Юлларны трактор көпчәкләре актарган. Шул юлга олы пычак белән теленгән ярага вак тоз сипкән сыман итеп карлы яңгыр ява.
Шулай булырга тиеш: көзнең кара дип аталган мәлләре, октябрь ае бит. Фасыллар беркайчан да саташмый, ялгышмый, берсе артыннан берсе кабатлана тора. Көн бер саплам җеп хәтле генә: караңгы тиз төшә, авыл йортларында утлар иртә кабына. Халык хуҗалык тирәсендәге соңгы эшләрен тәмамлап өйдә торырга күнегеп килә. Балалар гына, мәктәптән кайткач һаман урамга ыргыла. “Башыңа ки, өстеңә җылы бишмәтеңне ки!” – дип кычкырып кала әниләре. Нурия дә улына шулай эндәшер иде...Ә-ә, юк! Эндәшә алмый бит ул, туганда ук Ходай аны телсез-чукрак итеп яраткан. Баласының каршысына басып, кул ишәрәләре белән аңлатыр иде.
“Салкынайтты! Балам, җылы киен! Туңып авырый күрмә! Син минем бердәнбер терәгем!” – дигәнне аңлатыр иде ул ымнар. Юк, бетте...Барысы да бер мизгелдә юкка чыкты. Якты, нурлы сентябрьнең гаҗәп җылысына куанып яңа йортка күчәргә өлгермәделәр – кара кайгы китереп орды. Нигезгә Коръән укытырга әзерләнеп беткәч Нуриягә улың үлде дип килеп әйттеләр...
Вакытсыз җирдән киткән Илсафны кызганып авыл белән лаф ордылар. “Бер бәхетсез – гел бәхетсез инде! –Туганда язылып куйган язмышы шулай булгандыр инде бичара баланың. Гарипләр арасында үсте, инде әнисенә терәк була дип шатланып йөргәндә китеп барды, җаныкаем. Саксызлыгы да булгандыр... Төн ката андый матай белән олы юлга кем чыга инде? Менә бит әҗәл нишләтә кешене, дип, күрше белән күрше, урам белән урам сөйләшкәләп алалар.
..Нурия апаны тынычландырырлар иде, аның белән әңгәмә корып булмый. Телсезләр телен белүчеләр юк. Алай да куллар белән, авыз ачылышыннан аңлатырга тырыштылар.
...Кеше хәсрәтенең никадәр тирәнлеген үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың шул. Надия апа да ничек өзгәләнде! Күз алдында, күршеләр булып гомер иткәннәр – Илсаф алар белән чуалышып үскән...
.. Нуриянең әтисе Һилал исемле, әнисе Хәтирә иде. Бик әйбәт, кече күңелле, ярдәмчел кешеләр булып гомер иттеләр.. Бөтен балалары исән-сау булып тудылар, үстеләр, ә менә Нурия тумыштан чукрак булып туып әти-әнисенә йөрәк ярасы салды.. Һилал абый, Нурия кеше арасында бөтенләй ким-хур булмасын дип, кызчыгын Арчага, махсус интернат-мәктәпкә биреп укытты. Нурия укый да, яза да белә, урысча гына аңлаша. Матур кыз булып буй җиткерде ул, карап торырлык иде. Үзе сыман дуслары белән читкә чыгып китте – эшкә урнашты. Ул вакыт аралыгында ниләр булганын гаилә үзе генә белгәндер - берничә елдан Нурияне барып алдылар. Үзе сыман матур, тәтелдәп торган ике кызчыгы белән кабат әти-әнисе янына кайтты Нурия. Ярый әле балалары телле булды...Ялгышларның хакы кыйммәт сыман тоелса да бар нәрсә янә үз урынына кайтты...
...Аерылышулар булмас иде кавышулар булмаса...Кызларының әтиләре белән ахыргача яшәү мөмкин булса Нурия дә ябышып ятар иде! Димәк килеп чыкмаган! Миһырбанлы әти-әнисе кыздан артыгын сорашмыйча гына сабыйларны җылы кочакта үстерергә керештеләр. Ә Нуриягә авылның бер ире гашыйк булды да куйды! Беренче гаиләсе белән аерылышкан Миңнулла атлы кеше, ялгызы яшәп ята иде. Ирләргә андый тормыш тәмуг сыман - өйләнмичә ярамый! Йорт тоткасы Һилал абый барысын да уртага салып сөйләшеп, киңәшеп кияүне йортка кертте. Шулай итеп тулы гаилә барлыкка килде, рәхәтләнеп яшә генә. Ошбу никахтан дөньяга малай туды! Балалы булыр өчен тел кирәк түгел бит. Ләкин гомер чикле шул.
Сугыш яраларыннан сызланып тилмергән Һилал абый да, аның тугры тормыш иптәше Хәтирә апа да бакыйга күчтеләр. Гарип кызлары өчен тыныч күңел белән киттеләр алар. Оныклары бер дигән, кияүнең дә кулы алтын. Чөнки Миңнулла балта остасы гына түгел бөтен эшкә дә кулы ята торган ир. Һилал абыйның йортын, каралты-курасын бик ныгытып корыды. Миңнулла сөйләшә белә иде, әмма колагы начар ишетте. Хатыны белән кул-иреннәр аша сөйләшергә өйрәнде, балалары да әниләренең “телен” белеп үстеләр. Вакыты җиткәч Нуриянең ике кызы да кияүгә киттеләр. Шул рәвешле яшәгәндә бәла чыкты – йортлары янды.
Ә янгынның Миңнулла аркасында чыкканын бөтен авыл сөйләде! Миңнулланың нерв күзәнәкләре нишләп шул дәрәҗәдә ярсыган булгандыр, йортка утны үзе төртә ул. Иң мөһиме – зәңгәр ягулык кранын бора да тәрәзәләрне вата. Шулай итмәсә, шартлау нәтиҗәсендә ярты авылның күккә очасын аңлап шулай “сак” кылана ир. Ут төртүченең үзе икәнен янгын вакытында әйтеп бирүе тагын бер гаҗәп. Ул мәлләрдә башы сызлаудан каты авыруга дучар булган ирне нишләтсеннәр соң? Йорт, бөтен хуҗалык тораклары белән көлгә әйләнде. Ярый әле күрше-тирәне саклап калдылар. Ат аунагач төк кала дигәндәй, янгыннан соң мәхшәр калды. Көйгән бүрәнәләрне, ут ялмап эштән чыгарган корымлы нәрсәкәйләрне җыештыру гына ни тора!
Бөтенесен чыгарып түгәргә, кул көче генә түгел, трактор көче дә кирәк. Шуларның һәммәсен туганнары оештырып башкарып чыктылар. 100 трактор йөге пычрак түктеләр ул урыннан! Җир белән тигезләнгән буш нигезгә утырып күпме күз яше түкте Нурия! Гыйматдин абый, ике туган сеңлесенә җанын бирергә әзер, бары тик еламасын гына. Ә Илсаф...Илсаф, бер көрәк чүп тә алып салмады. Бармады ул янгыннан соң туган нигезенә, аягы атламады. Бәлки, үсмерлек вакытында килеп чыга торган кирелеге, ә бәлки, җан әрнүен башкаларга күрсәтәсе килмәүдән тугандыр бу халәт. Малай кешегә артык ачылып китми торган йомыкыйга әйләнә язды. “Берсен гарипләр йортына, икенчесен картлар йортына озатырга, Илсафны балалар йорына бирергә кирәк”, - дигән фикерләр әйтелде.
Менә шунда туганнарның эш йөртүе кирәк булды да инде. Надия белән Гыйматдин Нурияне авылда, баласы белән калдыру чарасына керештеләр. Ә үпкәләре эштән чыгып, башы эшләмәгән хәлсез Миңнулланы туганнары үзләренә яшәргә алдылар. “Зинһар өчен бала белән ананы аермагыз! Идарә бинасы зур, буш бүлмәләр күп.
Шуларның берсен бирегез!” – дип ялынды рәхимле туганнары башлыкларга. Җитәкчеләргә мең рәхмәт – тыңладылар. Иңе 3, буе 3 метр булган бүлмәне тазартып-чистартып чыгардылар, ут керттеләр. Менә шунда яши башлады Нурия белән Илсаф. Башта курыктылар, соңыннан ияләштеләр. Яшәр өчен кирәк-яракны кеше бирде. Торсыннар гына, хәзер урын-җир, савыт-саба исәпле түгел бит. Ләкин, ул бүлмә гомерлек була алмый, нидер уйлашырга кирәк иде. Мәскәүдә Нуриянең бертуган сеңлесе – Фәрия яши. Бик үткен, булган ханым. Ул кайтты да тиешле кәгазьләр артыннан йөри башлады. Сугыш ветераны Һилал Бакировның 1 төркем гариплек белән яшәүче кызы Нурия мирасчы булып калган, ут хәвефеннән зыян күргән.
Андыйларга хөкүмәт ярдәм итәргә тиешлеген раслый алды Фәрия! Шул рәвешле янган йорт урынына яңа йорт сала башладылар! Нурия бичаракай бик борчылып көтте төзелеш тәмамланганын, ышанмыйча көтте...Авылда халык юмарт, авырлыкка дучар булганнарга булыша белә. Нурияләргә дә бик ярдәм иттеләр – ураза фитыры сәдәкасын бөтен кеше аларга бирде. Акчаларны төзелеш вакытында исәпләп, тиенен дә әрәм итмичә кирәк-яракларга тотучы Надия булды.
Соңгы эш итеп, сарай салу өчен блоклар, ком-таш китертте. Нурия аларны булдыра алмый иде. Илсаф рәшәткәләрне үзе тотып алды, ишегалдында бәдрәфкә дип чокыр казып аны кирпеч белән әйләндереп төзеде. Осталар яллап капка ясадылар – ул шундый матур килеп чыкты, кешеләр килеп-килеп карадылар. Илсаф тугызынчы сыйныфтан соң, район үзәгендәге һөнәри көллияткә пешекче булырга укырга керде. Кышкы салкыннарда, яңгырларда тулай торакта калды, ә башка вакытта авылга ашкынып кайтты. Чөнки йорт урынына йорт калкып чыгып кына эш бетми, башкарасы хезмәтләре бихисап…
Дәвамы бар
Комментарийлар