Күп төбәкләрдә күзәтелгән эсселек кешенең эчке халәтенә үзе үк тискәре тәэсир итә: арыганлык тизрәк килә, ярсу һәм ачу хисе көчәя.
Моңа даими эш киеренкелеге дә өстәлсә, нерв системасы көчәнеш чигендә эшли башлый. Нәтиҗәдә, хезмәттәшләр һәм җитәкчелек белән бәхәсләр дә ешрак килеп чыга… Әлбәттә, һәркемнең эш йөкләнеше төрлечә була, ләкин киеренкелек дәрәҗәсен киметергә тырышып карарга мөмкин.
Эштәге стресс белән ничек көрәшергә?
- Утыру рәвешегезне күзәтегез. Арканы туры тотыгыз, җилкәләрне йомшартыгыз. Компьютерда эшлисез икән, монитор күзләр дәрәҗәсендә булсын. Һәр 40–50 минут саен позагызны үзгәртеп торыгыз – бу мускуллар киеренкелеген киметә.
- Ял паузалары ясагыз. Биремнәр арасында хәтта берничә минут буш вакыт та җитә. Бу вакытны хәрәкәткә багышлагыз: торыгыз, сузылыгыз, тирән итеп сулыш алыгыз. Бик нык арыган булсагыз, күзләрегезне йомып торыгыз.
- Гади сулыш күнегүләре эшләгез. 1-2 минут дәвамында әкрен сулыш алу (мәсәлән, 4 секунд сулыш алып, 6 секундта һаваны чыгару) киеренкелекне тиз арада киметергә ярдәм итә.
- Чикләр куегыз. Эш хәбәрләренә җавап бирми һәм электрон почтаны тикшерми торган вакытны билгеләгез (әлбәттә, бу хезмәт килешүе шартларына каршы килмәсә). Бу нерв системасын саклауның иң нәтиҗәле ысулларының берсе.
- Зур бурычларны вак өлешләргә бүлегез һәм үтәлгәннәрен билгеләп барыгыз. Бу «барысы да берьюлы өем булып өстемә ишелде» дигән хисне киметә.
- «Юк» дип әйтергә өйрәнегез һәм чит бурычларны өстегезгә алмагыз. Хезмәттәшләргә ярдәм итү – яхшы сыйфат, ләкин ул шәхси вакытыгызга, эшләрегезгә һәм сәламәтлегегезгә зыян китерергә тиеш түгел.
- Эштән кайткач, шунда ук өй эшләренә күчмәгез. Организмга тынычланырга вакыт бирегез – кимендә 10–15 минутлык «буфер вакыты» калдырыгыз.
Бу гадәтләрне никадәр иртәрәк кертә башласагыз, стресс сезнең сәламәтлеккә һәм хезмәттәшләр белән мөнәсәбәтләргә шулкадәр азрак йогынты ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар