16+

Беркайчан кияүгә чыкмаган, әмма тормышка үпкәләми

8 яшендә аяксыз калган, гомер буе ялгыз яшәгән Сара әби бүген дә туган йортын ташларга теләми. Авыр язмыш, сабырлык һәм авыл тормышы турында күңелләргә үтеп керерлек хикәя.

Беркайчан кияүгә чыкмаган, әмма тормышка үпкәләми

8 яшендә аяксыз калган, гомер буе ялгыз яшәгән Сара әби бүген дә туган йортын ташларга теләми. Авыр язмыш, сабырлык һәм авыл тормышы турында күңелләргә үтеп керерлек хикәя.

Авыл йортлары кешенең яшәү дәрәҗәсен билгелиләр сыман. Игътибар белән карасаң ялгызларның йортыннан ниндидер үзгә моңсулык иңә сыман. Кызыл кирпечтән күтәрелгән зур йортлар янында кечерәеп, нәүмизләнеп басып торалар алар. Сара апаның да йорты шул чамада. Узган гасыр уртасында ук төзелгән икәнлеген бүрәнәләренең нечкәлеге, тәрәзәләренең кечкенәлеге әйтеп тора. Кайчандыр сары, яшел төсләр белән балкыган койма-капкаларның буяуларын җилләр ялаган, кояш ашаган, яңгырлар каралткан. Болдыр баскычы белән өй бүрәнәсенә йөзле кадак кагылган һәм шуңа аркылы кер бавы сузылган иде. Бауны узам дисәң башыңны ими булмый. Яхшы киенгән матур ханым килде ул ишеккә. Бауны узарга кыймыйча сузылып тәрәзәгә шакыды. Өйалды ишегенең зур гына ярыгыннан сайгак шыгырдаган, кыштырдаган аваз ишетелде. Өй ишеге белән өйалды ишеге арасын теге яктагы кемсә бик озак узды. Ниһаять, идән тактасына аяк киеме сөйрәлгән авазның хуҗасы күренде. Кыяфәте бик кызганыч иде әбекәйнең. Кайчандыр ак төстә булган яулыгы озак еллар су күрмәгәндер: җир төсен сеңдергән. Өстендәге катлы-катлы киемнәре дә чүплектән алып кергән сыман. Ак чәчләре киезләнеп каткан һәм яулыктан чыгып тырпаешып торалар. Әкияттәге персонажлар белән чагыштыру ярамас инде аны, картлык барыбызга да киләсе. Саулыкны алып китә, матурлыкны үтерә шул картлык дигәннәре! Ни гаҗәп - әбекәйнең яше олы булуга кармастан битен җыерчыклар басмавы шәйләнә.

- Керергә ярыймы, Сара апа?

- Ярый! Ник ярамасын! Әйдә, уз!

 Йортка узгач кичергән хисләрне әйтеп аңлатып булмый, аны күрергә кирәк. Аяксыз карчыкның өендә нинди генә исләр юк та, ниләр генә аунамый иде! Озак еллар су күрмәгән диварларда, түшәмдә пәрәвез туе, тәрәзәләргә сарган тузан аркылы урам көчкә шәйләнә. Өстәл өсте каткан ипи сыныклары, юылмаган табак-савыт, пычранган чүпрәкләр белән тулган. Хуҗабикә тышка чыгып йөри алмагач бу йорт әллә ничә төрле функцияне үтидер инде. Борын белән сулыйсы килми!

 Сара әби аралашырга тилмереп тора. Менә бүген дә, таныш түгел ханымның кемлеген дә сорамыйча ачып кертте. Чәчләрен матур итеп артка җыеп куйган, заманча өс-башы бик пөхтә һәм затлы иде кунакның.

Ятакта туздырып салган керле сарык йоннары, җеп йомгаклары, бәйләү энәләре ята иде. Йортка тулган әче ис сарык йоныныкы икәнен аңлады ханым.

- Сара апа! Әллә оекбашлар бәйлисең инде? – дип сүз сапты ул ягымлы тавышы белән.

Әби җанланып китте.

- Иске кунычларга баш сабам! Аякларым идәндә ышкылып йөри бит, оекбашлар тиз тишелә. Итек киеп куйдым әле бүген, идән салкын. Сарыклар асрап яшәдем, әле бетергәнемә бер ел гына. Мин гомер буе гарип бит, кызым. Чисталыгым чамалы инде, хәзер бөтенләй эшли алмыйм. Син кем соң? Кунарга килдеңме?

- Юк, юк! Менә яшәү шартларыңны күреп чыгыйм дидем. Мәдинә исемле мин.

- Э-э, алай икән. Чирле карчыкның шартларын әйтерең бармы инде, кем... Мәдинә.

- Сара апа, кайчан тиде соң бу чир? Балачакта ук түгелдер бит?

- Бер гомер бу хәлләргә! 8 яшемдә, йөреп торган җиремнән аяксыз калдым. Сугыш вакыты иде ул, вакытында докторларга күрсәтә белмәгәннәрдер инде. Ел буе урын өстендә яттым. Хастаханәгә баргач салкын тигән диделәр. Үсә төшкәч Казанда ботыма операция ясадылар, ләкин аның файдасы булмады. Бүлнистән ике култык таягына таянып йөрерлек булып кайттым. Шул килеш авыл мәктәбендә 7 сыйныф, күрше авылда урта мәктәпне тәмамладым. Аннары бер таяк белән хәрәкәтләндем. Төрле вакыты булды бу чирнең, инде бүгенге көндә йөреп булмый. Мәктәп юлындагы чокыр-чакырлардан чыкканда иптәшләрем булышалар иде. Бер әшәке сүз, мыскыллау, кимсетү сүзләре ишетмәдем мин алардан, рәхмәт яугырлары!

- Гел ялгыз яшәмәгәнсеңдер?

- Бу йортта әти-әни белән яшәдем. Туганнарым читтә торалар. Без яшь чакта күрше-күләннәр, яшьтәшләр белән бер-беребезгә йөрешеп, ярышып шәл бәйләдек! Иртәнге якта гына таралыша идек. Әнием 54 яшендә, миңа 19 яшь чагында, тимер юл фаҗигасендә вафат булды. Әни мине тәрбияләп озак яшәр дигән өметләрем сүнде. Озакламады әти дә үлде. Шул чакта бик читен булды. Мал-туарны бетердем, яшәүнең кызыгы калмады. Әтинең энесенең хатыны кайтты да Үзбәкстанга алып китте. Авылда мин эшләрлек эше булмады шул. Акчасыз да яшәп булмый. Ике кулыңа бер эш булыр дип алып киттеләр мине чит җирләргә. Кояшлы Үзбәкстанда ефәк җепләр җитештерү фабрикасына урнаштым. Ун елдан артык хезмәт иттем. Эшнең утырып эшли торганын бирделәр. Җеп чорнаучы һөнәре күңелемә хуш килде, алдынгылыкны бирмәдем. Әйбәт эшләдем, битемнән үбеп рәхмәтләр әйттеләр инде. Бригадамны хәзер дә сагынам, яшьлегем шулар белән бәйләнгән бит. Фатирда торып яшәдем, җимешләр генә ашадым. Ләкин, үз илемне сагынып кире кайттым. Хәзерге аякларым белән кайта алмас идем, ул чакта күп акча эшләп кайттым мин. Тузып беткән әти-әни йорты нигезенә шушы йортны салдым. Менә шунда яшәп яткан көнем. Күрше-күләннәр ярдәм итә, почтада эшләүче кыз да кергәли. Атнага бер көянтә су алып кайта, ипи китерә. Әле үзем маташам, кеше кирәк түгел, ярдәм сораганым юк.

- Өеңне җыештырып китсәләр, әйбәт булыр иде, Сара апа. Берничә хатын-кыз килсә хәзер ялт итәләр инде, савабы үзләренә бит.

- Анысын кем җыештырсын икән? Әлегә кадәр үзем карый идем, соңгы вакытта булдырып булмый.

- Син урамга кайчан чыкканыңны хәтерлисеңме?

- Узган көздән бирле урам күргәнем юк! Кар тая бит, егылырмын дип куркам. Өйдә дә егылам да тора алмый ятам. Өстәл читеннән төшеп торган клеенкага тотынып торам дип, бөтен клеенканы ертып бетердем инде. Былтыр ишегалдында егылып, тора алмыйча кычкырып яттым. Ярый әле урамнан узучылар ишетеп кереп булыштылар.

- Ичмаса, берәр ирләр бала тапмагансың! Ачуланма алай әйтүемә!

- Аны миңа күпләр әйтте! Хәзер үкенәм инде. Без намус белән яшәдек шул, андый адымга бармадык. Кыз килеш картайдым, җаным. Хәзер уйлап та тормыйлар кеше ирләреннән бала тудырып яталар. Язмыш инде ул. Мине операциядән соң бер табиб дәвалады. Әллә ничә ел узгач, медицина комиссиясендә, тагын шул докторга туры килдем. Чишендереп бетереп карый бит инде алар. Тормышымны сораштырды. Ялгыз яшәвемне әйткәч, шәрә артыма чәп итеп сукты да, тәки күрми калгансың икән, дип куйды. Көлештек тә бетте. Бер бала тудырган булсам тәрбияләр иде, дип тә уйлыйм. Алай дисәң, биш бала үстергән карчыкларны картлар йортына илтеп бирәләр. Ничек әйбәт икәнен Аллаһы Тәгалә генә беләдер инде.

- Туганнарың исән дисең бит, анда китмисеңме соң?

- Үзбәкстанда сеңлем белән энем яши. Абау! Үз илемнән нишләп анда китим инде? Китмим. Сагынып кайттым бит инде аннан. Авыл җирлеге башлыгы килеп хәлемне белгән иде бервакыт.Ул әйтә, әллә картлар йортына урнашасыңмы, ди. Үпкәләдем. Мин кемгә комачаулыйм, дидем. Анда китәргә исәбем юк. Ишетеп торам андагы хәлләрне. Юк, юк, бармыйм, җаным, дидем. Ярдәм сорап йөри торган кеше түгел мин! Керләремне уа алам, анысына аяк кирәк түгел. Узган ел казлар алып үстердем!

- Күңелсезме ялгызыңа гына?

- Юк! Мин чыныккан инде! Ияләштем. Телевизор карыйм, радио тыңлыйм.

- Яныңа табиблар килгәне бармы?

- Ник килсеннәр? Бер кем дә килми. Авыруымның исемен дә белмим! Бер җирем дә авыртмый бит минем! Аякларым да авыртмый, йөрмиләр генә. Элек читтән колхозга эшкә килүчеләрне тоттым, ашарларына пешереп ашаттым. Бүгенге көн белән генә түгел бит әле, ул чакта ялт итеп җыештыра идем. Хәзер дә иртәнге дүрттә торам. Уразалар тотам, Аллага шөкер. Ләкин, намазлар укый алмыйм, чөнки тәһарәт алулары бик авыр. Кышларын читен, җәйләрен әкренгә генә кыймылдыйм. Озак калмый көннәр җылыныр, Алла теләсә. Үз өемдә үз көемә яшим әле мин.

 Сара апаның өендә җылы тормавын Мәдинә аңлаган иде инде. Гөлләре дә туңып, шиңеп утыралар. Җылы җитми Сара апага, сер генә бирми. Әнә бит өстенә сырма, аягына итекләр кигән. Узган көздән бирле мунча кермәгән, урам һавасы суламаган, аяксызланган карчыкны каядыр урнаштырырга кирәк иде. Авыл кешеләренең район социаль бүлеге хезмәтенә җыелышып язган хатын алгач килде бирегә Мәдинә. Үз иленә, үз өенә нык бәйләнгән, кыз килеш картайган Сара әбигә картлар йортына җыен, дип ничек әйтәсен генә белмәде.

Фәридә Ибраһим.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading