16+

Болыт артында кояш бар... (хикәя)

Хастаханәнең тар гына коридорында кая китәргә белмәгән калын аваз, башын салкын диварга терәп басып торган Раилне сискәндереп җибәрде.

Болыт артында кояш бар... (хикәя)

Хастаханәнең тар гына коридорында кая китәргә белмәгән калын аваз, башын салкын диварга терәп басып торган Раилне сискәндереп җибәрде.

– Кемең?

Раилнең янәшәсендә эскәмиядә утырган өлкән яшьләрдәге ак сакаллы ир-ат, “Ишетмәде ахрысы”, - дигән сыманрак, сорауны тагын кабатлыйсы итте.
– Кемең?

Раил, теләр-теләмәс кенә күзләрен ачып, карашын хастаханәнең саргая башлаган түшәменә төбәде. Төбәлгән карашын түшәмнән алмыйча гына:

– Хатыным! – дип әйтеп куйды.
Шулай диде дә, ялганы тотылган кеше кебек, бер мәл уйга калды. “Хатыным”, - дип әйтергә хакым бармы соң минем?!” – дигән уй, куркудан болай да өзелергә торган көзге яфрак кебек лепердәп торган йөрәген калтыратып куйды. Егерме биш ел яшәү дәверендә хатыны белән кеше янына бергә чыгу түгел, кара-каршы утырып, тәмләп чәй эчкәннәрен дә хәтерләми Раил. Асиясе нәрсә пешерсә дә, нәрсә генә кисә дә, кая гына барса да – барыбер иде Раилгә. Ходай язган парлы гомерен Асиясе белән яшәп бетерәчәгенә шикләнгәнгәме, мөнәсәбәтләрен дә законлаштырасы килмәде аның. Хатын-кызлар белән дә күп чуалган Раилнең җитди мөнәсәбәтләре дә булмады түгел. Чибәрлеге дә хатын-кызның хушын алырлык иде. Озын нәзек буй, чем-кара чәчләр. Каратут йөзенә куе зәңгәр төсле сөрмәле күзләре, куе озын  керфекләре, килешле генә итеп үстергән кечкенә сакалы ир-атларга гына хас булганча аерым бер сөйкемлелек, гаярьлек төсмере өстәп тора иде аңа. Кайтып сыеныр кешесе булмагач, Раиленең йөремсәклегенә дә, холкына да түзеп, Илсинәсе хакына түзеп яшәде Асия.

...Раилне моңсу уйларыннан Ак сакалның сүзләре бүлде. Күзләре елаудан кызарып беткән, тезләренә куйган сумканы кадерле бер әйбер кебек кочаклап тоткан ир-атның сөйләшергә, бушанырга теләге барлыгын чамалаган Раил, әңгәмәдәше янәшәсенә килеп утырды. Ике сәгатькә якын хирургия ишек төбен аякөсте саклап торган Раил, килеп утыргач кына аякларының арганлыгын бар тулылыгы белән аңлаган кебек булды. Борынын кытыклап торган дару исләре, ара-тирә узгалаган ак халатлы табиблар, күңелләргә тиярлек, бары тик хастаханәләрдә генә була торган сәер тавышлар – барысы да Раилнең сабырлыгын сындырырга тырышкан кебек булды. 

Җир йөзендә илле ел яшәп, хастаханәдә болай озак булуы беренче тапкыр иде Раилнең. Биш яшьлек Илсинәсен машина бәреп, кызы яшәү өчен көрәшкәндә дә эш буенча командировкада булып калды ул. Ике атна аңсыз яткан Илсинәсен көн-төн Асиясе саклады. Егерме ел элек булган вакыйгаларның, исенә төшеп, йөрәген чеметтереп алуы гаҗәп тоелды Раилгә. Тапканнар искә килеп төшәр вакыт! Асиясе яшәү белән үлем арасында калганда диген син!
– Якын кешең икән! Озак яшәдегезме? – дип янә сүз катты Ак сакал.

– Егерме биш ел яшибез, - дип җаваплады Раил, соңгы сүзенә басым ясап. Әңгәмәдәшенең үткән заманда сөйләшүен яратып бетермичә.
– Ә без Сәйдәм белән кырык ел матур гомер иттек. Тормыш юлыбызның матур үткәнлеген мин менә бүген – Сәйдәмне мәңгелеккә югалткач кына аңладым шул.

Ир дип, балалар дип үлеп торды, шулар өчен яшәде. Мин ни әйтсәм, шул булды. Аның теләкләре белән исәпләшмәдем. Алай гынамы соң...
Ак сакал, авызы ачык сумкадан хатынының яулыгын алып, учларына кысты да, күзләрен каплап, тавышсыз гына, елап җибәрде. Раилнең  сулык-сулык елаган күңеленә шул җитә калды. Күңелдәге авыр тойгы, тозлы күз яше булып тышка бәреп чыкты да, Раилнең бит яңаклары буйлап агып төшеп, инде сирәгәя барган сакаллары арасына кереп югалды.

-...әти-әнисе, туганнары, дуслары белән аралаштырмадым, гомерем буе хыянәт итеп яшәдем, - дип, үксеп елаудан туктый алмый, авызыннан өзек-өзек сүзләр чыгарып, башлаган җөмләсен төгәлләде Ак сакал.

Бераз тынычлана төшкәч: “Бәхилләшмичә, миңа рәнҗеп китте Сәйдәм. Исән чакта кадерләргә кирәк якын кешеләрне. Мәңгелеккә киткәч, елап, үкенеп утырудан мәгънә юк”, - дип, Раилнең иңбашына кагылып үтте дә, сумкасын кочаклаган килеш, күздән югалды.

Әңгәмәдәшенең сүзләрен башында ун кат әйләндерде Раил. “Тукта әле, Ак сакал минем хакта сөйләде түгелме соң?” – дип үзалдына гаҗәпләнеп куйды. “Әгәр Асия дә бәхилләшми, рәнҗеп китсә...” – дигән коточкыч уй йөрәген телеп узды Раилнең. Ул да булмады, куркыныч уйларына тагын да хәвешле төсмер өстәп, Раил һич ишетергә теләмәгән сүзләрне җиткерде табиб. 

 -Хатыныгыз комада.
Раилнең хастаханәне яңгыратып, кычкырып-кычкырып елыйсы килде. Тамакка килеп тыгылган төер ни еларга, ни авыз ачып, сүз әйтергә ирек бирмәде. Аңа шулкадәр авыр булып китте. 

Ул, хастаханәнең тынчу коридорларында үзенә һава җитмәгәнлеген аңлап, күз яшьләрен чак тыеп торып, урамга атылды. Халык күп йөри торган җирдән читтәрәк урнашкан  эскәмиягә утырып, терсәкләре белән тезләренә таянды да, башын ике кулы белән кысып тотып, кычкырып елап җибәрде. Асиясен югалтудан куркып түгелгән күз яшьләренә вөҗдан газабы, үткәннәргә үкенү хисе килеп кушылды. 
Бераз тынычлана төшкәч, читтәге эскәмиядә шаярышып утырган парларны күреп, яшь аралаш үзалдына елмаеп куйды. 
Асия белән Раилгә дә тормышлары гел бәхеттән генә торыр кебек тоелган иде. Чәчләргә вакытыннан алда көмеш өстәрлек борчулар да, хыянәт ачысы да, кадерле кешеңнең кадерсезе булып яшәү газабы да – барысы да читләтеп үтәр кебек иде аларны.

Ә бит барысы да ничек матур башланган иде!
Унсигез яше тулган көнне  әтисенә эштән бирелгән аксыл УАЗикны алып, иптәшләре белән күрше авылга – сабантуйга килгән иде Раил. Озын сары толымнарын ике якка үреп салган, аларны зәңгәргә ак борчаклар төшкән косынка астына яшергән сипкелле кызчык Раилнең игътибарын бик тиз җәлеп итте. Әллә сипкелләре, әллә яшел күзләренә яшерелгән оялчан карашы әсир итте шунда, мәйдандагы башка кызларны күрмәде дә Раил.

Асия дә беренче тапкыр кичке уенга чыгасы итте быел. “Кар яумаса ярый инде. Асия кичке уенга чыккан бит!” – дип, якын итеп үртәп тә алдылар Асияне дус кызлары. Сабантуенда көне буе артыннан калмый ияреп йөрүче егетне күрергә иде аның исәбе. Тиздән унсигезен тутырачак Асия юләр түгел! Раилнең үзенә сүз катырга теләвен дә бик тиз аңлап алды ул. Егетнең кичке уенга чыгачагына да шиге юк иде.

Эчке тоемлавы алдамады аны. Кичен су буена кичке уенга җыелышкан яшьләр арасында Раилне күргәч, башы күккә тигәндәй булды Асиянең. Шушы җәйге кичтә чәчләре чәчкә бәйләнде яшьләрнең. Сандугач җырына кушылып, күпме мәхәббәт җырлары җырланды, тулган ай шаһит булганда, күпме вәгъдәләр бирелде, йолдызлар атылган мизгелдә никадәр матур теләкләр теләнде. “Мәңге бергә булачакбыз!” – дип антлар эчкән Асия белән Раилнең уй-ниятләре уртак һәм изге, мәхәббәт хисе дә чын, ихлас иде...кебек.

Биш ел очрашу дәверендә чит-ятларга күз салмадылар. Асия читтән торып педагогия институтын, Раил авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады. Яшьләре барган саен, тормышка карашлары да үзгәрә барды Асия белән Раилнең. Асия, инде яше егерме өчкә итеп килсә дә, һаман шул хыялый, хисле кызчык булып кала бирде. Укырга керү белән  мәктәпкә эшкә урнашкан Асиянең дә күңеле балаларныкы кебек үк нечкә, беркатлы иде. Кешеләрдә бары тик уңай сыйфатлар гына күреп, кешеләргә ышанып яшәгән буй җиткән кызы өчен борчылып та куя иде Фатыйма.

-Кызым, бу тормышта ак белән кара янәшә йөргән кебек, яхшылык белән явызлык, шатлык белән борчу да һәрчак бергә йөри. Шуңа күрә, кешеләрдән гел аклыклар гына эзләмә әле син. Безнең беребез дә фәрештә түгел, - дип кабатларга ярата иде ул Асиясенә. 

Тормыш йөген сыңар канат килеш тарткан, бар гомерен кызына багышлаган әнисе әйткән сүзләрнең асылына соң гына, язмыш төрле яклап камчылый башлагач кына төшенде шул кыз. “Бер үлгән, ике үлмәс”, - дисәләр дә, тормыш киресен дәлилләде. Бер абынган түмгәккә кабат абынды, җанын өшеткән бер елгага ике керде Асия.

Егерме өч яше тулган көнне Асиягә тәкъдим ясады Раил. Асиянең кулын сорарга килгән көнне, ике як белән килешенеп, никах көне билгеләнде. Югын бар итеп, сый-нигъмәте әзерләнде, елый-елый сандыкка бирнәләр тутырылды. Яшьли киткән Харисына су тамчысы кебек охшаган Асиясен бик тә бәхетле итәсе килә иде Фатыйманың.  Башка кияүгә чыкмыйча гына, күз карасы кебек кадерләп үстергән юанычы иде ул.

Яшь парларны котларга дип кунаклар да җыела башлады. Тик никахның мөхтәрәм кунаклары булган кияү егете, кода-кодагыйлар гына күренмәде. Өстәл артына утырышкан кунакларга вәгазен дә сөйләде Мулла бабай, тәрәзәдән тәрәзәгә йөргән Фатыймадан берничә тапкыр кияү егетенең килү-килмәве белән дә кызыксынып алды. “Бер-бер нәрсә булгандыр”, - дип, күңелендә пыскып торган өмет утын сүндерүдән куркып, үз-үзен юатты Асия.    

“Гомер буе бергә булырбыз”, - дип вәгъдәләр биргән Раиле никахка килмәде. Хыяллар да чәлпәрәмә килде, өмет тә шартлап сынды. Никахка җыелышкан кешеләрнең кайберләре: “Бәлки берәр нәрсә булгандыр? Дөнья йорты бит бу. Алай өметне өзмәгез әле сез”, - дип, үзләренчә юатырга тырышты, икенче берәүләр: “Кәләштән баш тартырлык берәр җитди сәбәбе бардыр. Яшьләрнекен белмәссең”, - дип, болай да яралы йөрәккә хәнҗәр кадады; кайбер көнчеләре, уй-фикерләре белән кешене рәнҗетүдән дә тайчынмыйча: “Бик яратышып йөриләр, дип мактанган идең бит, Фатыймакаем. Яраткач, өйләнә торганнар иде инде аны. Кеше көлкесенә калдырмыйлар иде. Гарьлеге генә ни тора! Күпме әйттем мин сиңа: пред Миннулла малаена тиң түгел Асияң, дип. Тибешкәндә тиңең булсын, дип, белми әйтмәгән инде борынгылар”, - дип, болай  да телгәләнгән йөрәкне меңгә теткәләде.

Тибешкәндә тиңең булсын, дидеме Гайни әбисе?! Авылларында хәлле-хөлле гаилә санала иде Раилнең гаиләсе. Әтисе Миннулла колхоз рәисе, әнисе Фирая авыл советында баш хисапчы. Асия бу хакта уйламады да. Әти-әнисенең кемлегенә карап сайламады бит ул Раилне. Шаянлыгы, чибәрлеге, ихласлыгы өчен яратты. Раил дә Асиясенә ярты ятимә икәнлеген белә торып гашыйк булды. Авылда бердәнбер кечкенә өй Асияләрнеке икәнлеген дә, мәктәптә идән юучы әнисенең кечкенә хезмәт хакына яшәгәнлекләрен дә белә иде ләбаса.

 Бар нәрсәдән артык күреп яраткан Раиленең үзеннән баш тартуын кабул итә алмады Асия. Кеше көлкесенә калдыруына ышанасы килмәде. Әлеге күңелсез вакыйга алсу күзлекләрен салып ташларга мәҗбүр итте Асияне, дөньяга карашын үзгәртте, кешеләргә ышанычын киметте, тормышта ак белән кара, шатлык белән борчуның һәрчак янәшә йөргәнлегенә инандырды. “Кешеләрдән гел аклыклар гына эзләмә, кызым!” – дип бер генә әйтмәде бит аңа әнисе. Кат-кат тукыды. Шул сүзләре белән хыялый Асияне күктән җиргә төшерергә тырышты.

Күктән җиргә бик тиз егылып төште Асия. Бәгырьләрен каната-каната, йөрәген телгәли-телгәли, башларын бәрә-бәрә аска тәгәрәде.
– Ояты ни тора, әни! Авыл имеш-мимешләр, гайбәт белән тулачак хәзер. Чын дөреслекне барлык кешегә дә сөйләп, авызларын каплап йөреп буламени? Китим мин авылдан, әни. Кулымда – дипломым, биш ел укыту тәҗрибәм бар, эше табылмый калмас.

Үзеннән еракка җибәрәсе килмәсә дә, күнде Фатыйма. Борчу-хәсрәтен, сагышын ияртеп, яралы йөрәген учларына кысып,  авылдан чыгып киткән Асиясен күмелгәнче кул болгап, озатып калды. Шул көннән кәефсезләнеп калган йөрәге һич көйләнеп китә алмады аның. Гомере буе хагын-нахагын үзенә җыеп килгән йөрәк кимсетелгән Асиянең газабын, аерылу сагышын үзенә сыйдыра алмады – һич көтмәгәндә тибүдән туктады. 

Әнисен югалтудан шашар дәрәҗәгә җитте Асия. Мәктәп директоры Мулланур абыйсы эш тәкъдим итмәгән булса, үзендә алга таба яшәр өчен көч тә таба алмаган булыр иде бәлки. Уку елы башланды, дип тормады директор, Асияне сыйныф җитәкчесе итеп билгеләде, дәресләр санын да мулдан өстәде. Көнен укучылары белән онытылып торса, төннәрен дәрес планнары язуга, дәфтәрләр тикшерүгә багышлады Асия. 

Икенче елның көзендә мәктәпнең югары сыйныфларын күрше авылга бәрәңге алышырга җибәрделәр. Кызлар бәрәңгенең эресен чүпләп бара, алар артыннан вакларын җыеп, егетләр титаклый.

Иртәдән болыт артына качкан кояшның чыгачагына өметләнеп, трактор арбасына төялеп, бәрәңге басуына килеп кенә җиткәннәр иде, күкне каплаган кургаш болытлар, һавада куе зәңгәр күк йөзе хасил итеп, яңгыр булып сибәли башлады. “Балаларны бер рейста алып кайтып бетерәсе иде. Тагын бер трактор кирәк булачак”, - диде мәктәп директоры, инде шактый чыланырга өлгергән укучыларга карап.
– Сыйганча төялешә торыгыз. Хәзер агроном икенче трактор белән үзе килеп җитә, - дип аваз бирде дә, тракторист, тайгак юлда арбаны болгый-болгый, авылга таба җилдерде.

Ниһаять еракта икенче трактор да күренде. Кабинада утырган Раилне күргәч, башы әйләнеп киткәндәй булды Асиянең, күз аллары караңгыланды, битләре комач кебек кызарып, колаклары шауларга тотынды. Аның Раилне бар ачуын бер учка төйнәп яңаклыйсы, йодрыклары кара янганчы тукмаклыйсы килде.

Әкрен генә арбага үрмәләргә маташкан Асияне укучыларының: “Асия апа, монда урын да юк инде. Барыгыз, кабинага кереп утырыгыз”, - дигән тавышлары сискәндереп җибәрде.

Биленнән тотып, җиргә төшәргә булышкан Раилне бар көченә этеп җибәрде дә, ничарадан-бичара, дигәндәй, кабинага кереп кунаклады Асия.
Башын читкә борып, көзге табигать белән хозурланып барган Асия Раилнең үзеннән күзен дә алмый диярлек текәлеп барганын тәненең һәр күзәнәге белән сизде. Раилнең күз карашы тәне аша яраланган йөрәгенә үтеп кереп, учлап тоз сипкәндәй тоелды Асиягә. Ул түзмәде, ачу белән: “Нәрсә миңа карап бактың? Юлга карап бар. Күрмисеңмени юл ничек тайгак. Арба тулы бала”, - дип әйтеп куйды.

Асиянең бу сүзләрен ишетмәде дә Раил. Башын Асия утырган якка борып, аны күзләвен дәвам итте. Раилнең үзен болай тотуы Асиянең ачуын тагы да көчәйтеп җибәрде. 
– Нәрсә, сагыштан саргаеп кипмәгән микән дип сынаулы караш ташлавыңмы бу? Әллә инде үзеңне күргәч, муеныңа килеп асылыныр дип көттеңме? Кеше көлкесенә калдырып, адәм рисвае иткәнеңә сөенеп кайтып килешеңдер шул, - дип җан ачуы белән Раилгә дәште Асия. 

Гаҗәпләнүдән бер мәл кашларын җыерып:
– Ә син үзгәргәнсең, Асия! – дип әйтеп куйды Раил.
– Укытучыларым яхшы иде, - диде Асия дә, Раилнең сүзләренә мөһер суккандай.

Тыштан усалланса да, Раилдән аңлату көтте Асия. Укучыларны мәктәп янында төшереп калдыргач та, кузгалып китәргә ашыкмады Раил. 
Этенә-төртенә булса да, Асия артыннан ияреп кайтты Раил. Әңгәмәне ни-нәрсәдән башларга белмәгән егет, әйтеләсе сүзләрен турыдан-туры ярып салды:
– Әти сиңа өйләнүемә каршы төште. Сине безнең гаиләгә тиң түгел, дип уйлады.
“Тибешкәндә тиңең булсын!” – дип белми әйтмәгән икән Гани әби. Ә мин аңа күпме ачуланып йөрдем”, - дип, үзалдына елмаеп куйды Асия, булмый калган никах көнендә күршесенең сүзләрен кабат күңелендә яңартып.

– Рәхмәт инде, Раил, дөресен әйтеп сөйләшкәнеңә. Биш ел буе хәерче кызы белән очрашып йөргәнеңне белмәгәнмени әтиең? Никах көнен көтеп, ул кадәр мыскыл итмәскә дә була иде бит, - диде дә, сораулы карашын Раилгә төбәде Асия. 

Гаепле күзләрен аска яшерде Раил. Ни дисәң дә, гаебе зур иде аның Асия алдында. Сөйгәненең күңелен җәрәхәтләве өчен дә, Асиянең әнисе үлемендә дә үзен гаепләде Раил. Тик үткәннәр кул сузымы гына арада булса да, үткәндә калган иде. Үкенечле үткәннәрне онытырга теләп, барысын да яңабаштан башлау иде Раилнең нияте. 

Ризалык бирмәсә дә, “Юк!” – дип тә кырт кисмәде Асия. Әллә Раилнең сүзләренең чынлыгын дәлилләргә теләп, әллә  ялгыш адымнан саклыйсы килеп, кисәтү ясагандай “Нишлисең син, юләр кызый, бер төшеп юешләнгән суга кабат керергә маташасың”, - дип, кургаш болытларны үзенең нурлары белән таркаткалап, күк йөзендә кояш балкыды.  

“Болыт артында һәрчак кояш бар, кызым. Начарлыктан соң һәрчак яхшылык килә”, - дияргә ярата иде Фатыйма әнисе. Елак көнгә бер ямь өстәп, ялтырап чыккан кояшны яхшыга юрады Асия. Раиле белән егерме биш ел гомер итү дәверендә кояшлы көннәрне бик хәтерләми ул. Илсинәсен тапкан көн гомер китабына бәхетле көн булып кереп калды калуын. Аннан табибның: “Үз-үзегезне сакламасагыз, тузган йөрәк белән озак яши алмаячаксыз”, - дигән сүзләрен ишетү бәхетле иткән иде аны. Әйе, әйе! Раилнең мыскыллауларына, әремдәй әче телләренә түзеп яшәгән Асия яшәвенең мәгънәсен күптән югалткан иде инде. Үз-үзенә кул салырга теләгән мизгелләре дә аз булмады. Ә аны бары тик көчлеләр генә булдыра ала. Туганнары, дус-ишләре белән аралашудан тыйган, туып үскән нигезен җир белән тигезләткән Раиленең явызлыкларына түзеп, иренең һәр адымын, һәр әйткән сүзен йөрәгенә якын алып яшәгән хатын көчле була ала ди мени? Раиленең сөяркәсе белән бер йортта яшәгән, әтисенең тамашаларына түзә алмый, Төркиягә киткән Инсиясенең шунда яшәп калуын кабул иткән Асия ничек итеп көчле була алсын ди икән?!

Раил үзенең яшәү рәвешен дөрес дип уйлады. Асиясен аерып та җибәрмәде, мөнәсәбәтләрен законлаштырырга да ашыкмады. Ике хатынлылыкны киноларда гына күреп белгән Асия, үзе шул кино героена әверелгәнен сизми дә калды. Хәер, ир назы, ләззәтле кичерешләрнең ни икәнен күптән оныткан иде инде ул. Раил дип ике  тапкыр бер үк елгага кереп чыланды Асия. Бер авыз пешкәч, өреп кабасы иде дә бит...

Өйләнешеп, берничә ай яши башлагач та Раиленең кем икәнлеген аңлап алган иде Асия ләбаса. Биш ел буе яратышып, кулга-кул тотынышып, йолдыз атылганда матур теләкләр теләгән, гомерлек яры итеп сайлаган Раилне танымады ул. Усал, дорфа, кайчагында кул күтәрергә дә тайчынып тормаган яраткан иренең ул чагында никах көнне ташлап китүе дә әтисе кушуы буенча түгел, ә үзе теләгәнгә икәнлеген яши башлауга ук аңлады Асия. Берничә елдан Асиясе туып үскән йортын да җир белән тигезләтте Раил. Ул йорт нигә комачаулагандыр Раилгә. Асия өчен иренең әлеге адымы гомер буе сер булып калды. Шул чагында шактый гына чеметтереп алган йөрәге еллар узган саен ныграк туза барды. Шунлыктан табиблар да башка бала алып кайтырга киңәш итмәделәр аңа. 

Соңгы ике елда Раил бүгенге тормышының кыйммәтен, Асиясенең кадерен аңлый белә башлаган кебек булды. Үткән тормышын үзе өчен, ничек тели, шулай яшәсә дә, Асиясенең газаплы тормышы, кадерсез булып яшәвендә үзенең гаепле икәнлеген тану авыр иде Раилгә.

Вакытыннан алда олыгайган Асиясенә башкачарак, зур бер хөрмәт белән карый башлаган иде ул. Кызгану, хөрмәт, ярату кебек хисләрнең барысын бергә кичерү бераз сәеррәк, көтелмәгәнрәк тә тоелды Раилгә. Газапларга дучар иткән Асиясен кызгану хисе вөҗданын кимерде.  Яклар кешесе, барып сыеныр туганы, кайтып егылыр нигезе булмаган хатынын мыскыллап яшәве өчен гафу сорарга да кыюлыгы җитмәде Раилнең. “Мондыйны кичереп булмый торгандыр ул?!” – дип үз-үзен битәрләп, кичектереп килде.

Бер түбә астында яшәсәләр дә, үкенечләр белән тулы тормыш, бушка үткән гомер, җавапсыз мәхәббәт, битарафлык хисе Раил белән Асия арасында атлап чыга алмаслык упкын хасил иткән иде. Әлеге упкынны юк итәргә бар тырышлыгын, бар көчен куярга да әзер иде Раил. Менә бит ничек килеп чыкты.

... Раилне кыска җиңле күлмәкләреннән күренеп  торган кулларына кагылып үткән көзнең салкын җиле сискәндереп җибәрде. Башын куллары белән тотып утырудан арыган Раил башын артка ташлап, карашын төпсез диңгезне хәтерләткән күк йөзенә төбәде. Ә анда укмашкан соры болытларны аралый-аралый, кояш чыгарга маташа иде. Тырыша торгач, кояш, соры болытларны куып таратып, җиргә нурларын яудырды.  Күзләрне чагылдырган кояшны күргәч, үзалдына елмаеп куйды Раил. Шулчак барысын да яхшыга юрап, үз-үзенә Асиясенең сүзләрен пышылдады:
– Болытлар артында һәрчак кояш бар!                  

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading