

Әтисен дә эзләп таба ул
Менә шул судноларга детальләр ясый торган заводка килгәч тә иртән гел манный боткасы ашаталар икән кызларга. Түзгәннәр-түзгәннәр дә, манный ашый алмас чиккә җитеп, чистый туйгач, бөтен кызлар бергә, тәлинкәләрен манныйлы-ниле килеш кенә бер-берсенә өсте-өстенә каплап пешерүчегә кире кайтарганнар: «Манныеңнан туйдык, үзең аша», янәсе. Манный каткан тәлинкәләрне бер-берсеннән елый-елый аерган пешерүче. Шуннан соң кызларга манный бирмәгәннәр. Мантый да бирә башламаганнар, әлбәттә, әмма ашау ягы шактый яхшырган шул хәлдән соң.
Ленинградтан апасы янына кайткач, алар, җыелып, Татарстанга кунакка кайталар. Менә шул вакытта таныша да инде Миңлеҗиһан булачак тормыш иптәше белән. Шулай итеп, авыр балачактан соң язмышының бәхетле еллары башлана.
Әнисе бөтен җиһанга тиңләп яраткан әтисен дә эзләп таба ул. Бүтәнгә өйләнеп, 4 бала тәрбияләп үстереп яткан була инде ул вакытта. Миңлеҗиһанда әтисе чалымнары булса да, әтисе «белмәдем-күрмәдем» дип яши. Үлем түшәгендә ятканда гына, чакыртып, кызының бәхиллеген ала…
Ландыш Тимерова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар