Ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслык була алмый, диләр.
Безнең очракта, киресенчә. "Брат" дип кенә сөйләшә идек бит. Безнең дуслык нык булды. Бөтен темага сөйләштек, серләштек. Авыр чакларда бер-беребезгә терәк булдык. Моның өчен мин аңа бик рәхмәтле.
Радик белән нәкъ 20 ел элек «Интертат»та таныштык. Ул – спорт журналисты, мин – яңа өйрәнеп килүче яшь журналист. Башта хезмәттәшләр булсак, тора-бара гаилә дусларына әйләндек. Ул "Идел"дә эшләгәндә, уртак проект эшләдек. Аннары Радик "Шәһри Казан"га билгеләнгәч, мин дә шунда урнаштым. Эх, шәп эшләдек тә соң. Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, ә бу эш барышында бик мөһим әйбер. Идеяләр ташып торды. Бөтен башлаган эш уңышлы булды. Башкача мөмкин дә түгел, Радик тотынгач. Аннары юллар аерылды, мин дә, ул да моны авыр кичердек. Чөнки эш шулкадәр үзара әйбәт көйләнгән иде инде. Шуңа да редакциядән китсәм дә, без аерылышмадык. Кайвакыт газетага язып тордым. Киңәшләшеп тордык. Редакция бәйрәмнәренә гел чакырды. Озаграк килми торсам, сагыныша идек. Әйтәм бит, "брат"лар идек без…
Радикның кинәт китүе әле дә башка сыймый, моны кабул итеп булмый. Ничек? Ник? Сиңа бит әле 47 генә яшь. Кызларыңның туенда биисең бар иде бит әле. Син бит аларны өзелеп яраттың. Үрнәк әти булдың. Әле күпме язылмаган мәкалә, хыялдагы проектлар калды. Эх, Радик. Сакланмадың, үзеңне сакламадың. Үтәр әле, дидең...
Мин син юклыкка ышанмыйм, брат. Синнән башка "Шәһри Казан"га гына түгел, Татмедиага да авыр булачак. Күпме тырыштың, күтәрдең. Менә хәзер син юк. Эх, авыр, йөрәк әрни. Брат, мин ышанам, коллективың синең ышанычны аклар, алга таба да иң яхшы редакция булыр. Борчылып ята күрмә берүк... Кызларыңа, әти-әниеңә, якыннарыңа сабырлык, түземлек. Урының оҗмахта, рухың шат булсын. Рәхмәт сиңа, братым…
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар