Сәет клубка ашыгучы яшьләргә карап, капка төбендә боегып утыра иде. Шулвакыт аның янына җигүле ат килеп туктады.
Арбада йомшак печән өстендә, урманчы Афзал кырын ята. Ул, гадәттәгечә, бераз кызмача иде. «Һәй,— диде ул Сәеткә,— нәрсә син балтасы суга төшкән мужиктай аптырап утырасың? Әйдә, утыр, клубка илтеп куям. Анда Казаннан театрмы, концертмы килгән, ди».
— Кәмит карап йөрергә әллә мин бала-чагамы?— диде Сәет.
— Ансы дөрес, — дип килеште Афзал Сәет белән.— Сиңа ничә яшь әле?
— Ничә булса да барыбер түгелмени?
— Түгел. Сиңа өйләнергә вакыт. Телисеңме, мин сине бүген үк өйләндерәм.
Афзалның бу сүзләреннән Сәет курка калды. Чөнки әле аның егерме тугыз яшькә җитеп кызлар кулы тотып караганы да юк иде. Дөресен генә әйткәндә, өйләнгәч нәрсә эшләргә кирәклеген дә бик ачык белеп бетерми иде бугай ул. Ә Афзал, башына мондый фикер килүенә сөенеп, арбасыннан ук сикереп төште.
— Әйдә утыр, очраган любый кызны алып кайтабыз. Бик курыксаң, беренче кичне кәләшең белән үзем кунармын.
Афзал Сәетнең кулыннан тарткалый башлады. «Әйдә, әйдә. Афзал абзаңны тыңласаң үкенмәсең. Әгәр үзебезнең авыл кызлары ошамаса, бистәдән алып төшәрбез. Менә анда кызлар дисәң дә кызлар. Яфрак астына качып үскән җиләктәй сусыллары дисеңме, алмагачның иң югары ботагындагы алмага тиң кып-кызыл, түп-түгәрәкләре дисеңме — ниндиләре генә юк».
Афзалның бу сүзләреннән соң Сәетнең авызыннан сулар килеп куйды: «Һы, өйләнеп җибәрсәң шәптер ул! Әнисе дә кайчан өйләнәсең инде, дип колак итен кимерә. Бакча утарга да кеше кирәк». Карт буйдакның уйланып калуын Афзал бик тиз сизеп алды һәм уңай вакытны кулдан ычкындырасы килмичә Сәетне көчләп диярлек арбасына утыртты.
— Мин барында бернидән дә курыкма,— диде ул атына берне сыдырып.—Үзең беләсең, минем бу эштә тәҗрибә бар. Алты тапкыр өйләнгән Афзал абзаң бу! Кызның шундыен алырбыз: куенында май булып эрерсең. Гомер буе миңа рәхмәт укырсың.
Алар поселок юлына чыктылар. Бистә авылдан ерак түгел иде, тиз арада барып та җиттеләр.
— Беренче очраган кыз синеке. Тик кара аны, сүз бер булсын: кирле-мирле тормаска.
— Ә мәхәббәт?— диде Сәет.— Яратышмый ничек өйләнәсең инде?
— Мәхәббәт хатын-кызның куенында. Дураклар гына яратышып өйләнә. Алдан ук яратышып бетергәч, ни кызыгы кала аның?
— Шулай да мәхәббәт бардыр бит инде?
— Барын-югын өйләнгәч белерсең.
— Ул кыз белән мин ничек сөйләшермен соң?
— Ансы өчен курыкма, үзем сөйләшермен. Кызы гына булсын, сүзе табылыр.
Боларның бәхетенә, авыл башында ук бер кыз очрады. Ул бозау җитәкләп кайтып килә иде.
— Бирермен дигән колына — чыгарып куяр юлына,— дип сөйләнә-сөйләнә Афзал кыз янына килеп атын туктатты.— Үскәнем,— диде ул сүзне озакка сузмыйча,— кияүгә чыгасың киләме?
Кыз чая икән, аптырап калмады.
— Килүен килә дә, эш бар бит әле, абзый,— диде ул.
— Нинди эш?
— Менә бозауны алып кайтасы бар. Әнкәй анда сыер саварга көтеп тора. Алдан бозавын имезмәсәң, сыерыбыз саудырмый.
— Эшең важный икән, үскәнем. Бозавыңны әниеңә тапшыр да тиз генә чык. Әнә күрәсеңме, арбада кияү егетебез утыра. Аңа немедленно өйләнергә кирәк. Бер минут та түзәрлеге калмады.
— Шулай укмыни?— диде кыз.
— Шулай, үскәнем, шулай. Ул болай да бик озак көтте инде.
— Ярар алайса,— диде кыз.— Мин бозауны гына кертеп чыгам да...
— Менә бит, ә?!— диде Афзал эшнең шулай уңай баруына шатланып.— Кызлар белән конкрет сөйләшергә кирәк. Мин бервакытта да боргалап маташмыйм: кияүгә чыгасың киләме дип кенә сорыйм. Һәм вәссәлам! Чыгасы килә икән — чыга, килми икән — юк. Абзаңнаң өйрән, Сәетҗан энем. Бәлки әле беренче генә өйләнүең булмас. Тәҗрибә туплый тор.
— Нишләп озаклады соң әле бу кыз?— дип сорап куйды сабырсызлана башлаган Сәет.— Әллә бозавы муенчагын өзеп бәрәңге бакчасына сыздымы?
— Ә-ә!— диде Афзал,— кызлар исе борыныңы керә башладымы?! Тукта, энем, тукта. Ул кадәр ашыкма. Кияүгә чыгу бит ул коега суга чыгу гына түгел. Бәлки өстен-башын алыштыра торгандыр. Бәлки әти-әнисе белән киңәшәдер. Көтик. Ә без, ул чыкканчы, бераз гына кыюлык даруы кабып алыйк.
Афзал арбасындагы печән астыннан бер ярты һәм калай кружка тартып чыгарды.
— Мә, энем, бераз йотып куй. Тел ачкычы булыр үзеңә.
— Юк, юк, Афзал абзый. Капкан нәрсәм түгел, кирәкми.
— Һы, капкан нәрсәм түгел, имеш. Кайчан да булса бер башларга тиеш бит инде син. Менә өйләнеп караган кеше түгел идең — өйләнәсең, моны капканың юк иде — кабачаксың. Мә, мә, карышма. Ачуымны китерсәң, ташладым-киттем булыр.
Сәеткә инде өйләнү дәрте кергән иде, шуңа күрә, Афзал абзасын үпкәләтергә куркып, сузган кружканы алды.
Ләкин кружкадагы аракының исе борынына керүгә үк чыраен сытты: «Юк, булмый!»
— Өйләнгәч, хатыныңа да «булмый» диярсеңме? Эч, эч, иснәштереп маташма. Сразы җиффәр. Эчмәгән егетне кызлар яратмый аны. Шуны бел, егеткәй.
Сәет, болай кыстауга түзә алмады, тирән итеп бер сулады да ни булса да булыр дип, кружкадагы шайтан суын төбенә чаклы эчеп куйды.
— Менә бит,— диде Афзал,— булмый дип торасың. Мә, тизрәк кап менә моны.
Афзал кесәсеннән тозлы балык башы алып Сәеткә каптырды. Сәет балык башы белән мәш килгән арада үзе дә шешәдәге зәхмәтне кружкасына агызып берне җиббәрде.
— Инде без әзер, кәләш кенә чыксын.
Һәм шушы сүзне генә кеткәндәй, капкадан төенчеген күтәреп, кәләш килеп чыкты. Аракыдан күзләре әлҗе-мелҗе килә башлаган Сәет ярым пышылдап Афзалга болай иде:
—- Афзал абзый, карале бу кыз, ничектер, озынрак түгелме соң?
— Һы, үскәндер. Синең кебек егет алам дигәч үсми нишләсен? Кызлар алар бер караштан ярым карыш үсәләр.
— Әллә бу икенче кызмы икән, Афзал абзый?
— Икенче булдыни, беренче булдыни, синең өчен барыбер түгелмени?
— Гәүдәсе артык озын күренә.
— Синең кебек кыска егетләргә нәкъ менә шундый озын буйлы кызлар кирәк. Кәрлә балалар тудырып ятмассыз.
— Теге кыз яшьрәк иде, бу картрак та бугай.
— Кияүгә чыккач барыбер убырлы карчыкка әйләнә алар. Алганда ук картны алсаң, соңыннан үкенәсе булмас. Аннары, хәзер караңгы бит. Ә караңгыда бар да убыр булып күренә.
Афзал белән Сәет шулай сөйләшкән арада кәләш болар янына килеп җитте һәм теш арасыннан гына: «Әйдәгез, мин әзер»,— диде.
Афзал Сәет белән кәләшне арбаның артына утыртты. Үзе, үрәчәдән аякларын асылындырып, алга урнашты.
— Миннән дә, бер-берегездән дә тартынмагыз. Кыюрак булыгыз. Мине монда юк дип исәпләгез.
Һәм Афзал атына берне селтәнеп алды да күңелле көйгә сызгырып кайта башлады. Әллә арба дыңгылдаудан, әллә каннары кызудан, яшьләр торган саен бер-берләренә елыша бардылар. Эчми эчкән аракыдан Сәет шактый ук кыюланып китте.
— Әйдә кети-мети уйныйбыз,— диде ул кәләшенә таба үрелеп.
— Кайткач!— диде кыз һәм Сәетнең кулына каты гына китереп сукты.
— Минем хәзер уйныйсым килә,— диде Сәет әрсезләнеп.
— Кайткач!— дип кабатлады кыз усал итеп.
— Алайса мин сиңа өйләнмим,— диде Сәет киреләнеп.— Төшәм дә калам. Әй, Афзал абый, туктат атны. Минем өйләнәсем килми, мин төшеп калам.
— Кәк тәк өйләнәсең килми? Бу ни дигән сүз!— дип, Афзал Сәеткә карады.
— Өйләнәсең килсә, үзеңә апкайт. Җиденче хатының булыр.
— Аһ, маңка тәре! Ни сөйләп тора! Өйләнәсең килмимени әле синең? Менә моны иснәп карасаң, шундук өйләнәсең килә башлар.
Афзал йодрыгын Сәетнең борын төбенә китереп терәде.
— Өйләнәсеңме, юкмы?
— Юк!
— Соңгы тапыр сорыйм: өйләнәсеңме-юкмы?
— Юк!
Сәет «юк» дип әйтүгә Афзалның таштай йодрыгы кияү егетенең маңгаена килеп төште. Сәет, авып китмәс өчен, Афзалның якасына ябышты. Кәләш аларның тарткалашканын сабыр гына күзәтеп тора алмады, арбадан жәһәт кенә сикереп төште дә, үзенең көчле куллары белән, чүлмәк чәкештергән кебек кенә итеп бу калай әтәчләрнең башларын чәкештереп алды. Һәм миңгерәүләнеп торуыннан файдаланып, боларны берәм-берәм арбага төртеп аударды. Дилбегә дә аның кулына күчте. Ул инде егетнең Фәхретдин малае Сәет икәнлеген белгән иде. Атны туп-туры шунда юнәлтте.
Өйгә кайтып җиткәнче Сәет белән Афзал тавыш-тыннарын чыгармадылар. Хәер, алар арба төбендә гырылдап йоклый иделәр.
Кәләш Сәетне күтәреп өйгә алып керде.
— Менә, әнкәй, малаегызны алып кайттым. Ә мин сезнең киленегез булам. Исемем Рәмзия,— диде ул.
Шушы көннән Сәет белән Рәмзия әйбәт кенә торып киттеләр. Инде матур-матур балалары үсеп җитте. Һәм Сәет мәхәббәт оясының чынлап та хатын- кыз куенында икәнлегенә көннән-көн ныграк ышана бара.
Фәнис Яруллин.
Комментарийлар