Шомырт кара күзләре тере учак булып янган, нәфис гәүдәле җитү кыз – егерме яшьлек Рәфидә, шатлыгын эченә сыйдыра алмыйча, баскан урынында бөтерелеп биеп алды.
– Әнкәй, Рөстәм миңа тәкъдим ясады! Сессияне япкач ук өйләнешәбез! Туй сәяхәтенә Канар утравына очабыз!
Аннан яшьлек дәрте, сөю хисе, бәхет чаткылары ташып түгелә иде.
– Ни сөйлисең, юләркәем! Алай ук очынма! Кияүгә чыгу качмас. Бала чүпрәгенә батарга иртәрәк әле сиңа. Тагын ике ел укыйсың бар. Бигрәк хыялый икән ул егет кәмәшең. Студентка чит илгә очарлык акча каян килсен, ди?
– Каршы төшмәче, әнкәй! Бер-беребез өчен өзелеп торабыз ич без. Рөстәм буш куык түгел, төпле егет. Аның артыннан кызлар өере белән чаба иде, ә ул мине сайлады! Ул шундый чибә-әр! Күзләре – бирүзә күлләр, буй-сыны – төз нарат, чәче – куе карурман. Ә мин – мәгърүр имән ышыгындагы яшел яулыклы, ак күлмәкле, нечкә билле иркә каен кызы. Аңа ышанырга, таянырга була, әнкәй. Ул – кайгыртучан, ягымлы. Кушаматы – “Добрый” бит аның! Ул мине җил-давыллардан ышыклап, иркәләп-сөеп кенә яшәтәчәк. Әтисе – район башлыгы, юлламаны ул бүләк итә. Каникулда минем кулны сорарга, синнән хәер-фатиха алырга безнең авылга кайтачаклар...
Ананың йөзе уйчанланды. Өлгереп пешкән җиләктәй кызына соклану катыш горурлык хисе белән сынап карап торганнан соң, исенә килеп, җайлап кына әйтә куйды:
– Вакытыннан алда юк-бар белән башыңны катырма әле, балакаем. Әлегә төп эшең – уку.Диплом алмыйча, тормышка чыгарга рөхсәтем юк! Нужа куарга өлгерерсең. Яшьлек – гүзәл мизгел генә ул. Күз ачып йомган арада үтә дә китә. Кадерен белеп, рәхәтен күреп кал. Минутлык хискә исереп, башыңны югалта, намусыңны таплый күрмә, кызым. Соңыннан үкенерлек булмасын. Сүз ахырында тавышын кырысландырып, катгый итеп өстәде:
– Район башлыгы малае дип авыз ачасы булма! Аларга клуб җыештыручы Мәйсәрә кызы тиң түгел. Сине алсалар да, идән чүпрәге итәрләр. Узганда-барганда аякларын сөртеп үтәрләр, туйгач, чүплеккә чыгарып атарлар. Якларга йөнтәс куллы атаң юк. Казан тиклем Казанда дуслашып йөрергә үзең ише гадиерәк егет-җилән беткәнмени? Үз тиңең белән бәхетле булырга язсын иде!
Рәфидә гаҗизлектән телсез калды, күзләренә мөлдерәп яшь тулды.
– Әнкәй, бер-беребезне өзелеп яратабыз бит! Миңа аннан башка беркем кирәк түгел! – дип кычкырасы килде.Әмма анасыннан яхшысынмады, авырттырып ирен читен тешләде.
Борчылуы чиктән ашкан кыз, Казанга баруга, егетенә барысын түкми– чәчми тәфсилләп сөйләп бирде. Җавап көтеп, инәлеп зәңгәрсу-яшькелт “күл”ләргә чумды. Егет югалып калмады. Алсу йөзле фәрештәкәен яратып кочагына алды. Чибәркәенең күпренке болыттай йомшак чәчләренә битен куеп, хуш исенә исерде. Үз итеп, киң күкрәгенә кысты:
– No problem! Әйдә матурым, картлачларны кызык итәбез! Язгы сессияне япкач, мин дә төзелеш отрядына китәм. Туйлык акчаны үз кулларым белән эшләп табам. Берәүдән дә бер тиен алмыйча, Казанда студент туе уздырырбыз. Әти-әниләргә, ЗАГСта язылышканнан соң гына хәбәр итәрбез! Теләсәң, тагын бер елдан, дүртенче курсны тәмамлагач өйләнешербез. Кадерлем минем, бердәнберем! Беребез өчен беребез яратылганбыз ич! Ышан миңа, арабызга ачы җил кертмәячәкмен! Безне аерырга берәүнең дә хакы юк!
Пединститутның өченче курсын тәмамлаган Рәфидәнең бик җаваплы чоры – беренче педпрактикасы башланды. Чал Идел яры өстендәге нарат урманы эченә урнашкан, сигез йөз баланы үз кочагына сыендырган “Кызыл байрак” пионер лагере таңнан-төнгәчә кырмыска оясыдай кайнап тора. Кыз монда бер генә смена хезмәт куярга бурычлы булса да, эше ошап киткәч, җәй буена калды. Ашау-эчү әйбәт, сулап туймаслык саф һавасы гына ни тора! Мәшһүр Сәйдәшне тиңдәшсез иҗатка илһамландырган – рухландырган сихри табигать кочагында бит алар! Монда данлыклы композиторның эзләре саклана, бүген балаларга шул хакта бәян итте. Яхшы әзерлекле, кайгыртучан, нечкә хисле, шигъри җанлы, мең дә берне белүче, ачык йөзле, ягымлы Рәфидә апаларын балалар аеруча үз күрә. “Кыртлы тавык”ка сарышкан тиктормас сары чебиләр сыман, һич кенә дә яныннан китмиләр. Аңа оештыру сәләте тумыштан, табигатьнең үзеннән бирелгән, күрәсең. Казанда калган әниләрен сагынып, юрган астына качып, яшертен генә яшь түккән сигез-тугыз яшьлек кызчыкларны җылы кочагына кысып, йомшак чәчләреннән сыйпап юата. Кичләрен тылсымлы әкиятләр сөйләп йоклата. Чая әйдаман кыз шаян-тиктормас малайлар күңеленә дә ачкычны бик оста яратты. Аларга тик торырга вакыт калдырмый. Әүвәле күп итеп эш куша. Малайлар биремнәрне үтәп чыккач, отряд алдында үтереп мактый. Тегеләрнең башы күккә тия. Балаларның ялын бик оста оештыра ул. Әледән-әле кызыклы уеннар, төрледән-төрле эш-мәшәкатьләр, ярышлар уйлап табып кына тора. Лагерь беренчелегенә барган ярышларда Рәфидәнең “Бөркетләр”е, башка отрядларны көнләштереп, гел алдынгы урыннарны яулый. “Тумыштан педагог” вожатый кызның тырышлыгын лагерь җитәкчелеге дә күреп алды, үзенә хөрмәт белән карыйлар.
Иртәнге алтыда аякка баскан кыз, ярты төн җиткәндә генә, арып-талып ятагына кереп ава. Йоклап киткәндә, уймак иреннәре назлы елмая.Ул янәдән төшендә Рөстәмен күрә. Ни хикмәттер, соңгы араларда төшендә һаман бер үк манзара кабатлана. Киң маңгайлы, озын буйлы чибәр егет аңа елга аша чәчәк бәйләме суза, имеш. Рәфидә үрелә, тик ала алмый интегә, ә беркөнне, аның Рөстәме, аягы таеп, чак кына суга мәтәлеп төшмичә калды...
Смена ахырына лагерьга атаклы “Идел ”вокаль-инструменталь ансамбле килде. Солист Айдарның күзе бөтерчек кебек биюче сылу кызга төште. Башыннан: “Ул минеке булачак!” – дигән уй йөгереп узды. Сүз дә юк, кызларның башын әйләндерерлек, талантлы, киләчәге өметле егет ул Айдар. Бер дигән эше, Казан уртасында фатиры, кәттә машинасы, хет бүген өйләнсен, гаиләсен туендырырлык кереме бар. Үзе кайбер артистлар кебек һавалы түгел, итагатьле күренә. Дискәтүктән соң, җаен китереп, Рәфидәгә сүз кушып, танышырга чамалап караган иде, ныклы каршылыкка очрады. Рәфидәнең күңелен Рөстәм яулаган шул. Анда карлыгандай кара күзле җырчы егет Айдарга да, лагерь физругы – Геркулес Генага да урын юк. Ник шунда алтын таулары вәгъдә итмиләр, ул Рөстәменнән үзгә берәүгә дә күтәрелеп карамаячак, хәтта бармак очларына кагылдырмаячак. Кыз аны ханбикә Зөләйханың гүзәлләрдән гүзәл Йосыфына тиңләп, шашып сөя. Кич сөйгәнен күзаллап, мендәрен кысып кочаклый. Ул бүләк иткән медальонны үбә. Төшендә кадерле кешесен күреп, елмая. Йокыдан Рөстәменең исемен пышылдап уяна. Сөю тулы җылы хатларын кат-кат укып ятлап бетерә.
Тиздән өченче смена тәмамлана. Сентябрьдә студентлар колхоз– совхозларга бәрәңге алышырга таралыр, ә җәй буе төзелеш отрядларында, тимер юлларда, пионерлагерьларда эшләгән егет-кызлар өйләренә кайтып, яңа уку елы алдыннан беркадәр хәл алыр. Ә беренче октябрьдә, гашыйклар өчен иң шатлыклы таң атар, иң якты көн туар! Курсташларың, бүлмәдәшләрең, аеруча сөйгән ярың белән сагынышып күрешүдән дә татлырак мизгелнең булуы мөмкинме соң!
Ниһаять, күрештеләр... Ул кичтә пединститут тулай торагының дүртенче катында урнашкан бүлмәдә сөенечнең иге-чиге юк иде. Бер җәй эчендә тагын да чибәрләнгән сөйкемле кызлар тыз-быз килеп өстәл әзерләгән арада, кояшта янып каралган булачак инженер егетләр музыка хәстәрен күрде. Дивардагы браны челтәрле фольга белән томалап, уты күзгә туры төшми торган итеп көйләү әмәлен таптылар. Бүлмәдә серле-сихри музыка хакимлек итте, яшьләрне иләсләндерде. Якты-көләч йөзләрдә, көзге муллыктан сыгылып торган өстәл өстендә көмеш сыман нурлар биешә башлады. Инде дүртенче елын бергә яшәүче талибә кызлар бер-берен ярты сүздән аңлый. Якын күреп йөргән егетләре дә үзара бик дус. Бүлмәдәге рәхәт талгынлыкны йөзләрдән-күзләрдән ташып түгелгән яшьлек уты җылыта, шуның дәрте хөкем сөрә, илаһилык, чын бәхет үзе тантана итә иде. Бергәләп чәйләп алганнан соң, өстәлне бер читкә тартып куеп, яшь егет-кызлар, бер-берсенә сыена төшеп, акрын гына танго көенә бии, лирик музыка кочагында иркәләнә башлады.
Күрешү шатлыгыннан исергән Рәфидә, янәшәсендә тын гына уйланып утырган Рөстәмгә назланып кына сүз кушты:
– Бик арыдыңмы әллә, сөеклем? Мине биергә чакырмыйсыңмени?
Егет, уңайсызланып, күз карашын түбән төшерде, ирен чите белән елмайгандай итте.
– Юк ла, нинди ару ди ул! Сиңа әйтергә тиешле мөһим яңалыгым бар. Ничек сүз башларга белмим, – дип пышылдады.
Аны-моны абайламаган кыз, чытлыкланып, сөйгәненә сарылды:
– Әйт инде тизрәк, түземлегем җитми!
Кызның бите-күзе көлә, ул сөенечтән кояштай балкый иде. Егет исә, тирән итеп сулады. Әллә нинди сәер, ят тавыш белән бер тында әйтеп салды:
– Рәфидәм, булдыра алсаң, кичер мин юләрне! Үз ахмаклыгым аркасында, өйләнергә мәҗбүрмен! – диде.
Кызның күзләре зур булып ачылды, тик ул берни дә аңламады. Көмеш кыңгырау чыңлагандай булды: кыз бүлмәне яңгыратып челтерәтеп көлеп җибәрде. Үрелеп, сөйгән егетенең бит очыннан үбеп алды.
– Күр әле син моны! Балтасы суга төшкән бәндә диярсең, билләһи! Шул да булдымы фаҗига? Мәҗбүрмен имеш! Сине кем ирексезләсен соң? Сөйләштек бит инде, дүртенче курсны тәмамлагач кына бергә булачакбыз.
Рөстәм башын түбән иде. Аның күз карашы үтә дә моңсу, агарынып калган йөзе хәсрәтле иде. Тонык тавыш белән:
– Әй, аңлата алмадым ла... Өйләнешү мин теләгәннән түгел... Ул авырлы булганга гына. Зинаны әйтәм... Шул буза куптарып йөри. Институтка килгән, җитмәсә, минем әниләргә кайткан... Безнең төзелеш отрядында аш пешерүче иде ул. Театр училищесы талибәсе. Тома ятимә кыз ул, бичара. Рәфидә, ышан, кадерлем, синең алда бер тамчы да гаебем юк! Ирексездән очраклы күңелсез хәлләр колына әверелдем. Аның белән якын мөнәсәбәткә кермәдем. Беркөнне авыл клубында дискотекада шуның белән биегән идем. Исерек авыл егетләре бәйләнмәсен, кызны харап итмәсеннәр дип, нибары бер мәртәбә ул төшкән фатирга чаклы озатып куйдым. Ә ул, хәерсез, яхшылыгыма яманлык белән кайтарырга ничек оялмыйдыр? Әни елый, әти сүгә, декан институттан куабыз дип өркетә. Зина күзен дә йоммый: “Өйләнмәсәң, судка бирәм!” – дип яный. Әтинең абруен саклап калыр өчен, өйдәгеләр шуңа өйләнергә куша. Тора алмасагыз, аерылышырсыз, – диләр.
Рәфидәнең мие томаланды, чигәсе чәнчеште, әйтерсең, йөрәгенә ут капты. Рөстәмнең сүзләре әллә кайдан, ерактан, гүя дивар аша ишетелә башлаган сыман тоелды. Күз алдында аллы-гөлле күбәләкләр биешкәндәй булды.
– Акланып маташма! Сүзләрең ялган! Син миңа хыянәт иткәнсең... Изге сөюебезне аяк астына салып таптагансың... Ни битең белән яклаучысыз ятимә кызны мәсхәрәли алдың? Барысы да бетте! – дигән утлы сүзләр Рөстәмнең йөрәгенә хәнҗәр булып кадалды.
Мизгел эчендә канаты каерылган аккошка охшап калган җитү кыз, күз яшьләренә буылып, бүлмәдән чыгып йөгерде. Гөнаһсызга рәнҗетелгән саф күңелле Рәфидә, тулай торак каршысындагы каеннар ешлыгына йөгереп керде. Кытыршы кәүсәгә сарылып, үксеп-әрнеп озаклап елады:
– Әнкәй хаклы! Рөстәм, миннән ылтырак ясап, аягын сөртмәкче булган.
Җитмәсә, гаебен танырга уйлап та карамый... Оятсыз ук икән...
Тилмереп-илереп, төне буе яшь түккәч, Рәфидә карт каенга аркасын сөягән килеш, хәле бетеп, тынып калды. Иртәнге якта чык төшкән яфраклар өстендә туңып уянды ул. Бөтен гәүдәсе үтереп сызлый, башы ярылгандай чатный, җаны рәнҗеп сулкылдый, күңел җәрәхәтеннән йөрәгенә кан сава иде.
Хәмидә Гарипова
Дәвамы бар
Комментарийлар