Кызым, балам! Кичә Хәмдия апаң кергән иде. Калада укучы кызы ишетеп кайткан.
Бәгырьләремне телгәләрлек шундый күңелсез хәбәрне ник кенә әйтте икән ул?! Син инде, балакаем, аны авылга алып кайта күрмә. Үзең дә кайтып йөрмә. Картлык көнемдә авыл халкы алдында мине хур итмә, зинһар...”
“Их, әнием, кичерә алсаң, кичер мине. Бик сагындым сине,” – дип язды Зәринә ап-ак кәгазь битенә. Бу юлларны ничә тапкыр язып, ничә ертып ташлагандыр ул. Монысы да соңгысы булырга охшамаган. Шушы юлларны язарга улга бераз җиңел булып киткәндер, ахрысы. Бүген дә биш ел элек әнисен кайгы-хәсрәткә салган хәлләрне кабат күз алдына китерде.
Зәринә диплом алуга, ике дә уйламыйча шәһәрдә калды. Белеме буенча эш табылды. Мәхәббәте дә озак көттермәде: бик нык яратты ул егетен. Әмма Исмаилнең йөрәге башка берәү өчен тибә иде. Сөйгәненең башка кыз белән кич үткәрүеннән көнләшеп, Зәринә хәтта шашар дәрәҗәгә җитә иде. Шушы газаплардан тәмам туйгач, кыз аны онытырга булды.
«Болай булмый, алга таба шулай яшәсәм, тилерәчәкмен. Онытырга тырышырга кирәк,» – дип, үз-үзенә катгый таләп куйды ул.
Ә көннәрнең берендә инде тынычланып, ел ярым тирәсе үзенчә генә яши башлаган Зәринәнең йөрәгендә кабат буран кузгалды. Исмаилнең авариягә очрап, хастаханәдә ятуын ишетте. Туганнары еракта яшәгәч, янына килүче-китүче дә юк икән. Бу хәбәр кыз йөрәгендәге бер почмакта пыскып яткан хисне кабат кабызгандай итте.
Эшеннән бер атнага ял алып, хастаханә юлын таптый башлады Зәринә. Ике арадагы мөнәсәбәтләр яңарды. Егет аякка басканчы, яныннан китмәде, ә теге кыз килеп тә карамады. Әмма терелүгә, Исмаил тагын шул кыз янына чапты. Ә Зәринә авырга узып калды.
Бу хакта егеткә әйткәч, ул:
– Мин үземне яраттырыр өчен бернәрсә дә эшләмәдем. Сине үземчә яратам, ләкин аңа өйләнәм, – диде.
Утыз яшьтән узып баручы кыз, әнисенең күз яшьләре бәрабәренә булса да, баласын алып кайтырга ниятләде.
«Иртәнге намазым саен Ходайдан сиңа ярдәм итүен сорармын. Башкача нишли алам инде мин, балам?» – ди әнисе соңгы хатында. Бу сүзләр биш елдан соң Зәринәгә туган нигезенә тәвәккәлләп кайтырга этәргеч бирде. Әнисе аны йөрәк түреннән сызып ташламагандыр әле. Бердәнбер оныгын да яратыр. “Баланың баласы балдан татлы” дип өлкәннәр юкка әйтмидер. Бәлки аның хакына мине дә кичерер, – дип уйлап, яшь ана туган авылына юл алды.
Үз уйларына мавыгып, Зәринә ишек ачылганын да абайламый калды.
– Исәнме, әни, – диде ул, куркып кына.
Тәмам сулыгып калган, күз төпләре зәңгәрләнгән, ябыккан кызын ишек катында күргән ана түзмәде:
– Кы-ы-зы-ы-м, балам, – дип кочагына алды. Алар, күрешү сөенеченнән елый-елый, идән уртасында озак тордылар.
– И балам, кичерә алсаң, кичер мине. Эшләр бетеп, малларны урнаштыргач, быел кыш яныңа барырмын инде дип тора идем, – диде Заһидә. – Бигрәк ябыккансың, чирләмисеңдер бит?
– Юк, әнием. Зур хәсрәтләргә салганым өчен кичер. Яраттым шул, бик яраттым мин аны, – диде Зәринә.
Ана кызының сүзләрен ишетмәгәнгә салып:
– Исәр кешеләр сыман идән уртасында кочаклашып басып тормыйк. Син киемнәреңне алыштыра тор, мин хәзер чәй куеп җибәрәм, кичә генә суйган бройлер тавыгым бар, шуның белән токмач җәеп аш салырмын, – диде.
– Әни! Бу – синең оныгың, – дип, Зәринә оялып кына артында качып торган улын әнисенең каршына чыгарып бастырды.
Заһидә, шып туктап, бераз катып калды. Аннан кызына таба борылып нидер әйтмәкче булды, кинәт күзе балага төште:
– Абау, җаным. Әстәгъфирулла, каян таптың бу сары пошлакны, нәселдә булмаганны? Кит-кит, бигрәк ямьсез. Оныгың дигән була әле җитмәсә. Илтеп бир атасына, адәм көлкесенә калдырма мине.
– Әни! – диде Зәринә, ачыргаланып. – Нәрсә сөйлисең син? Ул бит – минем балам!
Заһидә чын-чынлап дуларга исәпләгән иде, бераздан тынды тагын.
“Ярар, озакка кайтмаганнардыр әле. Бу сары пошлак алагаем зур күренә, мәктәпкә барыр вакыты җиткәндер,” – дип уйлады ул.
Төне буе йокысы йокы булмады. Иртүк торуга, беренче эш итеп, баласының урын-җирен тикшерде.
Боларны күзәтеп торган Зәринә:
– Әни, кайгырма, Денис зур инде, аңа биш яшь. Ул барысын да белә, – диде.
– Нәрсә дидең? – диде Заһидә. –
– Ул барысын да аңлый, урын-җиргә дә пес итми, дидем.
– Юк, юк, исемен кем дидең, – диде ул, еш-еш сулап.
– Денис. Ә нәрсә булган? – диде Зәринә.
– Нәрсә булган, нәрсә булган, кабартма булган. Кем баласы бу?! – диде ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җиткән ана.
– Әни! Кемнеке булсын инде, минеке, минем балам, – дип, Зәринә улын кочагына алды.
– Тилегә салынма, кызым. Мөселман кешесе баласына урыс исеме куштырмый. Атасы кем дип сорыйм мин синнән? – диде Заһидә.
– Аның әтисе – удмурт, – диде яшь ана.
– Кем? Удмурт!?
– Әйе, удмурт, – диде Зәринә. – Ә нәрсә булган?
– Нәрсә булган, нәрсә булган, каян тапкан бер сүз. И-и, атаң үлде дә котылды, – диде Заһидә, кычкырып елап.
Зәринәгә бу мизгелдә әнисе бик кызганыч тоелды, нишләргә дә белмәде.
– Гафу ит, әнием, – дип, Зәринә әнисенең күз яшьләрен сөртә-сөртә кочып алды. – Мин – бердәнбер бала. Бу дөньяда ялгыз калуыма үзең дә борчылыр идең бит, әнием. Ә хәзер картаймыш көнемдә минем таянычым үсә, мин ялгыз булмаячакмын. Син шуңа сөенмисеңме? Баласын кочып туйганнан соң, Зәринә һәм әнисе бер-берсенә карап елмаештылар.
Фәридә ХИСАМОВА,
Тырыш
Комментарийлар