16+

Егет үзе дә сизмәстән аның алсу иреннәренә үрелде (хикәя)

Күндәм, бик күндәм булды шул Нурислам. Нинди йомыш кушсалар да берәүгә дә каршы әйтмәс. 2

Егет үзе дә сизмәстән аның алсу иреннәренә үрелде (хикәя)

Күндәм, бик күндәм булды шул Нурислам. Нинди йомыш кушсалар да берәүгә дә каршы әйтмәс. 2

Аның өстенә басынкы һәм ваемсызрак та иде бугай ул. Арт ягына китереп типсәләр дә борылып карамас иде, мөгаен. Кечкенәдән, гаиләдә беренче бала булып туса да, өч энекәшенә гел юл биреп яшәде ул. Алар мотоциклда элдергәндә ул – велосипедта, алар машинада җен куганда ул ат җигеп йөрүне кулай күрә иде. Тормышны да энеләре кебек җан-фәрманга кумады, аның дилбегәсен нык итеп тотса да үз җаена гына алып барды. Беренче мәхәббәт дип тә исе китмәде. Тик, унберенче сыйныфта укыганда буранлы көндә булган вакыйга аның тормышына мәхәббәт хисен җай гына кертеп җибәрде.

Февраль башлары иде. Иртәдән себерә башлаган буран өйләгә бик көчәеп китте. Күз күреме бик начарланды, ә буран эчендә тын алмаслык иде. Урта мәктәп күрше авылда, арасы бик ерак та түгел, чакырым ярым юл. Укытучы апалары һәм классташлары Нурисламга күпме генә ялынсалар да ул үз сүзен бирмәде, кайтырга булды. Күршеләрендә генә торган Гөлфия дә аннан калырга теләмәде. Менә шулай итеп алар буран ерып кайтыр юлга чыкты. Ике якта да басу булган урында кар җирне себереп көртләрне юл кырыена өйгән, ә менә Камышлы иңкүлеген узганда хәлләр мөшкелрәк булды. Монда инде юл бөтенләй күренми, бер якта сазлык һәм анда үскән агачлар барлык басу ягыннан килгән карны үзләрендә тотып калганга юлга бик калын итеп кар салган.

Нурислам озын аяклары белән карны бик җиңел генә ерып барса да, монда җиткәч бот төбеннән карга төшеп чумды. Ә Гөлфияне әйтәсе дә юк. Аның чандыр балтырлары бу кар капкыныннан көч-хәл тартылып чыгалар да яңадан кереп чумалар. Бер ун минутлап кар өемнәре белән алышкач алар икесе дә хәлдән таеп көрт өстенә утырган җирдән шаркылдап көлеп җибәрделәр. Бу көлү хәйранга сузылды. Нурисламның бүреге бер якка авышып төшкән, аркасы манма су, чалбарлары ап-ак кар иде. Гөлфиянең дә башлыгы баш түбәсенә үк менеп җиткән, пәлтәсе чат кар, киез итеге һәм аяклары билгә тикле күмелгән. Кызның инде кымшаныр хәле дә калмаган. Башлыгы читеннән чыккан чәчләре дә юешләнеп, битләре алсуланып киткән.

Кызга күз салуга, Нурисламның йөрәге әллә нишләп китте. Буран эчендә утырган кыз үзе мескен кыяфәткә керсә дә ул шундый сөйкемле һәм бик чибәр иде. “Менә юләр, ничә ел янәшә яшәп ничек мин бу гүзәллекне күрмәгәнмен?”- дип шаккатты ул бу минутларда. Гөлфия исә, Нурисламны кечкенәдән ошатып, яшерен генә мәхәббәт утында янып йөри иде инде. Бүгенге буранга карамастан, күршесе янәшәсендә булуына ул бик шат иде.

Нурисламга бу көлешүдән соң әллә нинди илаһи көчләр кергәндәй булды. Ул ничек итеп Гөлфия янына барып җитүен дә, аны кар өеменнән тартып чыгаруын да сизми калды. Әле ул гына да түгел кызның мамык кебек йомшак чәчләрен җай гына сыпырып аның шапкасын матурлап киертеп куйды. Кыз бу хәлләрдән тәмам каушап төште. Ул карашларын яшерергә теләде. Берни аңышмый, автомат рәвештә кызның пәлтәсеннән карларын каккан егет кинәт Гөлфияне кысып кочаклап алды, аларның күзләре очрашты. Гөлфиянең шомырт кара күзләре Нурисламның зәп-зәңгәр тирән күлдәй карашына чумды. Егет үзе дә сизмәстән аның алсу иреннәренә үрелде. Җиләк тәме килеп торган иреннәр егетнең башын әйләндереп җибәрде. Бу халәт алар өчен шул чаклы татлы да, рәхәт тә иде. Ләкин, кинәт буран арасында эт өргән тавыш аларны айнытып җибәрде.

Алабайның тавышын Нурислам бик тиз таныды. Эт буран башланганчы ук үзенең сибен өзеп чыгып чапкан иде, ләкин хуҗалык тирәсеннән читкә китмәде. Сәгать көндезге икеләр тулганда кайтучы хуҗасы күзгә күренмәгәч, Алабай котырган буран эченә ташланды. Нурисламның нинди юлдан мәктәпкә йөрүен ул бик яхшы хәтерли иде. Чөнки хуҗасы аның үзен дә нәкъ шушы юл кырыеннан табып алып кайтты. Кыргый этләрне атарга чыккан аучы аның әнкәсен атып яралаган иде. Алабайның әле күзләре ачылып килгән генә чагы. Алар туганда өчәү иде. Әнкә көчек авыр яралардан үлеп киткәч, алар аның буш имчәкләрен өч көн буе суырдылар. Ачлыктан икесе шулай ук әнкә көчек артыннан китеп барды.

Алабай да инде хәлсезлектән күзләрен йомып соңгы минутларын көтеп ята иде. Менә ул барлык көчен җыеп нечкә генә тавыш белән шыңшып алды. Их, әнкәсе исән булса, алар бергәләшеп болын буйлап йөгереп уйнап йөрерләр иде. Тамаклары да тук булыр иде. Соңгы сулышын алырга дип күзләрен йомуга ул, ниндидер җылылык тоеп бөтенләй эреп китте. Ул күзләрен ачарлык та хәлдә түгел, аңа ни булса да барыбер кебек иде. Бик күп сәгатьләр буе ул изрәп йоклады, ә төшендә гүя әнкәсе белән куышлы уйнавын күрде. Менә чабышып хәлдән тайдылар да әнкәсе үзенең матур койрыгын болгап томан арасына кереп тә югалды. Шул вакыт Алабайның борынына тәмле сөт исе килеп керде, ул күзләрен йомган хәлдә барлык кечкенә генә ябык гәүдәсе белән калтырап алды. Ис килгән якка нәни танавын сузып нәзек кенә итеп чинап куйды.

Аны кемнеңдер җылы куллары җай гына күтәреп алып борыны белән сөтле савытка төртте. Көчек баласы башта азрак тончыгып алды, аннан соң бар дөньясын онытып сөтне тәмләп телләре беләп чаполдатып эчеп куйды. Азрак хәл алгач ул өй эчендә койрыкларын болгап йөгереп тә алды. Шул көннән ул Нурисламның иң якын дустына әверелде. Үлемнән алып калган шушы сабыр һәм акыллы малайга ул бик рәхмәтле һәм тугры булды. Һәм менә бүген дә ул аны эзләп килгән. Буранлы көн Нурислам белән Гөлфиянең тормышларына иң матур көннәрнең берсе булып кереп калды. Алар инде илле ел бергә гомер итсәләр дә бу көнне гел искә алып үтәләр. Шул буран эчендә туган мәхәббәт аларны бергә бәйләде. Мәхәббәт җимешләре Асылбикә белән Тимербулат дөньяга килде. Алар инде хәзер үзләре әти- әни булып аларны оныклар белән сөендереп торалар.

Алабай бик озак еллар Нурисламның артыннан адым да калмыйча аңа тугры булып яшәде. Ул үлгәннән соң Нурислам бүтән бер көчекне дә ярата алмам дип озак еллар эт алырга кыймады. Тик быелгы җәйдә кунакка кайткан оныгы Самат беркөнне кулына аклы-каралы, кап-кара борынлы, төймә күзле көчек күтәреп кайткач, дәү әтисе аңа каршы килмәде. Гадәттәгечә сабыр гына ризалашты. Ул нәкъ Алабайга охшаганга, аңа бүтән исем
уйлап та тормадылар. Бу көчек тә нәкъ элеккегесе кебек бик акыллы булды.

Алабайның иң яраткан эше көтү көтү. Ул көткән көнне иң усал, качкын сыерлар да тәртипле генә йөри. Ләкин, быелгы җәйдә Нурисламның сәламәтлеге тиктомалдан начарая башлады. Ул бу халәтен берәүгә дә сиздермәскә тырышты. Хастаханә юлын таптау аңа бөтенләй ят иде,
һәм үзенең сиксән яшен каршы алганда ул моны бөтенләй кирәк санамады.

Тимер кебек нык, үтә дә сабыр булды шул ул. Кыш, иртәнге буран көндезгә котычкыч булып көчәйде. Табигать бүген нигәдер бик ярсулы, ләкин Нурисламның күңеле генә бик тыныч, йөрәгендә ниндидер бер рәхәт хис.

Буран, аның тормышына ямь биргән буран. Гомере буе эчендә давыллар кайнаса да бервакытта да аны тышка чыгарып кешеләргә бер авыр сүз дә әйтмәгән Нурисламны ахшам намазыннан соң үз куенына салып, Алабае янына алып ките.

Гөлзилә Касыйм

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading