16+

Рашат Низами «Сары чәчәкләр» (хикәя)

11 февраля 2025, 10:22
2057
0
4
Уку өчен 6 минут

Ветеран-фронтовик, Ватан сугышының авыр бәрелешләрендә катнашкан Фазылҗан абый белән мин Әтнә районында таныштым.

Рашат Низами «Сары чәчәкләр» (хикәя)

Ветеран-фронтовик, Ватан сугышының авыр бәрелешләрендә катнашкан Фазылҗан абый белән мин Әтнә районында таныштым.

Мәгълүм сәбәпләр аркасында, авылның исемен атамадым, вакыйга героеның исемен дә үзгәртеп бирдем. Язманы, дөресрәге, ул сөйләгәннәрне ахыргача укыгач, моның сәбәбе аңлашылыр. Язучы Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли. “Совет гаиләсен какшатыр хәлем юк”. Әңгәмәдәшем үзе дә, яза калсаң, исемемне күрсәтә күрмә, диде... Ә хәзер, әйдәгез, аның сөйләгәннәрен “тыңлап “ китик.
***
Сугыш башланганда миңа ни бары 14 яшь иде. “Совет йорты” каршында ашыгыч митинг, нәфрәтле нотыклар, фронтка озатканда елашулар дисеңме – болар барысы да әлегедәй күз алдында... Эшкә яраклы таза яшьләрне, ир-егетләрне сугыш, туймас аждаһадай, үзенә суырып алды. Алар киткәч, мин печән-салам тарттыру эшләрендә катнаштым, колхоз атларын карауда булыштым...

Унҗиде яшем тулгач, 1944 елның җәендә хәрби комиссариятка чакыр-дылар. Мине бронетанк хәрби училищесына җибәрмәкчеләр иде. Безнең төркемне ул чактагы Чкалов шәһәрендәге иң элек медкомиссия иләге аша үткәрделәр.
Шулай бүлмәдән-бүлмәгә йөри торгач, күз врачына барып җиттем. Гөнаһ шомлыгына каршы, бер күземә арпа дигән зәхмәт бәреп чыккан иде. Махсус шкаладагы кайбер хәрефләрне, билгеле инде, рәтләп таный-укый алмадым.

– Танк йөртү өчен бөркет күзе кирәк, – диде врач һәм бу һөнәргә яраксыз дип тапты.
 Янәдән Казанга кайтардылар, Бишбалта тирәсендәге бер казармага күчерделәр. Тагын әле ярдәмче хуҗалык ызбалары да бар иде. Җәйнең җылымсарак бер кичендә ягулык складын саклыйм. Озак та үтмәде, каршымда прапорщик, ягъни склад мөдире пәйдә булды. Сораулар яудыра башлады: 
– Ничек, солдат, служба идет? Ишекне ач, керосин мичкәләрен карыйк әле.

Шалтыр-шолтыр итеп йозакны ачтым. Склад хуҗасы чалбар кесәсеннән папирос пачкасы тартып чыгарды.
– Шырпың бармы? Кабызыйк булмаса...
Мин – яшь солдат – алдын-артын уйлап тормастан, кесәмдәге шырпы кабына үрелдем. Прапорщик кинәт үзгәреп китте, кулыма сугардай булып, аңлатырга кереште:
– Син нәрсә, зелёнушка! Ягулык складында шырпы кабызырга ярый разве?
Әнә шулай сабак алдым ул көнне.

Август аебыз хәрби-тактик өйрәнәләр белән узды. Ә менә шәһәр читендәге кырда окоп-траншея казу бик авыр иде. Маңгаеңнан кара тир агызып, көне буе җир-туфракта казынасың. Икенче көнне басуга килеп төшсәк, шаккаткыч хәл: кичә без тырышып-тырмашып казыган урыннарның бер өлешен бульдозерлар җир белән тигезләп куйганнар!

Акылга сыймаслык бу хәлләрнең “сере” баребер ачылды. Төнлә белән бирегә атылган сәяси тоткыннар мәетен машинага төяп алып киләләр дә әлеге траншея чокырларына күмәләр икән. Бистә көтүчесенең курка-курка гына сөйләгәннәреннән моны ишеткәч, имәнеп киттек. Тиздән фронтка җибәрсәләр, ичмасам, фашистлар белән кара-каршы сугышыр идек дип, күңелгә беркеттек.

Ярар. Менә берзаман беәне җил-яңгырдан төсләре уңып беткән товар вагоннары төяделәр дә, Мәскәү-Смоленск юнәлешенә таба алып киттеләр. Аңа кадәр өр-яңа хәрби киемнәр һәм ППШ автоматлары биргәннәр иде. Төрле станцияләр аша узабыз. Берсендә шулай безнең вагонга таба яулык бәйләгән бер әби килә. Кулында йомарлам ашъяулык. Анда берәр төрле камыр ризыгы дип уйладык. Ләкин патруль әбине тоткарларга тырыша. Нишләтәсең – боерык шулай. Әби исә бер дә төшеп калганнардан түгел икән. Келтер-келтер атлап килгән шәпкә ашъяулыгын вагонның ачык тәрәзәсеннән эчкә чөеп җибәрде! Әлеге күчтәнәчне дүрт куллап күтәреп алдык та кечкенә кабартмаларны тиз генә бушатып, рәхмәт әйтә-әйтә, ашъяулыкны әбинең үзенә кире ыргыттык. 

Әкренләп фронтка таба якынаябыз. Берзаман “Тревога!” Офыкта үкереп килүче кара самолет күренде. Өлгергән кадәребез урманга кереп качты. Дошман бомбасы рәхимсез булып чыкты. Тирә-юньдә яралылар ыңгырашып ята. Балачакта бармагың ишеккә кысылса да “Әнием!!” дип җан ачысы белән кычкырасың бит. Яралы яшь солдатларның “Ма-ма!” дип ачыргаланып кычкырулары күңелне үткен пычактай телгәләде ул чакта. Дошман белән тамчы да сугышмыйча җан бирүләр бигрәк тә үкенечле хәл булып истә калган.

Безнең пехота батальоны сугышка ике тапкыр керде. Аларның икесе утлы тамга кебек хәтердә. Беренчесе ничек булды дисеңме?
Белоруссияне азат итү сугышларының кызган чагы иде. Алдагы бер авылга үтеп керү һич мөмкин түгел: нимес пулялары баш өстеннән яңгырдай коя башлады! Безнең артилерия ярдәм итте, бәребер бәреп кердек. Бу авылда нимесләрнең азык-төлек складлары урнашкан булып чыкты. Комендант взводы килеп җиткәнче дип биштәрләребезгә байтак кына азык-төлек тутырдык. Сугышта мондый хәлләр гаепкә саналмый.

Икенче бәрелеш исә көткәннә дә хәтәррәк булып чыкты. Август азаклары бу. Урылмый яткан арыш кыры. Их, минәйтәм, менә шушы байлыкның уртасына комбайн белән кыл уртага кереп кенә китәсе бит, югыйсә. “Атакага!” дигән фәрман яңгырады. Пружинадай     чәчрәп торып, бөтенебез диярлек аягүрә басты. Автоматны кысып тотып, мин дә алга ташланмакчы идем...

Кинәт нәрсәдер булды... Уң як калак сөяген пуля чәрдәкләгән икән. Миңа ашыгыч рәвештә беренче ярдәмне күрсәттеләр. Безне поезд белән Мәскәү тирәсендәге Голицыно станциясенә госпитальгә урнаштырдылар. Мине кичекмәстән операция салдылар. Калганын бик томанлы гына хәтерлим... Уянып китсәм,минем баш очында ак халатлы, фәрештәдәй гүзәл бер шәфкать туташы утырып тора иде.
Озак та үтмәс, безнең күзләр үзләре генә белән торган телдә аңлаша башлады. Мин аңа коткарганы өчен, күңелемнән мең рәхмәтләр укый идем. “Мин синең терелүеңә бик шатмын”, – дип әйтә иде ул миңа.

Бәлки, минем өчен генә шулайдыр, мин аның матурлыгын сөйләп аңлата алмыйм. Без бер-беребезгә акрынлап гашыйк булдык бугай. Аның әтисе Курск дугасында һаләк булган, ә мин – яралы солдат. Менә шушы нәрсә бигрәк тә якынайта бугай безне.
Бу хәл ничек булып бетте дисеңме, энем? Ничек дип әйтсәм дә кыен. Мине яралы солдатны, ул туган авылыма хәтле озатырга тиеш булып чыкты. Күз алдына китерәсезме: яралы солдатны санитар кыз авылына кадәр озата килә!

Кайтып төшкәч тә әнинең сөенгәннәре! Ничек сөйенмисең ди, улы сугыш җәһәннәменнән исән-сау килеш туган йортына кайтып төшсен әле менә! Бик матур итеп чәйләдек. Тик менә соңрак четерекле мәсьәлә калкып чыкты. Әнкәем Рабига, бисмилла арты бисмиллалар өйрәнеп, инде картая барган Өммегөлсем абыстай урынына шундый да дәрәҗәле урынга җыенып кына йөргәндә – менә сиңа мә – улың маржа ияртеп катсын әле! Авылдашлары, килен-килендәшләр, ахирәтләре ни әйтер дә, ни уйлар, дип уйлагандыр инде. Ул болай диде: 
– Улыкаем, нәсел-нәсәп гадәтләрен узып, зинһар өчен дим, марҗа каны белән гаилә кора күрмә. Бер дә мөрәвәт эш булмас бу...

Мин болай дип әйтеп карадым:
– Әни. Аңлыйсыңмы, ул мине үлемнән коткарып калган фәрештә. Аның ярдәме белән мин аякка бастым...
– Аңлыйм,рәхмәтләр үзенә. Тик барыбер рөхсәтем юк. Инде абыстыай булам дигән көннәрдә генә авылдашларым йөзенә ничек күренермен?!
– Әйтсәм-әйтим, мин аны юньләп кочканым да юк бит әле...
– Бәрәкалла! Менә монысы яхшы фал. Син аны иртүгү үк фронтка озатып җибәрә күр. Гайбәте булмас. Санитар кыз сине озата кайткан гына диярмен.
Әни белән сөйләшүләр әнә шулайрак тәмамланды. Ул чакта мин йомшаклык күрсәттем бугай. Аннары нәрсә булдымы? Кич белән эңгер-меңгер төшкәч, без Фаина белән су буена таллыклар ешкынына киттек.

Бик ерак елларда калган булса да, бу минутларны оныту мөмкин түгел. Миңа әнинең сөйләгәннәрен, үземнең халәтне аңлату өчен сүзләр табу да кыен иде ул чакта. Без икебез дә бер-беребезне яратканбыз, уртак мәхәббәткә омтылганбыз, югыйсә. Түгәрәк карт тупыл янына килеп басканыбызны хәтерләмим. Ләкин безнең уртабызда ике каршылык бар: сугыш һәм милләт аермасы. Икесе дә бездән көчлерәк һәм төзәтерлек түгел.
Без беренче тапкыр үбештек... Безнең кайнар һәм кире кайтмаслык мәхәббәткә бары тик карт тупыл гына шаһит иде.
Ә беләсеңме, энем, ул миңа мәңге сүрелмәслек истәлек калдыра белде. Ул авылдан киткәндә, саубуллашканда, каптырмалы кара сумкасыннан кечерәк кенә пакет кисәге тартып чыгарды һәм әйтте:

– Миннән сиңа соңгы истәлек бу. Менә бу чәчәк орлыкларын язын җиргә сибәргә онытма! Алар сиңа мине хәтерләтеп торыр...
Елап саубуллаштык. Ә ул биргән орлыклар һәм чәчәкләр исән. Язлар саен калкып, туфрак аша кояшка таба калкып чыгалар әнә. Мондый чәчәкләр авылның һәр бакчасында, йорт каршында бар диярлек. Сары чәчәкләр түтәлләрдә, койма буйларында үсә, тир-юньгә ямь чәчеп тора. Чөнки мин аның җитлегә килгән орлыкларын күршеләргә, туган-тумачаларга җай белән генә өләшә тордым. Китте авылда миннән орлык сорау, чәчәк арты чәчәк үстерүләр! Бу чәчәкләрне мин үземчә “Утьянар” дип атаган идем. Соңрак белешмәләрдән карап хризантемалар семьялыгына караган “Солнечный” дигән сорт икәнен белдем дә, “Кояш кыйпылчыгы” дип атадым.

Тик авылымның бер генә кешеседә әлеге сары чәчәкләрнең серен, хикмәтен белмәде. Чөнки бу сер фәкать минем йөрәемдә кан тамырыдай салмак кына тибеп-яшәп ята иде... 
***
– Сез бик ихлас, матур, хәтта ки образлы-тәэсирле итеп сөйлисез. Сезгә журналист яки язучы һөнәрен сайларга кирәк булмады микән? – дидем ахырдан, аның хәтеренә һәм яшьлек хисләренә соклданып.
– Мин укытучы һөнәрен сайладым. Тарих һәм әдәбият фәннәрен укыттым. Ләкин шундый дан артыннан куарга һич тә уйлаганым булмады. Вакыт ул идемени...
Ветеран-фронтовик белән сөйләшүләребез озак дәвам итте. Сары чәчәкләр калган. Ә аларны язмыш кабаттан очраштырмаган.

2015 ел.

Фото: ru.freepik.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading