16+

Картлык көнендә тәрбияләүчесе булмаган ирне картлар йортына озаталар

Элек ирсез бала табу зур түбәнлек һәм хурлык саналган. Андыйлар читтә генә түгел, якыннары тарафыннан да кырын караш тойган.

Картлык көнендә тәрбияләүчесе булмаган ирне картлар йортына озаталар

Элек ирсез бала табу зур түбәнлек һәм хурлык саналган. Андыйлар читтә генә түгел, якыннары тарафыннан да кырын караш тойган.

Әсма да балага узуын белгәч, яшәү тәмен югалтты. Колхоз рәисенең куркытып ясалган адымы аны гомергә бәхетсез итте. 

Әнисе сизеп алган көннән Әсмага көн бетте. Китәр урыны югын белсәләр дә, аны көне-төне өйдән кудылар. 
– Игелексез бала син. Безне хурлыкка калдырыга туган җан. Җилдән туган балаң белән өйгә кертер дип уйлыйсыңмы? Безнең нәселдә сөйрәлчекләргә урын юк...
Үзен ни көтәсен белде ул. Шуңа күрә дә 5 айга якын корсагын яшереп йөрде. Күзеннән яшь кипмәде. Көне-төне елап сау-сәламәт бала табасына ышанычы юк иде. Әнисенең каргышлары да колагында чыңлап тора. 

Әсма 17 яшендә колхоз эшенә чыкты. Әнисе урынына колхоз идарәсенең идәнен юарга да баргалый иде. Кыз, гадәттә, хезмәткәрләр кайтып киткәч бара. Бу вакытта колхоз председателе Вафа эштә була әле. Ул кыз юып бетергәч кенә ачкычларын уйнаклатып кайтырга чыга. Яшь, матур кыз белән шаярып сөйләшкән, сораулар биргән, кызның хыяллары белән кызыксынган була. Тәртибе әйбәт булып, матур гына эшләсә, укырга кертергә дә вәгъдәләр бирә. Бу вакытта Әсма ничек сөенгәнен үзе генә белә. Укыган кызларның фермада, сыер тоягы янында йөрмәгәнен яхшы белә бит ул. Калада уку күптәнге хыялы.
Бер килүендә Вафа аңа тозак корып куя. Бүлмәсен ачык калдырып чыгып китә дә, кыз идән юа башлагач, кереп акчалары югалуы турында әйтә. Акчаларны Әсма белән икәүләп эзлиләр. Карак исеме тагылудан куркып калган кыз, ничек акланса да, ирнең җавабы әзер. Акчаларны китәр алдыннан гына санап өстәлгә куйган. Ярты сәгать эчендә акчалар кая китә ала?

Укырга керәчәген әнисенә сөенә-сөенә сөйләсә дә, Әсма акча югалуы хакында әйтергә батырчылык итми. Болай да очын-очка ялгап яшиләр, каян алып түләр ул аны. Ир сүзен бирергә теләми. Бөтен авылга таратачагын әйтеп, күргән саен кызның күңеленә шом сала. Үзенең шартларын әйтеп бәгыренә тия. Ахыр чиктә, бүлмәсенә бикләп куеп сораулар ала, кыз белән якынаю юлларын эзли. Тормыш күрмәгән кызны куркытуы әллә ни кыен булмый. Кыз эштән үз тәненнән үзе чирканып кайта. Ирнең ярсуы, ачуы басылырга уйламый да. Әсманың килүен көтеп кенә тора. 

Йокысыз төннәрдә Әсма иргә рәнҗеп: “Башка хатын-кыз йөзе күрмәсәң иде. Ялгызлыкның ни икәнен аңлап, гафу үтенергә соңга калсаң иде. Нахакның ни икәнен шулчак аңлатыр идем. Кешегә хур булмас өчен намус сатуның читенлеген күзеңә карап әйтергә язсын”, – дип елый. 
Әсма баласының сөексез җан булуын белсә дә, аның гомерен өзү башына да килмәде. Барысын Ходай кулына тапшырып, әни булу сәгатен көтте. 
Вафа бу юлы да читтә калмады. Кызның авырлы булуын белү белән, Әсманы чакырып тәрбия сәгате уздырды. 

– Әгәр минем исемне, данымны чыгарасың икән, авылдан чыгып китәсеңне көт тә тор. Балаңа башка әти тап. Әкиятләреңне уйлый тор, – дип янады ул.
Әсма Вафа кебек ир янәшәсендә яшәү түгел, утырып торырга да теләми иде. Дәшми генә чыгып китү ягын карады.
– Бүген мин елыйм, соңрак күз яшьләрен син түгәрсең, – дип эченнән тынычлану юлларын эзләде ул. 
Туасы җан озак көттермәде. Әсма февраль аенда тәүге тапкыр әни булды. Шатлыгын бүлешер кешесе юк иде. Яшь ана баласын кулына алмыйча булдыра алмады. Чит-ят кулларга калдырырга йөрәге ирек бирмәде. Бәләкәчнең гаебе югын белә иде. Күпләр кебек бәхеттән балкып чыкмады ул хастаханәдән. Килеп алучы да булмады. Кайтып, вакытлыча гына булса да, өйләренең бер почмагында яшәп торырга әнисеннән рөхсәт сорады. 

Бала нәфрәт сәбәпчесе түгел, мәхәббәт җимеше булырга тиеш. Әнә шулай үзен ышандырып, алга таба үз көнен күрерлек планнар корды, сыеныр почмак эзләде Әсма. Кечкенә генә йортта озак яши алмаячагын белә иде. Төнлә баласы елаган саен төртмәле сүзләр ишетте. Әле бит өйдә абыйсы, сеңел һәм энеләре дә бар. 
Бала ул шатланып көтеп алганда гына кадерле. Корсаклы абзыйны да, аны хәтерләткән баланы да күрәсе килмәгән чаклар булды. Ләкин нарасыен яратырга өйрәнергә тиеш булуын аңлый иде. 

20 яше дә тулмаган бит. Кая барсын ул бала белән. Туган йортына сыймый. Шәһәрдә акчасыз яшәү мөмкин түгел. Туганнары да кул селтәде. Үзең гаепле дигән сыман, проблемалары алдында ялгыз калдырдылар да, зиначы кыз белән араларын өзделәр. 
Тулыр-тулмас бер ай яшәгәч, гаиләдә бер рәтле сүз ишетмичә, Әсма авыл башындагы ялгыз карчык янына күченде. Урында ятучы әбине тәрбияләү шарты белән, аның йортына барып керде. Факия әби ялгызлыктан аптыраган иде. Әсманың бөтен зарларын тыңлады ул. Киңәшләрен бирде. Авыр чакларда эчтән генә булса да кабатларга догалар өйрәтте. 

– Мине шул догалар саклап калды да инде. Көннәремне уздыра алмый тилмергәндә, Ходай миңа сине бирде. Үз кызымнан күрмәгән игелекне синдә табармын дип башыма да китермәгән идем. Игелекле син. Бәхетең алда булыр, – диде Факия әби. 
Әсма сердәш тапты. Теленнән изге дога төшмәгән әбигә әнисе тыңламаган серләрен елый-елый сөйләде. 
– Әти-әниеңә үпкәләргә хакың юк, кызым. Авыл кечкенә, хурлыгы зур. Әниең тынычлап йоклый, сине оныткан дип уйласаң, ялгышасың. Ана күңеле андый була алмый. Азрак вакыт узсын, тынычланыр, кочагына сыендырыр. Түземле бул, – ди әби. 
Әсма бер кулы белән идән юса, икенче кулында бала булды. Иркәләп утырырга да вакыты булмады, әллә ни тәмле ашатырга да хәленнән килмәде. Чуер таш кебек, шомарды, чаярды. Вакытыннан алда олыгайды.

Бала күзгә күренеп үсә барды. Тәрбия Факия әбигә дә килеште. Ул торып утыра башлады. Әби тәсбихын тартып утырганда, янында яткан балага да күз-колак булды. Күп вакыт йоклаган вакытында Әсма урамдагы эшләрне тәмамлап керде. Суын алып кереп куйды, кибеткә чабып барып килде. Әллә ни сатып алмаса да, бер әйләнеп кайту да, күңеленә ял бирә иде.  
 Ирләрдән күңеле кайткан иде. Янына берсен дә якын китерәсе килмәде. Ялгыз булмавы өчен шатланган көннәре килде. Баласы чабып йөри башлаганда, Факия әбисе дә таякка таянып булса да йөрергә өйрәнде. Йорт эчендә генә хәрәкәтләнсә дә риза иде ул. 
Әби Әсманы яңадан тәрбияләде. Булган хәлләр белән килешергә өйрәтте, ачу саклап бәхеткә ирешеп, күңелгә тынычлык иңдереп булмаячагын сөйләде.

“Бәхетең алда булсын” дигән теләктә яшәде.
Әсма әбисе белән киңәшләшеп, хуҗалыкларына кәҗә алды. Балага да сөт булды, үзләренә дә ни пешерсәләр дә сөт кирәк иде. Бөтенләй чит кеше янында Әсма шулай аякка басарга маташты. Үз көнен үзе күрергә җан талашты. Авырга узган көннән башланган бәхетсезлеген җиңәргә теләде. 
 Үткәндә калган сынаулар соңгысы булсын дигән теләктә яши Әсма. Авылда почта тарату эшенә керә. Җәйләрен баласын ияртеп йөри. Көзләрен-кышларын Факия әбисе янында калдырыра. Өчәүләшеп, бер түбә астында туганнарча көн күрәләр. 
Оныгына 6 яшь тулган көнне, корбан ите тотып, әнисе килеп керә. Соңлап булса да балага корбан чалдыруларын әйтеп, хәлләрен белеп китә. Бу көнне Әсмадан артык Факия әбисе сөенә. 

– Яшем олы, күпме яшисемне әйтә алмыйм. Бар борчылуым Әсманың кабат ялгыз калуы иде. Ялгышлар кемдә булмас. Үз балагызны читкә какмагыз. Мин менә елга бер генә кайтып китсә дә, кызымны догамнан калдырмыйм, изге теләктә яшим. Аларның бит үз тормышы. Миңа Әсма якынрак та хәзер. Бик тәрбияли, күңеле яхшы, йөрәге олы аның, – дип мактап кына сөйли. 

Бу көннән соң ике гаилә аралашып яши башлый. Залия дә Факия әбисенә әйткән кебек, үз әбисенә дә дәү әни дип дәшә башлый. Дәү әтисен дә яратып өлгерә ул. Зур кыз булып җитешкәндә күп санлы туганнары булуы да сөендерә. 

Факия урын өстендә бер генә атна ята. Үзен тәрбияләгән Әсма белән Залиягә фатыйхасын биреп вафат була. Йортында алар яшәп кала. Кызының бирегә күпме чакырсаң да кайтмаячагын әби белә. Нигезенең ышанычлы кулларга калуын аңлап, тыныч күңел белән күзләрен йома. 

Әсманың үз әти-әнисе дә озак яшәмиләр. Бер-бер артлы гүр ияләре булалар. Хатын инде авырлыкларга түзәргә өйрәнгән. Барысын да сабырлык белән уздырып, тормышын дәвам итә. Залиягә тормышның кырыслыклары, гаделсезлекләре турында кечкенәдән сөйли. Әтисе турындагы кыйссаның да дөресен үз телләре белән төшендерә. Урамнан ишетеп кайтып, әнисенә үпкәләп йөргәнче, белеп, аңлап үссен. Факия әбисе аңа шундый төпле киңәшен бирде. 

Вафаның язмышы өчен сөенәсе килмәсә дә, картлык көнендә караучысыз калып картлар йортына китүен тиешле җәзасы итеп кабул итә хатын. Иртәме-соңмы, кеше явызлыклары өчен түләргә тиеш. Ирнең йортыннан елап аерылуын бар авыл сөйләгәндә дә дә хатын кызгану хисләре кичерми. Ир Әсмадан гафу үтенү турында уйламый. 

Вафа колхоз председателе булып озак эшләми. Аның урынына яшь җитәкче китереп, ирне бригадир итеп билгелиләр. Лаеклы ялга да шуннан чыга ул. Тик пенсиясенең рәхәтен генә күрә алмый. Башта авырып хатыны вафат була. Аннан фаҗигале төстә улын югалта. Оныклары исә чит илдә яшәп калган. Картлык көнендә тәрбияләүчесе булмаган ирне күрше райондагы картлар йортына озаталар. 

Аз гына да кызганмый аны Әсма. Үзе теләп китергән каргышлы гомер көзләрен алай үк күзалламаган булса да, егәрле, гайрәтле чаклары үтеп, хәлсез картлык җитәсен күптән сагышлаган иде. Дөньяда барлыгын да белмәгән кызы, гомер буе ялгышлары өчен түләп яшәгән Әсма бу юлы аңа булышырга теләмәделәр. “Үзебез карыйбыз” дияргә телләре әйләнмәде. “Ерактарак булуы хәерле” дип, салкын йөрәк белән хәл иттеләр. 

Ләйлә Искәндәрова. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading