16+

Язмыш кочагында (хикәянең беренче өлеше) Гүзәл Хәбибуллина

Әлеге вагыйга моннан бик күп еллар элек Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында була.

Язмыш кочагында (хикәянең беренче өлеше) Гүзәл Хәбибуллина

Әлеге вагыйга моннан бик күп еллар элек Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында була.

Моны безгә, без әле яшь җилкенчәк вакытта, якын иптәш кызымның әнисе гыйбрәт итеп сөйләгән иде. Әлеге кызганыч вакыйга язылган дәфтәр кулдан кулга йөреп, таушалып бетте. Бу вакыйга искә төшкән саен, ирексездән күзгә яшь килә.
***
Июль ае. Урамда чыдап булмаслык эссе. Үсемлекләр, басу-кырлар яңгырга сусаган. Җае чыгуга, авыл халкы елга буена су керергә йөгерә: эссегә әлсерәшкән яшьләр дә, басуда печән чабып арыган эшчеләр дә, кояшта кызынып, каралып беткән бала-чага да рәхәтләнеп коена. Судан бер дә чыгасылары килми. Һич кызгануны белми кыздырган кояштан ышыкланырга бернинди агач күләгәсе дә юк ичмасам! Бары тик инде шактый еллардан бирле елга буенда үсеп утырган тал агачы гына су керүчеләрне үз кочагын җәеп каршы ала. Кемнәр генә килеп сыенып, кемнәр генә серләрен сөйләмәде икән аңа?! Кемнәр генә кавышмады да, кемнәр генә вәгъдәләр бирешмәде икән әлеге агач төбендә?!

Илнар, кырда печән чабып арыгач, тракторын елга буена куйды да, төшке аш вакытында су коенырга уйлады. Киемнәрен тал төбендәге күләгәгә тотып ыргытты да, суга сикерде. Маңгай тирләрен түгеп, тирләп эшләгәннән соң, җылы су керүнең рәхәтен үзе кичергән кеше генә аңлыйдыр. Яр буеннан суга сикерәсең дә, дөньяларыңны онытып, аркылыга-буйлыга йөзәсең дә йөзәсең. Илнар да күпме шулай йөзгән булыр иде икән, аны әлеге рәхәт, ләззәтле шөгыленнән таудан вилосипедларга утырып, бер-берсе белән узышып, елга буена төшеп килүче бер төркем кызларның “чыр-чу” килгән авазы бүлдерде. Алар таудан шундый тизлек белән килә иде: әйтерсең, велосипедлары белән текә ярдан елгага ук чумарлар. Юк шул, кызлар бик оста идарә итә иде үзләренең ике тәгәрмәчле дуслары белән. Вакытында тормозга бастылар да, һичбер ятсынуны белми чишенеп, суга да сикерделәр. Тик кызлар арасында берсе генә әллә кызу тизлектән куркып, әллә каушап китеп, тормозга басарга өлгерми дә калды һәм Илнарның елга буенда торучы зәңгәр тракторына килеп тә бәрелде. Бәрелү бик каты иде булса кирәк: кыз ачыргаланып кычкырып җибәрде һәм үзе – бер, велосипеды икенче якка очты. Иптәш кызлары судан йөгерешеп чыгып җиткәнче, Илнар үзе ярдәмгә ашыкты. Ипләп кенә кызны торгызды, чирәмгә утыртып, сыдырылган кулларын, тезләрен кулъяулыгы белән сөртеп алды. Куркып калган кыз бер сүз дәшми, сыкранып утырды да, бар ачуын чәчеп сүз башлады:

- Кайсы юләре калдырып киткәндер инде кеше йөри торган юлга тракторын. Шунда имгәнгән булсам?..
- Мондый чибәр кызга берәр егетнең күзе тигәндер. Ә син тракторга рәхмәт әйт. Әгәр дә юлыңда ул тормаган булса, текә ярдан сай җиргә төшеп, башыңны ярган булыр идең, - диде Илнар, үз-үзен якларга тырышып.
- Авылга кадәр ничек кайтам инде мин хәзер, - дип аптырады кыз, ватык велосипедына карап.

- Курыкма. Мин сине калдырмам. Әйдә, болай килешәбез. Син миңа исемеңне әйтәсең, ә мин сине ишек төбегезгә үк озатып куям, - дип үҗәтләнде Илнар.
- Миләүшә исемле мин. Әәәәә-нә теге күрше авыл кызы, - дип төртеп күрсәтте кыз.
- Ә мин Илнар булам. Шушы авыл авыл егете. Колхозның алдынгы трактористы, - диде Илнар, үз-үзен мактап.
“Тракторист” сүзен ишеткәч, кызның кыяфәте бөтенләй үзгәрде.
- Мине чак кына гүргә кертми калган трактор синекемени әле ул? Әллә мине шул тракторыңа утырып, өемә кайтыр дип уйладыңмы? – дип киреләнде ул.
- Ә нәрсә? Күтәреп алып кайтыр дип уйладыңмы? – диде Илнар, кызның ачуын китереп.
- Әйе, күтәреп кайтырсың дип уйладым, - диде Миләүшә.

Ә соңыннан өстәп куйды: “Тракторың да, үзең дә кирәк түгел. Өч чакрым араны ничек тә үтәрмен әле”.
Шулай диде дә Миләүшә, утырган җиреннән торып китәргә маташты. Аксап-туксап атлап киткән кызны Илнар күтәреп алды да, “чыр-чу” ына карамыйча, трактор кабинасына кертеп тә утыртты. Миләүшә күпме генә карышып маташса да, Илнарның көчле кулларыннан ычкына алмады.
- Кызлар, әллә кая китмәгез. Мин хәзер әйләнеп киләм. Иптәшегезне генә озатам, - дип, кабина ишеген ачып кычкырды Илнар.
Өч-дүрт чакрым араны алар әкрен генә кайтты. Берәр чакрым араны сөйләшмичә генә үттеләр. Илнар кырын караш белән генә Миләүшәне күзәтеп кайтты. Бик чибәр иде кыз. Өстенә кигән күбәләкләр төшкән ак төстәге күлмәге, ак нәфис муенына ураган зәңгәр капрон шарфы бик килешле иде үзенә. Баш очына өеп куйган коңгырт-сары чәче ямь өстенә ямь өсти. Кабинада хөкем сөргән үле тынлыкны Илнар бүлде:

- Я, сөйләп җибәр үзең турында. Ниләр белән шөгыльләнәсең? – диде ул, кызыксынуын бер дә яшермичә.
- Исемемне әйттем бугай инде. Күрше Зәңгәрле авылыннан. Быел унынчыны тәмамлыйм, - дип җавап кайтарды Миләүшә, ачыла төшеп.
- Ай-һай, Зәңгәрледә шундый чибәр кызлар яши, дип белмәгән идем. Мәктәпне тәмамлагач, кайсы шәһәрне яуларга инде исәбең?
 Б елмим, анысын хәл итмәдем әле. Алда имтиханнар, - дип көрсенеп куйды Миләүшә. – Ә син үзең нинди чая егет соң? Хәзер синең чират, сөйлә.

Илнар шул аз гына вакыт эчендә бөтен тормыш юлын диярлек сөйләде дә бирде. Илнар Якупов шушы Тапкырлы авылында туып үскән егет иде. Әнисе Саҗидә апа иренә бер-бер артлы тупырдап торган ике малай алып кайтып бирә. Олы уллары Фәрит, мәктәпне тәмамлауга ук, авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Беренче курсны тәмамлагач, үз теләге белән хәрби бурычын үтәргә китә. Ә кечеләре Илнар, шоферлыкка таныклык ала да, туган авылында калып, колхоз эшенә керешә. Әтиләре генә бик иртә гүр иясе була. Шәһәргә киткән җиреннән, һәлакәткә юлыгып, берсеннән-берсе кечкенә ике улын, алма күк хатынын калдырып, якты дөньядан китеп тә бара. Шуңа күрәдер инде, Илнарның, әнисен ялгыз калдырып, авылдан чыгып китәсе килми.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading