16+

Бәхетсезлеккә бер адым: мәхәббәт өчпочмагында өзелгән язмышлар

Ни булса булыр, Фаил Рәсимәнең мунчадан чыкканын карлыган куаклары арасында качып көтеп торды.

Бәхетсезлеккә бер адым: мәхәббәт өчпочмагында өзелгән язмышлар

Ни булса булыр, Фаил Рәсимәнең мунчадан чыкканын карлыган куаклары арасында качып көтеп торды.

Аның күңеле сизә, Рәсимә алданрак чыгачак. Шулай булды да, кияү мунчасыннан чыгып килгән Рәсимәне Фаил урлап үзенә алып кайтты. Бер ни дә сизенмәгән Хәлим кат-кат пар сала-сала кайнар мунчада юынып калды. 

Армиядән кайткан Хәлим кичке биюгә чыккан Рәсимәне беренче көнне үк күреп алды. Күрде дә кызга гашыйк та булды. Кыз да үзенә сирпелгән назлы карашны тоймый калмады. Хәлим ишле балалы гаиләдән, төскә- биткә чибәр, эчми-тартмый торган тәртипле егет. Армиягә кадәр дә колхозда эшләп ныгыган егет, аннан соң да тормышын авылда күз алдына китерде. Ул армиягә киткәндә кечкенә генә чебештәй булган кыз-кыркынның күбесе бер кашык су белән йотып җибәрерлек сылуга әйләнгәннәр иде. Ничек ялгышмаска? Ничек шулар арасыннан үзенә тиң булган, тормыш итәрдәй, әти-әнисен санлап гомер итәрлек тормыш иптәшен сайлап алырга соң? Тик күз дигәне күрше урамда яшәүче Рәсимә исемле кызга төште. 

Кичке уен тәмам. Хәлим Рәсимә тирәсендәрәк чуалырга тырышты да кайтыр вакыт җиткәч аны озатырга диеп артыннан чыкты. Ул да булмады каяндыр Фаил дә пәйда булды. Фаил Хәлимнән ике класс алда укыды, үзсүзле, усал һәм сугыш чукмары иде ул. Хәлим яше белән дә, гәүдәсе белән дә кечкенә булганлыктан, Фаил тукмагын күп “ашады” ул. Шулай да урта һәм өлкәнрәк классларда Хәлимгә дә көч керде, гәүдә ягыннан да Фаилдән калышмады. Фаил мәктәпне бетереп чыгып калага киткәч кенә, Хәлим бераз тынычлык күрде. Инде менә икесе дә Рәсимә артыннан чыгып бер үк юлга бастылар. Икесе дә төгәл белә – бу юлда аларның берсе генә калырга тиеш. 

Рәсимә дә егетләрнең ниятен тиз аңлап алды. Бүген булмаса да, аңа барыбер сайларга туры киләчәк иде. Фаилне Рәсимә бик яхшы белә, алар инде күптәннән аралашып, сөйләшеп йөри, кая барса да, аңа бүләкләр алып кайта.  Тик Рәсимә аңламый, әллә ул үзе аны якын китерми, әллә Фаил Рәсимәне ниндидер ераклыкта тота. Шуңа күрә Рәсимә аны егете диеп тә, чит кеше диеп тә әйтә алмый. Шуның өстенә Фаил үзсүзле, бераз тәккәбер, шулай да кешеләр белән тиз уртак тел таба белә, тик холкы кызурак, бабасы һәм әтисе кебек үк вакыт-вакыт салгаларга да ярата. Авылдан каядыр китеп югалып-югалып торуларын да кызга аңлатуны кирәк дип тапмый.

Сүзе кыска “эш күп”, тик ниләр белән мәшгуль икәнен генә башкаларга белгертми иде. Чук күңелле икәнен дә Рәсимә күптән сизенде инде, чөнки Фаил күрше авыл кызы янында да чуала дигән хәбәрләр килеп ирешкәләде, шәһәрдә дә имеш, кемедер бар икән. Рәсимәне үзенә якын китермәве дә бәлки шуннандыр. Ә менә Хәлимнең Рәсимә янында чуалуы Фаилгә бер дә ошамады булса кирәк. Хәлим кызга иярде, Фаил дә алардан калышмады. 

– Син Рәсимә янында бик чуалма әле, бетмәс сиңа кызлар. Аңа мин үзем өйләнәм. Менә әле бераз төгәллисе эшләрем бар, – диде Фаил Хәлимгә. Хәлимнең дә бирешәсе килмәде, ул үз бәхете өчен көрәшәчәк иде.  
– Белмим инде улым, ул Фаил бик усал бит. Бер-бер зыян эшләмәсен үзеңә. Нәселләре белән шундыйлар инде алар, үзләре дә хуҗа була белми, үзенеке дә итми, – диде Хәлимнең әнисе яңалыкны белеп алып. – Фаил дә, син дә бер ни дә эшли алмыйсың инде, монда соңгы сүзне кыз кеше әйтергә тиеш. Рәсимә акыллы кыз, уйламыйча начар адым ясамас. 

Чынлап та, күпмедер вакыт узгач, Рәсимә Хәлимгә тартыла башлады. Фаил дә бәйләнүләреннән туктаган кебек булды, ул гына да түгел, соңгы арада бөтенләй авылдан каядыр китеп югалды. Фаилнең әнисе аша гына аның калада ниндидер эшләрен төгәллисе барлыгын ишеткәләп тордылар. Имеш эшләре беткәч, авылга кайтып өйләнергә җыена икән. 

Көн артыннан көн узды, авыл җирендә иң мәшәкатьле – урып-җыю чоры башланды. Хәлим дә баш-аягы белән эштә булды, иртә таңнан чыгып китә, кайвакыт һава торышы яхшы булса, төнлә дә эшләп калалар иде. Андый чакларда Рәсимәне куенына алып, иреннәреннән суырып үпкән мизгелләр исенә төшә дә, егет тагын да дәртләнебрәк эшли башлый. Тизрәк урып-җыю төгәлләнсә, алар да никах укытыр. Хәлим шундый матур уйлар белән үзенең комбайнында басуларны иңли. 

– Авылда калып вакытыннан алда картаеп, бер рәхәт күрми яшисең килсә, шул Хәлим белән кал! Ник инде икеләнеп торасың, көт мине Рәсимә, мин тиздән эшләремне җайлап бетерәм дә, бөтенләйгә шәһәргә китәбез, – дип бер сулышта үз фикерләрен ачу катыш тезде Фаил. Рәсимәнең дә бераз уйланыбрак калуыннан файдаланып тагын тезеп китте. – Сыер савучы булып эшләрсең, дуңгыз фермасында да эшләрсең, калхузның бетмәс басуларында янып-пешеп утау утарсың... Акылыңа кил, Рәсимә, минем белән булсаң, шәһәр хатыны булып көн итәрсең. Мине югалтма, бу юлы озаккарак китәм. Сүземне тыңла, шаярып сөйләшмим, Хәлимгә чыгасың икән барыбер ...

– Нәрсә, барыбер? Үтерәсеңме, урлыйсыңмы? Ник мине куркытасың? Эштән курыкмыйм ла мин, – диде Рәсимә Фаилгә. Шулай да шәһәр тормышы бераз ымсындырды. Фаил бу юлы бер-ике генә көнгә авылда кайтып күренде дә юк булды. Фаил белән Хәлим берсен-берсе күрмәде, чөнки Хәлим гел кырда булды. 
Кыр эшләре тәмам, колхозда эшләүче игенчеләр бераз җиңел сулап куйды. Хәлим яшьләр арасында кыр батыры исемен башкаларга бирмәде. Эш күплеге, мул уңыш, егет кулына ярыйсы гына хезмәт хакы булып керде. Ниһаять, алар сөйгәне белән бергә булачаклар. Хәлимнең үз уйлары, ә Фаилнең үз планнары иде. 
Чынлап та, барысы да тиз һәм җиңел генә хәл ителде. Кыз риза, ике яклап та ата-аналар риза-бәхил. Никах көне җитте. Кич белән кияү мунчасы әзер булды. 
Кич белән тормышның нинди борылыш аласын бер кеше дә сизенмәде. Ни булса булыр, Фаил Рәсимәнең мунчадан чыкканын карлыган куаклары арасында качып көтеп торды. Аның күңеле сизә, Рәсимә алданрак чыгачак. Шулай булды да, кияү мунчасыннан чыгып килгән Рәсимәне Фаил урлап үзенә алып кайтты. Бер ни дә сизенмәгән Хәлим кат-кат пар сала-сала кайнар мунчада юынып калды.

Рәсимә үзенең тормышында иң куркыныч, бәхетсезлеккә таба атлаганын ике-өч атна вакыт узгач кына аңлый башлады. Шәһәр фатиры дип зурлап сөйләгән урын – тулай торакның бер бүлмәсе булып чыкты. Күрше биш катлы йортта гына Фаилнең никахсыз гына бергә торган бер марҗа хатыны һәм аңардан уртак бер кызлары барлыгы да беленде. Тулай торакта әҗәте күп җыелу сәбәпле, бүлмәне бушатырга дигән ордер тотып кергән вахтер хатынга Рәсимә ни дип әйтергә дә белмәде. Икенче көнне каенана һәм каената йортына кайтып, аннан соң чынлап та фермага сыер саварга төшкән Рәсимә ниһаять хыялларыннан “шап” итеп җиргә төшеп утырды. Артка юл юк. 

Ә Хәлим кәләше ташлап качу оятыннан берничә көн кая барып бәрелергә белми йөрде дә, Казанга китеп урнашты. Икенче кайтуында бик чибәр кәләш ияртеп кайтты, тормыш корып җибәрде. Кулы эш белгән егеткә кая барса да яхшы хезмәт хакы белән эш табылды. Фатир алып, бер-бер артлы мәхәббәт җимешләрен бәхетле “ояларына” алып кайта тордылар. Беренче кәләш мәсхәрәсе дә онытылды. Авыл җирендә Рәсимә турында гына кайсы кызганып, кайсы гаепләп, көлеп тә сөйләштергәләүчеләр табыла торды. Рәсимә белән Фаил сер бирергә теләмәсәләр дә авылдан да чыгып китә алмадылар. Аларның да бер-бер артлы уллары-кызлары туа торды. Фаилнең генә чук күңеле басылмады, баш ташлап эчеп ятмаса да, һәрвакыт кызмача йөрде, салган баштан гаилә дилбегәсен юньле-рәтле тарта алмады. Авыру каенана-каената, авыл җиренең бетмәс-төкәнмәс эше, берсеннән берсе вак әле кул арасына да керә алмаган балалар һәм фермада иртәле-кичле авыр хезмәт. 

Ничә еллар үтсә дә, Рәсимә үзенең бәхетсезлеккә илткән, уйламаган адымы өчен үкенеп яшәде. Фаилнең тасма теле, чаялыгы, кайчандыр мәхәббәт дип уйлаган хисләре дә мәхәббәт алып килмәде.  

Индира Сәйфуллина.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading