Үзәк өзгеч хәбәрдән җанын кая куярга белмәгән Язгөлне тимер аты кабат Чулман ярына алып килде. Кечкенәдән гашыйк ул Чулман дулкыннарына.
Карашын еракка төбәп, серләрен уйнак дулкыннарга сөйләгәч, тынычланып калгандай була. Дулкыннарга беркемгә дә сөйләп булмаслык серләрен әз сөйләмәде Язгөл. Өч айлык Ләйләсен кочып, яшьли тол калгач та Чулман дулкыннарына моң-зарын түккән иде ул. Ярга китереп бәргән дулкыннар кочагына ташланасы килгән чаклары да булмады түгел. Шул чакларда каяндыр ак пароход килеп чыга да, матур киләчәккә өмет өстәп, иңнәренә ак канатлар куя иде кебек.
Язгөл, салмак адымнар белән причалның кеше аз йөри торган почмагында урнашкан эскәмиягә барып утырды. Бу почмакта сиңа беркем комачауламый. Әйтерсең лә, бар кешегә Язгөлнең күңел халәте таныш һәм беркем дә аның бу халәтенә “кул тидерергә” җөрьәт итми. Һәрхәлдә, Язгөлгә шулай тоела. Егерме биш ел иңне-иңгә куеп яшәгән Әхмәтнең үлем хәбәре Язгөлнең таш булып каткан бәгырен тиз генә йомшарта алмады. Юкса, таш сын кебек карашын куышлы уйнаган дулкыннарга төбәп утырыр идеме ул?! Ярга бәргән дулкыннар шавына кушылып, илереп-илереп елар иде. Юк бит, бер бөртек яшь тә чыкмый. “Елый-елый күз яшең дә беткән бугай бит синең, Язгөл”, - дип үзалдына сөйләнеп куйды ул. Тышка бәреп чыкмаса да, эчендә кемдер шашып-шашып елыйдыр кебек тоелды аңа. “Күпне күргән, күпкә түзгән йөрәктер инде!”. Монысын янә күңеленнән генә уйлап куйды Язгөл. Юк, күңелендә йөрткән йөгеннән бушанып, моң-зарларын Чулман дулкыннарына сөйләп, икенче кеше булып кайтачак ул бүген.
Әхмәте белән бергә корган тормышларының рәхәтен күреп, уртак кызлары Әдиләнең уңышларына сөенеп яшәп, алтын көзләренә дә тигез канатлы булып, күгәрченнәрдәй парлашып керсәк иде, дип теләгән иде Язгөл. Әхмәте, ике дистәдән артык бергә яшәгән елларга, матур уртак хатирәләргә хыянәт итеп, Язгөлне ташлап, беренче мәхәббәтенә чыгып киткәндә дә гаиләне саклап калу иде теләге. Ялынып-ялварып та Әхмәтнең ниятеннән кире кайтмавын аңлап: “Бәхетле бул, Әхмәт. Иң мөһиме – үкенмә!” – дип, йөрәгеннән сыкрап әйтелгән сүзләрдән соң да, җибәрәсе килмәү теләге көчле иде аның. Хисләр суынса да, бер-берләренә карата булган кадер-хөрмәт хакына гаиләне саклап калып булачагына да өметләнгән иде юкса Язгөл. Яшьлектә калган кайнар хисләрнең кадер-хөрмәт каршында күпкә көчлерәк булып чыгуына, ялынып-ялварып, матур сүзләр белән генә гаиләне саклап калып булмаячагына үз мисалында инанды ул. Нәрсәнедер үзгәртергә теләп, Әхмәте каршында горур башын түбән иеп, ялынуын искә алып, үзалдына елмаеп куйды. Яшьлек мәхәббәте укылмаган китап кебек бит ул. Гомер юлын үткәндә авырлыкларда иңен куя белгән, шатлыклы мизгелләрне бүлешкән, һәрбер әйткән ялгыш сүзеңне кичерә килгән, холкыңа түзеп яшәгән тормыш иптәшең белән чагыштырырлыкмы соң? Аның инде һәрбер бите кат-кат укылган. Яшьлек мәхәббәте кебек ымсындырмый.
Кул сузымы арада гына йөзгән пароходлар калдырып киткән дулкыннарның ярга йөгерешеп килгәннәрен карап, битләренә кагылып үткән салкынча май җилендә иркәләнеп, ялгызы гына басып торган зәңгәр чыршы янәшәсендәге эскәмиягә килеп утырган егет белән кызны күрмичә дә калды Язгөл. Аларның һәрбер әйткән сүзендә шатлык төсмерләре яңгырый, көлү авазларында бәхет касәләре чыңы ишетелә, һәрбер хәрәкәтләрендә яшьлекнең кайнарлыгы ярылып ята.
Әхмәте белән беренче очрашулары да Чулман ярында булган иде аларның. Берникадәр тормыш тәҗрибәсе туплаган ике җанны димләп таныштырдылар. Беренче очрашуда ук Язгөлнең күңеленә җылы бер хис булып кереп урнашкан иде Әхмәт. Мөнәсәбәтләрне озакка сузмады алар. Кулга кул тотынышып, икәүдән-икәү генә табигать белән хозурлану мизгелләрен ир белән хатын булган еллар карамагына калдырдылар. Уртак кызлары Әдилә тугач та, балалар кул арасына кереп, исәя башлау белән әлеге гадәтләренә хилафлык китермәделәр.
-Матурым!
-Әү, әнисе!
-Әйдә, Чулман ярын урап кайтабыз. Көймәләрдә йөзәрбез.
-Белмим инде, әнисе, йөрисе дә килмәгән кебек бүген.
Күпме бергә яшәп, Әхмәтенең холкын белмиме соң Язгөл? Ялындырырга яраткан хәләленең кайсы төймәсенә басарга кирәклеген яхшы чамалый ла ул! Бәхетле һәм рәхәт иде аларның тормышлары. Шәһәрдә яшәгәннән соң, табигатькә якынрак булыйк, диеп, район үзәгенә кайтып төпләнәләр. Тырышып-тырмашып, ике катлы йорт төзеп чыгалар. Кечкенәдән шигъри җанлы булган Язгөл Әхмәтенә багышлап дистәләгән шигырьләр иҗат итә.
Атлап кердек сөю юлларына,
Сүз бирештек ихлас хисләрдә.
Юанычым, куанычым булдың,
Таңым – кояш, аем – кичләрдә.
...Язгы көн кичкә сыенгач, салкынча һавадан калтыранып куйды Язгөл. Тәннең өшүен җанның өшүе белән чагыштырырлыкмы соң?! Әхмәтенең хыянәте ачысыннан әле төзәлергә өлгермәгән йөрәк ярасына үлем хәбәре килеп кушылды да йөрәкне телепме телә. Бәхетле тормыш, матур киләчәккә өметләнгән Язгөл вакытыннан алда чаларган чәчләрен, маңгаена өстәлгән җыерчыкларын санап, сөеп-сөелер чакта берьялгызы мендәр кочаклап ятармын, дип һич уйламаган иде. Шигырьләрендә телгә алганча, ышанычлы терәге, дип уйлап, ялгышкан булып чыкты Язгөл. Тормыш юлын парлы булып узарга насыйп булмаган иде аларга. Тик шулай да рәхмәтле иде Язгөл Әхмәтенә. Кызы – төпчеге Әдиләсе өчен һәм дә Ләйләсенә чын әти була белгәне өчен рәхмәтле иде. Тик рәхмәт хисе күңелдәге хыянәт ачысына дәва була алмый икән.
Әхмәтенең үзеннән ераклаша баруын, хисләренең салкынайганын сизенмәде түгел, сизенде Язгөл. Кичен, кара-каршы утырып, яңалыклар сөйләшеп, чәй эчүләр сирәгәйде. Кайчандыр Язгөлгә мәхәббәт белән төбәлгән күзләр дә нурсызланып калган кебек тоелды аңа. “Әнисе”, “җимеш” кебек матур сүзләр кулланыштан бөтенләй дә диярлек төшеп калды. Юк кына әйбердән дә кызып, әйткәләшеп китәргә гадәтләнде Әхмәт. Хыянәт итүче ирләрнең шулай үзгәрүен ишеткәне бар иде барын. Тик хыянәт җиле аларның арасына кермәс кебек тоелды Язгөлгә. Алай дисәң, озын нечкә буйлы, кара тутлы, очкынланып янып торган коңгырт күзле, елмаюы белән күңелгә үтеп керүче Әхмәте унсигез яшьлек кызларны үзенә каратырлык иде әле. Хәер, Язгөл үзе дә бер кашык су белән йотарлык чибәр. Еллар агымы аның чибәрлегенә кагылмаган да кебек. Иңнәргә төшеп торучы көдрә коңгырт чәчләр, кара күзләренә аерым бер сер биреп торган озын керфекләр, кыйгач кашлар, тулышып пешкән иреннәр, нәзек бил белән зифаланып торучы тәбәнәк буй – барысын да бик белеп биргән иде Аллаһы Тәгалә. Чиләгенә күрә капкачы булса да, көмеш туйга җиткәндә Әхмәтенә кирәксез булып чыкты Язгөл. Кызларны үстереп, аларны башлы-күзле итеп, оныклар үстерешеп, уртак корган ояда сөенеп-шатланып яшәү иде хыяллары. Тик, әлеге теләкләр буш хыял гына булып калыр да, гомер уртасына җиткәндә сыңар канат кагынырмын, дигән уй башына да кереп карамады шул Язгөлнең.
***
“Әниләргә барып кайтам”, - дип беркөн өйдән чыгып киткән ир, кинәт, суга төшкәндәй, юк булды. Эштән соң гына кайтып кергән Язгөлне буш өй каршы алды. Төн кунарга да кайтмаган иренең кесә телефоны да дәшмәгәч, иртән каенаналарына юл тотты Язгөл. Төнне әнисендә үткәрмәгән булып чыкты Әхмәт. Хәтта ки әнисенә сугылмаган да. Полициягә хәбәр бирергә дип янып, борчылып йөргән Язгөлнең юлына каенанасы белән каенсеңлесенең нигә каршы төшкәннәрен соңрак кына аңлады ул.
Бәргәләнгән күңелен тынычландырырга, күңелен бушатырга янә Чулман ярларына килә Язгөл. Күңелендә йөрткән хисләрен күз яшьләре аркылы тышка чыгаргач, үзенә җиңелрәк булып киткәндәй тоела. Кеше арасында һәрчак елмаеп йөргән Язгөлнең эч-серләрен кемгәдер сөйләп, сер бирәсе килмәде. Гадәттәгечә киенеп, бизәнеп-ясанып, эшкә барды, һәркем белән елмаеп сөйләште, ә өйгә кайткач, көне буена җыелган хисләр, күз яшьләре булып, тышка ургып чыга иде. Билгесезлек – иң авыр халәт икәнлегенә үз тормышы мисалында төшенде Язгөл. Инде өч көннән артык хәбәре булмаган Әхмәте турында тәүлек әйләнәсе хәбәр көтте. Ә көткән хәбәр һаман килми интектерде Язгөлне. “Һәлакәткә очрап, хәтерен югалтты микән әллә?”, “Кыйнап ташлаганнардыр үзен”, - дип, юрарга гына калды үзенә. Хыянәт турындагы уйларын үзеннән куарга тырышты. Тик, уйлар, һаман шул куркыныч юрауларга әйләнеп кайта иде. “Өч көн хәбәре юк. Полициягә хәбәр итми булмас. Эзли башласыннар!” – дип, иртәгәгә эшләрен ниятләп, башында бөтерелгән мең төрле уйларын читкә куеп, офыкта таң беленә башлагач кына йокыга китте Язгөл. Кинәт, телефоны шалтыраудан сикереп торды ул. Телефонының тавышын кысмаганга үзен дә, шалтыратучы кешене дә эченнән генә орышып алырга да өлгерде.
- Мин әле бу, Язгөл! Мин исән-сау. Ике-өч көннән кайтам.
Өч көн буена күңелендә җыелган сүзләрен әйтергә өлгерми калды Язгөл. Элемтәнең өзелгәнен аңлатып, телефонның икенче ягында өзек-өзек тавышлар ишетелде. Күңелендә җыелган сүзләр иясенә барып җитми калса да, тынычлык хисе кадерлерәк иде Язгөлгә. Югыйсә, билгесезлектә яшәүнең нинди газап икәнен бар нечкәлеге белән аңлап өлгергән иде инде ул.
Күпме теләсә дә, күзен йокы алмады. Уйчан карашын еракка төбәп, тәрәзә каршысына килеп басты. Көзге табигать тә Язгөлнең күңел халәтеннә аваздаш иде кебек бүген. Бар тереклекне үзенең нурлары белән иркәләргә тырышкан сентябрь кояшын әллә кайдан гына килеп чыккан соры болыт камап алды да, Җир Ананы үзенең пыскак яңгыры белән сыйламакчы. Саргайган агач яфракларын һавада биетә-биетә, яңгырга иптәшкә дип, көзге җил дә килеп кушылды. Кайдадыр офыкта үзен каплаган болытларны араларга тырышып, кояш та елмаерга чамалаган кебек. Табигатьнең җәй белән көз тарткалашкан мизгелен шактый озак күзәтте Язгөл. Аның да күңеленә җыелган хис-кичерешләренең күз яшьләре булып түгелергә торган мәле әле. Йөрәк белән аек акылның бер фикергә килә алмый йөдәгән чагы. Акылы белән Әхмәтенең хисләре суынганын да тоемлый кебек үзе.
Ә йөрәк дигәннәре, күпме авырлыкларны бергә үтеп яшәлгән елларга рәхмәт әйтеп, үтеләсе юлларының бәхетле һәм озын булачагына ышанып, якты матур киләчәккә өметләнә кебек. Акыл һәм хис куелган бизмәннең кайсы ягы басканын чамаласа да, үзен алдап күпме йөргән булыр иде икән ул. Бүгенге яңгырлы көзге иртә барысын да бер мизгел эчендә хәл итте дә куйды. Тоташ көннәр, тоташ төннәр буе төрледән-төрле уйлар белән шыплап тулып, тубал булган башның авыртуына бүгенге йокысыз төннең шаукымы да килеп өстәлгәч, эшкә шалтыратып, иртәнге сменасын төштән соңга күчерде Язгөл. Ике-өч көннән кайтам, дип хәбәр салды бит Әхмәте. Бу көннәре нәрсә белән булса да мавыгып, тизрәк үткәреп җибәрергә кирәк. Тәрәзәгә чиертеп яуган яңгырга кушылып кычкырып елап җибәргәнен үзе дә сизми калды Язгөл.
Үзен кадерсез бер кеше итеп тоеп, 25 ел гомер иткән иреңнең түбәнсетүеннән гарьләнеп түккән күз яшьләре иде ул. Ярсып елый-елый, ишек ачылып, йортка кеше кергәнен дә абайламыйча калды. Иртән алай кереп йөргән кеше дә юк иде бугай. Кем булыр бу? Язгөл, күз яшьләрен сөртеп, бүлмәсеннән чыгып, баскычтан беренче катка йөгерим дип кенә уйлаган иде, әлеге уеннан бик тиз кире кайтты. Аяк тавышларыннан таныды ул көтелмәгән иртәнге кунакны: бу Әхмәт иде. Язгөлнең борынына тәмәке, аракы, одеколон исе белән бергә кушылган күңел болгаткыч авыр ис килеп бәрелде. Кайларда адашып йөрүе белән кызыксынырга теләсә дә, тыелып калды Язгөл. Кызлары бүлмәсенә кереп бикләнеп, уйларын тәртипкә китерү иде исәбе. Ул кулындагы телефонның дерелдәвеннән сискәнеп китте.
-Әйе, Әхмәт, тыңлыйм.
-Язгөл, мин өйгә кайттым, син эштәдер инде?
-Әйе, эштә мин. Ике-өч көннән соң гына кайтам, дигән идең бит әле. Мин сине бүген үк кайтырсың дип көтмәгән идем.
Алдашты Язгөл. Үзен эштә диеп тә, көтмәгән идем дип тә алдашты. Көтте. Барлык шик-шөбһәләрен читкә куып көтте. Барысын да уртага салып сөйләшербез дә аңлашырбыз, дип уйлады. Эштә мин, дигән җөмләне дә уйламыйчарак әйтеп ташлады кебек. Сәгатьләр буе бүлмәдән чыкмыйча, иренә күренми генә утыра алмаячак бит инде ул. Күрешергә, сөйләшергә, аңлашырга туры киләчәк.
Соңгы җөмләнең сорау кебегрәк яңгыраткан иде Язгөл. Җавап та ишетәсе килгән иде кебек. Әлеге җөмләне Әхмәт сорау итеп кабул итмәде булса кирәк.Үзе үк:
-Кайсы вакытларда өйдә буласың? – дип каршы сорау бирде.
Язгөл, ачуы чыгып: “Вакыты җиткәч!” – диеп куйды.
Әлеге сорау сүз булмаганда, сүз булсын, дип, әңгәмәне озаккарак сузу максатыннан бирелгәнен чамалады Язгөл. Әхмәт белмиме соң инде хатынының эштән кайту вакытын?! Ярты сәгатькә дә тоткарланганы юк ла Язгөлнең? Тоткарланырга туры килгән очракта да кисәтмичә калмый.
Хатынының өйдә түгеллегенә ышанган Әхмәт әнисенең номерын җыйды. Тавыш көчәйткеч аша барган сөйләшү Язгөлгә дә яхшы ишетелде. Улының хәл-әхвәлен белешеп тормады әни кеше. “Ничек кабул итте соң хатының? Бер ни дә сизенмәдеме? Тавыш-гауга куптармагандыр бит?”. Иң беренче соравы шушы булды каенананың.
- Әйбәт кабул итте, - диде Әхмәт. – Эштә әле ул. Үз-үзен тотышы тавыш куптарырга әзерләнгән кешенекенә охшамаган.
- Ә Лидияң нихәл? Аның белән нинди карарга килдегез инде? Өч-дүрт көн шунда торып, бер фикергә килми калмагансыздыр шәт?
Әнисенең әлеге соравын җавапсыз калдырасы итте Әхмәт.
Шушы кечкенә генә әңгәмәдән сүзсез калган Язгөл уй-фикерләрен тәртипкә китерергә тырышып утырган арада, тагын номер җыйды ир.
- Сәлам, җаным. Исән-сау кайтып җиттеңме?
Әлеге ягымлы тавыш иясенең каенанасы телгә алган Лидия икәнлеген чамалавы кыен булмады Язгөлгә.
Аның гомер иткән иренә “Җаным”, - дип дәшә берәү! Нинди чирканчык күренеш! Язгөл, төн йокламый, ашау-эчүдән калып, хәбәрсез югалган ире өчен ут йотып, сәгатьләр санаганда, якыннары аның кайда икәнлеген белеп, әлеге адымын хуплап, Язгөлдән көлгәннәр булып чыга түгелме соң?
Оныгың белән киленең җаннарын кая куярга белми өзгәләнеп, бер хәбәр көткәндә, барысын да белә торып, читтән генә күзәтеп тору өчен таш йөрәкле булу кирәктер ул! Үз уйларыннан үзе куркып, мендәр читен тешләп, елап җибәргәнен сизмичә дә калды Язгөл. Ара-тирә колагына ире белән шул хатынның чырык-чырык көлешкән авазлары килеп бәрелде. Мыскыл итеп, үзеннән көләләр кебек тоелды Язгөлгә. Юк, ул мәңге моңа юл куймаячак! “Булды, җитте! Уйнаштыгыз, көлештегез, кино тәмам. Гаиләле ирне ничего монда азындырып йөрергә. Үзеңә башканы тап! Әхмәт – минеке!” – дигән кыю уйлар белән бүлмәсеннән йөгереп чыкты ул.
Икенче каттан очынып төшеп килүче хатынын күргәч, барысын да аңлап алган Әхмәт, ирен чите белән генә елмаеп куйды. Диванга җайлап утырган ир, аңлашырга әзер иде. Әллә эчүдән, әллә йокысызлыктан кызарган күзләрдән “Мин сөйлим, син тыңла!” – дигән кебегрәк карашны тотып алды Язгөл.
– Мин синнән китәм, - диде Әхмәт, сүзне кыска тотып.
Үз колакларына үзе ышанмады Язгөл. Айнып бетмәгән ир нәрсә сөйләмәс?!
– ...әйдә аерылышабыз.
Бу сүзләрне аның Әхмәте әйтәме соң?Әле моннан берничә көн элек кенә “Әнисе”, “Җимешем”, - дип дәшкән, назлап иркәләгән хәләле әйтәме? Булмас! Усалланып бернәрсә дә үзгәртеп булмаганлыгын аңлаган Язгөл, җайлап кына сөйләшүгә күчте. Машинаны, йортны, бар булган мөлкәтне бүлә башлаган Әхмәтне Язгөлнең: “Яхшылап уйла әле, әтисе. Бүгенге мул тормышыбызга нинди юллар аша килгәнлегебезне исеңә төшер. Балалардан, кешедән оят. Таркатмыйк тормышны”, - дип ялварулардан соң да Әхмәтнең үз фикереннән кайтмаячагын аңлаган Язгөл йөрәгеннән өзеп, соңгы сүзләрен әйтте:
– Бәхетле бул, Әхмәт! Иң мөһиме - үкенмә!
Дәвамы бар
Гүзәл Хәбибуллина
Комментарийлар