16+
#Хикәя 12 июня 2025, 11:01 Уку өчен 7 минут
2070
0
0

Бер нәсел тарихы: «Әнине әтигә димләгәндә, аңа өч яшь була»

12 июня 2025, 11:01
2070
0
0
Уку өчен 7 минут

Ай яктысында шыбырдашкан агач яфраклары үзара ниләр сөйләшәләр икән?

Бер нәсел тарихы: «Әнине әтигә димләгәндә, аңа өч яшь була»

Ай яктысында шыбырдашкан агач яфраклары үзара ниләр сөйләшәләр икән?

Әнә теге кушкаен астында тагын берәр пар сыенышкандыр инде, алар да ай сукмагын күрә микән? Тулган айдан төшкән якты сукмакка карап хыялланып яткан Гөлбануның колагына таныш тавыш ишетелде:

Кара бөдрә чәчкәеңне
Ука кирәк үрергә,
Һава биек, юк баскычы
Сагынганда күрергә,
Сагынганда күрергә.

Аһ! Берничә өй аша гына яшәгән Гөлбостан апакае тагын капка төбенә чыгып утырган бугай. Дүртебез арасында бердәнбер моңлы бала ул, ди инәсе. Апакае кияүдә булып әйләнеп кайтканнан бирле шул гадәтен алды. Әллә ирен сагына, әллә баласын. 

Гөлбостан белән җизнәсенең Кошкүлгә кайткан вакытлары күз алдына килде кызның. Сабантуй көне иде. Апакае шундый шат, көләч. Әллә туган ягына кайтулары шатлыгыннан, әллә каратут йөзле ун айлык улының картинәсе кулыннан төшмичә дөньяны күзләп йөрүен күреп, әллә иренең биредә туганнары белән уртак тел табуына сөенүдән, йөзеннән елмаюы китми.

-Әнифә апам, ялкыпсың, куйсана. Әнә, Гөлбану үсеп җиткән. Чүәм, баланы алыпсың, - дип кызга эндәште. – Мин җизнәң белән китәдем. 
-Алам, алам, - дип сөенде кыз. – Инәй, мин дә күтәреп багыймчы.
-Багыпсың-багыпсың. Хәзер бераз күтәрепмен, аннан көрештә пүрәге пешерепмен.
Апакае белән җизнәсе мәйданга киттеләр, кыз тәмле исле йомшак карачутыр малайны кочаклап калды. Инәсе Казан артларыннан ук кайткан апасының кызы белән киявен сыйларга дип камыр куйды, гөмбә бөккәне белән бишбармак пешерергә иде исәбе... 

Һаваларда очты ак яулыгым,
Бәлки, табалырсың ишкәен.
Яшьләй сөйгән ярым ятка калды,
Әйтегезче, дуслар, нишләем?

Үзәкләргә үтәрлек моң кинәт кенә юлы киселгәндәй туктап калды. Шул ук мизгелдә күңел төбеннән ниндидер ахылдаганга охшаган аваз чыкты. Ул да булмады апасы сулкылдап еларга тотынды. Аның һәр авазы кызның бәгырен актара иде. Ачык тәрәзәдән шомырт исләре ягылган һавага ияреп әллә нинди авыр хәсрәт тә кергән сыман иде. Гөлбостан бераз тынып торды да кабат җыр сузды. Күңеленең иң тирән сагышларына манылган иде бу җыр:

Сандугачлар алдым и каладин
Кара гына кашлый баладин,
И кара гына кашлый баладин.
Ай, мин мискен шулай хәсрәт өчен
Туып-үскән иркәм анадин,
Туып үскән иркәм анадин...

Җыр кабат өзелеп калды. Кыз дертләп китте. Бу юлы аны дөпе-дөпе килгән авазлар өзде: теге имансыз уянып чыккан ахры. Тагын кыйный. Кыз ишетмәс өчен колакларын кулы белән томалады. Томаламаса да белә инде, кычкырмаячак апасы, тешен кысып булса да кычкырмаячак. Ә теге бәдбәхет, отыры котырына гына, ул дәшмәгәч тагын да котырына. Әнә тагын язгы урамны әшәке сүгенү сүзләре белән тутырды.
Арткы якта инәсенең кыштырдавы ишетелде. 

-И башың беткере! Атасы, тор әле. Аралачы шул кансыздан, - ул да апасының кызын кызганудан нишләргә белми борсалана иде.
Ачулы тавыш мыгырданып кына куйды:
-Үзе тапкан карта, елый-елый тарта! Күпме ары-бәре йөрим, бичә?
-Алайса үзем барып кайтыпмын.
-Ят!
Инәсе, мышык-мышык килеп, урынына барып ятты. Инде берничә тапкыр алып кайтып карадылар апаларының кече кызларын үзләренә, артык кашык булмыйм ди дә кире кайтып китә. Үз инәсе яшьли вафат булды шул кана. Атасы баш ташлап эчә, эчсә холкы моныкыннан яман.
Никләр генә шул исереккә кияүгә чыккандыр, йа? Кеше түгел, үзе дә аңламый калды бугай бу адымын.
Гөлбану колакларын шомрайтты: тавышлар тынган иде. Кызның татлы хыяллары да инде томан шикелле таралган, башына апасының үтмәс сагышы кереп утырган да йокысын качырган иде.

...Гөлфаруз апасы бер кат күлмәкчән генә сеңелесен авылга алып кайтып, ата-инәләренә тоттыргач, бар да ах итте. Нинди хәл бу? Сеңелесенә кунакка киткән җиреннән баласыз-ирсез нишләп ияртеп кайткан? Ниләр булган?!
-Анда аны санламыйлар! Үзебезнең кан үзебездән артык булмас! – диде Гөлфаруз чатнатып. Артык сөйләнеп, аңлатма биреп тормады. Берничә көннән  үзе яшәгән Казахстанга китеп тә барды.
-Аерып алып кайткан икән, ник үзе белән алып китми? – дип гаҗизләнде туган-тамача.
-Нишләдең син? Ниләр булды? – дип бу хәлне аңларга азапланды инәкиләре. Ул вакытта исән иде әле. Шуннан соң бик озак та тормады, фани дөнья белән элемтәләрен өзеп тә куйды.

-И инәкәй, үзем дә аңламыйм, - дигән иде Гөлбостан. – Төшем генә кебек бу хәлләр, уянырмын да бар да элеккечә булыр кебек.
-Ирең белән торып бетә алмадыңмы? Ә бала? Нишләп калдырдың балаңны? Бәгырь җимешеңне нишләп калдырып кайттың? Яшь ярымлык нарасыеңны ничек калдыра алдың?

Гөлбостан да, инәкәе дә дәрья суы чаклы яшь койды ул көннәрдә. Гөлбануның инәсе дә сыктады – бу сеңелесен аеруча да үз итә иде ул, әле үсмерлектән чыгып та бетмәгән Гөлбану да гаҗиз иде: терекөмеш кебек карачутыр малай әнисез нишләр инде хәзер? Теге кайтуларында яратып калган ул сабыйның исен-җылысын һаман да хәтерли иде кыз.

-Һай белексез бала! – дип ачуланды яшь хатынны инәкәе. – Торырга булмагач, мең чакрымнардагы җиргә нишләпләр ияреп киттең соң ул егеткә? Үзең ошаттың бит, үзең “бәхетемә каршы килмәгез” дидең.
... Апасы Гөлфарузны бер атна үзләрендә кунак иткәннән соң, Чистай пристанена ире белән бергәләп озатырга килгән иделәр. Никтер эләгешеп киттеләр. Сүз арты сүз китте, Гөлбостан үзе дә сизми “хайван” дип ычкындырды. Мондый сүзне көтмәгән ире этеп җибәрде, ул чайкалып китеп, җиргә килеп төште.
Калган хәлләр бөтенләй томан эчендә кебек иде. Апасы аны этә-төртә кузгалырга торган метеорга кертеп җибәрде. Иренә ниләрдер кычкырды бугай. Метеор кузгалып китте. Күзенә тулган яшьләр яр буенда үз-үзен кая куярга белми бәргәләнгән ирен томан сыман каплап куйды. Барысы да томан белән капланды...
Яшь иде шул әле Гөлбостан. Кияүгә чыкканда да унҗидесе тулган гына иде. Улын тапканда унсигездә генә иде әле. 

Чакырма да, кәккүк, и каршымда,
Чакырсанай агач башындай,
И чакырсанай агач башындай.
Син чакырмасаң да, әй, каршымдай,
Төрле кайгы-хәсрәт башымдай,
Төрле кайгы-хәсрәт башымдай.

Кызның уйларын җыр бүлде. Апакаеның тавышы һаман да шулай үзәк өзгеч булса да, нидер үзгәргән иде. Исерек! Гөлбану уртларын чәйнәде. Яңа иренә ияреп салгалый башлаган икән дигәннәр иде, дөрес икән. Анысы лыкын булган да йокыга киткәндер, апасын йокы алмаган.

Иделләргә төшеп сулар эчтем,
Нигә генә төшеп, ник эчтем.
И нигә генә төшеп, ник эчтем?
Бу хәсрәтләрне дә күрмәс идем,
Ник анадан туып, ник үстем,
И ник анадан туып, ник үстем?

Әллә жәлли иде, әллә ачулы иде Гөлбану дөньясын онытып моңаеп утырган апакаена – үзе дә аңлап бетермәде. Бер хата өстенә тагын да зуррагын эшләргә акылы җитте аның: Гөлфаруз апасы җилтерәтеп алып кайтканнан соң, ярты ел да үтмәстән күршеләрендәге аңа күптән күз салып йөргән үзеннән шактый олы егет янына яшәргә китте! Ни уйлагандыр ул бу вакытта? Киңәшергә инәкәе юк, атасының яңа хатыны бар, апалары таралышып беткән – таяныч эзләдеме? Күңеленең үзәген яндырган сагыш утын басарга теләдеме? Аңламадылар. Ә ул үз эченә бикләнде. Я елады ул, я җырлады, яки беркем белән сөйләшми торганга әйләнде. Көләч Гөлбине (ире авылында шулай диләр иде аңа) алмаштырып куйдылармыни?!
Яңа ир дә алай начар түгел иде кебек. Баштагы мәлләрдә алай баш югалтып эчми иде әле. Хатынның чит тарафларда калдырып кайткан баласын юксынуын күреп, көннәрдән бер көнне:
-Бар, алып кайт, - диде.
- Бар, алып кайт, - дип хуплады башкалар да.

Тирәзәмне ачып гөл утырттым,
Тамырлары тирән китсен дип,
И тамырлары тирән китсен дип.
Әнекәем мине тапкан икән
Гомерләре җырлап үтсен дип,
И гомерләре җырлап үтсен дип.

Бирмәделәр аңа баланы. Инде өч яше тулып килгән баласының “әтәй”, “зуәнәй” дип тәтелдәп йөрүен ишетеп йөрәге сулкылдап куйды ананың. 
-Син безгә бала белән килмәдең, - диде кайнанасы кырыс кына. 

Усал кайнатаның холыксыз чагында бергә шылт та итми чаршау артында утырганда, “түзик, бәбкәм, хәзер эштән атагыз кайтыр, ул булганда, сүз әйтә алмый” дип киленен тынычландырган кайнана оныгына җаны белән береккән иде инде. Юкка үпкәләп, баласын калдырып, апасына ияреп китә алган икән, ничек бала хәтле бала ышандырып җибәрәсең аңа? Себерләргә кадәр ул баланы җибәрергәме? Аннары бер күрергә тилмерергәме?
Усаллыкның ни икәнен дә белмәгән Маһруй – ана арысланга әйләнде: артык яшь иде килен, артык тәҗрибәсез, әле башында җилләр уйный; баланы карап бетерә алмаячак.

-Кал, - диде ире инәлеп. – Кал!
Хатын гаҗиз иде. Тегендә инәкиләре, яңа ире, туганнары. Анда аның шивәсендә сөйләшүче авылдашлар, җанга якын күлләре, болыннары. Ул кендеге белән береккән Кошкүле. Монда... нинди апа кайткан икән дип мөлдерәп карап торучы улы, өмет белән аңа текәлгән ире. 
“Мин кайтачакмын, улым, мин сине алырга кайтачакмын!” – дип пышылдады Гөлбостан артына борылып карап. Капка төбендә әбисе кулына менеп кунаклаган улы таныш та, онытыла да башлаган матур апага кул изи иде. Моннан соң беркайчан да күрешмәячәкләрен берсе дә белми иде әле. Әле Гөлбостанның утыз ике яшендә йөрәк авыруыннан якты дөнья белән хушлашасын беркем күз алдына да китерми иде.

Транссебер тимер юлы буйлап текелдәгән поездда барганда, юлдашларына бәгыреннән ургылып чыккан хисләрен сиздерергә теләмәгән яшь ана, эчтән генә “Юлбикә” җырын көйли иде:
Сандугачлар алдым и каладин
Кара гына кашлый баладин,
И кара гына кашлый баладин.
Ай, мин мискен шулай хәсрәт өчен
Туып-үскән иркәм анадин,
Туып үскән иркәм анадин...

Озын-озак юллар үтеп, аның бәгыренә кереп урнашкан моң-сагыш Кошкүленә ияреп кайтып бара иде.

***

Ул карачутыр малай – минем абый ул. Әнине әтигә димләгәндә, аңа өч яшь була. Әниләр башка икәнен үсмер чакка кадәр белмәдек без, урамда очраган озын телле апалар кызыксынып аптырашта калдырмаса, аннан соң да белмәс идек, мөгаен. Безне аеручы булмады, бердәй тигез күреп үстерделәр.
Әнисенең ташлап китүе турында белгәч, абыйның күңеленә барыбер үпкә шырпы булып кадала күрәсең: әнисен эзләп табу уе тиз генә килми әле. Абыйны Гөлбостанның туганнары үзләре эзләп тапты. Инде җитмешен тутырган Гөлбану әби эзләткән аны. Егерме елдан артык эзләгән ул аны. 
Узган ел без бергәләп Кошкүлдә булып кайттык. Шул ук кара чәчләр, каратут йөз, кысыграк күзләр... Ишле тату гаиләдә кунак булып, хатирәләр барлап кайттык. Сөйләшер сүзләр күп иде.

Гөлбану әбинең ике оныгы Данис белән Азат исемле. Абыйның да олы улы Данис, кечесе – Азат. Гомере буе әнкәсенең туган ягында яшәгән булып чыкты Ринат абый: башта шунда армиядә, аннары эшкә калды. Авылдан биш-алты чакрымнан узган олы юлдан ничә үткәндер... Нәрсә бу? Белмим. Мин бары тәкъдирдер дип кенә әйтә алам. Һәркем тәкъдиренә язылган юлдан баргандыр. 

Лилия Фәттахова.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading