16+
#Хикәя 06 марта 2025, 10:54 Уку өчен 8 минут
905
0
0

Сагынуга бернинди дәва юк (хикәянең икенче өлеше)

06 марта 2025, 10:54
905
0
0
Уку өчен 8 минут

“Фәһим киткән ахрысы”, – дип уйлап куйды ул, ерак араларны якын итеп кайткан олы кызы Әлфиясенең тавышын ишеткәч.

Сагынуга бернинди дәва юк (хикәянең икенче өлеше)

“Фәһим киткән ахрысы”, – дип уйлап куйды ул, ерак араларны якын итеп кайткан олы кызы Әлфиясенең тавышын ишеткәч.

Чү, тагын тавышлар ишетелә түгелме? Болары Әлфиясенең балалары – Роза белән Булат икән.

Үзгә бер ярату белән ярата иде Хикмәтулла Әлфиясен. Кызгану катыш ярату хисе бугай иде ул. Гыйлемзадәсе кебек юмарт, кыю, тырыш, чибәр Әлфиясенең язмышы гына матур булмады шул. Сынау арты сынау биреп кенә торды Ходай үзенә. Алданып, ялгызы бала табу дисеңме, яратмаган кешесенә димләнеп, исерек ир көйләп яшәү дисеңме, парлы килеш тормыш йөген берүзе тарту дисеңме, яшьли тол калып, авыру килеш, ике баласын кеше итәм, дип, кабат ялгызы гына тормыш арбасына җигелү дисеңме – берсе дә калмады. Олыгайган көнендә булса да бәхетле көннәр белән бүләкләде Әлфиясен Ходай. Кызы белән малае хөрмәтендә, оныкларының сөекле әбисе булып, бүгенге тормышына шөкерана кылып, шәһәр карчыгы булып яшәп ята әнә.

Фәниясе белән төпчеге Сәриясенең генә тавышы ишетелми әле. Фәниясенең вакыты да юктыр инде. Гомере буе укытучы булып эшләде. Эшеннән кайткач, абзар тулы мал-туарны карыйсы, сыерын савып, сөтен урнаштырасы бар. Терлек асрауның газабын кешедән сорамый ла Хикмәтулла. Гомер буе абзар тутырып мал асрадылар. Җәйге кызуларда чалгы белән печән чабулары бер дә җиңелләрдән булмады шул. Ун бармак көче, хәләл хезмәт белән табылган мал булганга бәрәкәте дә булды. Әтисе кебек эшкә батыр, тырыш Фәниясе. Ире Шәмгун өйдә юк чакта печәнен дә чаба, үгезен дә арканлый, утынын да яра.

Үз башыннан үткәч, бер дә үпкәләми Хикмәтулла Фәниясенә. “Җае чыгу белән килер. Аталарының үлеп баруы түгел ләбаса!”
Сәриясе дә апасы шикелле эш бетерә алмый тилмерәдер инде. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык эш белән тулы авыл тормышының ниндилеген белә инде Хикмәтулла. Үзенең дә гомере авыл җирендә узды. Картаеп беткәч, шәһәр егете булырга маташкач та.
***
– Әти, нихәл! Авырып киттеңмени әле булмаганны...

Кемне уйласаң, шул каршыңа чыга. Ахырзаман дими, ни дисең инде моны?” – дип уйлап куйды Хикмәтулла Фәния белән Сәриянең тавышларын ишеткәч.
– Ыһы, авырып киттем шул әле, балалар, – диде Хикмәтулла, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп. 

Йокыга китеп барган Хикмәтуллага оеп, ара-тирә көзән җыерып, бер җылынып, бер суынып, эчен пошырып торган аякларына кагылган Сәриясенең мышык-мышык килгән авазы йоклап китәргә ирек бирмәде.

Төпчеге – Сәриясе елак булды шул. Үпкәләсә дә, борчылса да, берәр юк кына нәрсәгә сөенсә дә,  сытыла да китә инде менә. Төпчек булгач, апа-абыйларыннан иркә-наз да еш эләкте үзенә. Әнисе Гыйлемзадә үлгәндә, егерме биш яшьтә булып калган Сәрия, әтисе Хикмәтуллага ныграк тартылды. Тол калган әтисен кызганудан, үзенең бер канатсыз калуыннан күңеле тагын да нечкәрде булса кирәк Сәриянең.

Менә хәзер дә төпчегенең янәшәсендә елап утыруын ишетеп ята Хикмәтулла. Үз хәлен үзе генә белә. Туксанга җитеп килгәндә, бу авыртудан тулысынча котылып, тормышының киләчәге инде кичәге кебек булмаячагына да, гомер кояшының офыкларга таба тәгәрәвен дә чамалый карт. Соңгы көчен җыеп, телен эшкә җигүе дә, елмаерга тырышуы да фәкать янәшәсеннән бер генә минутка да китмәгән балаларын борчыйсы килмәүдән генә. 

Күкрәк тутырып сулыш алулары, сүзләрне җөмләгә тезеп әйтүләре дә көннән-көн авырлаша барган сыман. Яшь чагында бер трактор печән йөге астында калып, аяклары сынып бетсә дә, сулыш алулары бу кадәр үк кыен түгел иде кебек. Яшь иде шул Хикмәтулла. Аякларын бөртекләп диярлек җыйганнар иде ул чакта. Тормышыннан зарланмыйча, язмыш сынауларын сабыр гына кабул итеп, булганына шөкерана кылып яши белде ул. Гомер итү дәверендә башны ташка бәреп, үкенерлек гамәлләр дә кылмады кебек. Якаңа авыру килеп ябышкач, алдын-артын уйлап, үткәннәргә кире кайтып, үзеңчә нәтиҗәләр дә ясап куясың икән шул. Үткәннәрдә казына башласаң, хәтер төпкеленнән әллә нәрсәләр чыга икән. Тәмәкене авызына алмаса да, дәрте вә дәрманы бар чакта, салу белән дә мавыкмады түгел инде үзе. Исермичә айнымый гына йөргән көннәренең айларга сузылган чаклары да була иде. Гыйлемзадәсенә, балаларына авырлык тудырган вакытлары да булгандыр. Тик, тырыш, эшкә батыр, бала җанлы булу Хикмәтулланың әзме-күпме гөнаһларын каплый иде кебек. 

Үкенечле мизгелләр белән гомер көзендә горурланып искә алырлык күркәм гамәлләре дә бар икән бит Хикмәтулланың! Озак еллар авыл зиратын барлап, тәртиптә тоту, мәчет карты булып, намазларга йөрү, бер ел калдырмыйча, уразалар тоту үзенең гамәл дәфтәренә савап булып язылачагын аңлау Хикмәтулланың күңеленә әйтеп бетергесез зур бер шатлык булып кереп урнашты. Акыллы, тәүфыйкълы балалар үстерүе дә зур бер куанычы, зур бер бәхете аның. Ике улы да тартып-эчеп, кеше көлдереп йөрмәделәр. Фәһиме күптәннән дингә килде. Олы Хаҗ сәфәрендә йөреп кайтып, хаҗи булды әнә. Шәһәр читендә йорт салып, калада авыл тормышы белән яшәп ята. Авыл җире, улының йорты булса да, чит җир - чит җир инде ул. Һавасы да башка, кояшы да, искән җиле дә. Һәрхәлдә, Хикмәтулла өчен шулай. Ни ашаса, ни эчсә, бабай, дип өзелеп торучы оныклар, ата җанлы килене Фираяның тәмле теле... Тик, гомер иткән нигезнең җылысына, туган якның һавасына, җаннарга шифа булып искән назлы җилләренә, күктә елмаючы кояш нурларына җитәме соң?! Ике айга якын туган нигезеннән читтә җирсү хисе белән яшәгәндә аеруча да артты бугай туган ил кадере. Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган җир, дип тикмәгә әйтми торганнардыр инде ул. Сагынды, бик сагынды шул Хикмәтулла туган җирен.

Өрмәгән җиргә дә утыртмаган, әти, дип өзгәләнеп торган малае белән килененә авыз тутырып, “Авылны сагындым”, – дип әйтергә кыенсынды шул Хикмәтулла. “Бала-чага булма инде, әти”, – диярләр кебек иде. Әй, аңлыймени соң алар яшь барган саен күңелнең сабый баланыкы кебек нечкәрә баруын, бик тиз үпкәләргә әзер булуын. Олыгайгач тирә-юньдәгеләрнең кычкырыбрак әйткән сүзләре дә дорфа тоела, яшьләрнең исәнләшми узуы да ачуны китерә икән. Яшь чакта гөрләтеп тормыш иткәндә Хикмәтулла андый түгел иде. Улы Фәһимнең ике айга якын туган нигезенә алып кайтмаганына эчтән генә үпкәләп тә йөргән иде кебек әле Хикмәтулла.

Яз кояшы карый башлагач, аеруча да көчәйде Хикмәтулланың сагыну хисе. Өйдә берүзе калган чакларында йөрәктәге сагыну хисен җырлап басарга гадәтләнде.
   “Әйтмә, син, авыр сүз, әйтмә, син,
Йөрәк бит болай да яралы. 
Җырларны шаулатып җырлыйсы,
Гөрләтеп яшисе бар әле”.
Яшьрәк чакта шушы җыр теленнән төшмәде Хикмәтулланың. 

Балалар үсеп, оныклар ишәя башлагач, тормыш җыры да үзгәрде. Кияү-киленнәр, кода-кодагыйлар бер кунак табынына җыйналгач, “Олы юлның тузаны”н сузып җибәрер иде Хикмәтулла.

Җир җимертеп эшләп йөргән чакта, тормыш ыгы-зыгысында гомеренең узганы сизелмичә дә калган шул. Яшәлгән гомерне барлап утырырга вакыты да булмаган бугай. Барлык үткәннәр менә хәзер – гомер иткән нигезеннән аерылып, читтә яши башлагач, йөрәкләрне әрнетеп,  искә төшә дә, тамакка төер булып утыра да, күз яшьләре булып, тышка бәреп чыга икән.
      Бишенче көн инде, авызына капкан биш-алты тамчы су белән җан асрап, хастаханә түшәменә карап, үткәннәрен искә алып, өзелергә торган көзге яфрак кебек калтыранып торган йөрәген чеметтереп ята Хикмәтулла. 
    Менә әле бар булган көчен бер учка туплап, янәшәсендә кулларыннан, башларыннан сыйпап утырган Сәриясенә сүз катырга ниятләде.
     – Кызым, – диде ул, әкрен генә тавыш чыгарып.
    Сәрия әтисенә таба иелде.
    – Гомер иткән нигеземдә кундырыгыз мине, – диде дә Хикмәтулла, кулындагы кулъяулыгы белән яшьләрен сөртә башлады.
     – Ярар, әти, – диде дә Сәрия, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, коридорга чыгып китте. 
     Әтисенең гозерен үти алачагына икеләнеп, якын кешесен кызганудан, ике кулы белән битен каплап, елап җибәрде. Аңа янәшәсенә килеп баскан апасы  Әлфия дә кушылды.
     Төп йортта яшәүче улы Раиф вакытсыз вафат булгач, болай да көйсезләнеп торган тормышның бөтенләй көе китте. Килен өчен дә, йорттагы оныклар өчен дә кирәксезгә әверелде Хикмәтулла. Яман авыру белән көрәшеп яшәргә тырышкан Раифын үз куллары белән җир куенына салганда бала югалту ачысын кабат татырга туры килде аңа. Йөрәкләрне пычаксыз теләрлек әче иде әлеге хәсрәт. “Бер кергән утларга кабат кертеп, хәсрәт утында көйдерер өчен сиксән алты яшьләргә кадәр яшәттеңмени мине Аллаһы Тәгаләм?!” – дип, саргайган йөзләренә карап, салкын кулларыннан сыйпый-сыйпый, Раифы белән сөйләшеп төн чыккан иде Хикмәтулла. 
      Раифының җидесен үткәргән көнне үк бер генә җөмлә әйтте төп йорт килене Рәмзия. “Бабайны кайсыгыз алып китә?”
      Әлеге йортта үзен ашка төшкән таракан кебек хис итсә дә, гомер иткән нигезе белән бөтенләйгә шулай тиз хушлашырмын, дип уйламаган иде шул Хикмәтулла. Килен – кыз, кайната – әти түгел, дисәләр дә, үзен бу кадәр кирәксездер, дип уйламады ул. Балаларына авыр йөк булмыйча, үз аякларында үзе йөрде, йорт өчен тырышты, кул кушырып, эшсез ятмады юкса үзе. Хөкүмәт биргән пенсиясенең күп өлеше дә шушы йортка кереп бара иде.
     – Килен, Раифымның кырыгына кадәр үз өемдә калам. Авыр булса да, сабыр итәрсең инде.
     Хикмәтулланың әлеге сүзләре рөхсәт сораган кебегрәк яңгыраган иде ул чакта. “Раифым хакы бар. Раифым рәнҗеп ятмасын”, – дип, үз нигезендә үзе теләгән кадәр яшәр өчен көннәр даулап, талашып йөрмәде Хикмәтулла. 
       Раифының кырык көнен үткәрү белән, барлык әйберләрен җыйнап, бөтенләйгә Фәһимнәргә күченергә туры килде аңа. Гомер иткән нигезеннән ераклашкан саен, йөрәгенең чәнчеп-чәнчеп тибүенә түзү дә, шәһәр һавасына ияләшергә туры киләчәген аңлау да кыен иде Хикмәтуллага. Әтиләренең читтә ике айга якын яшәп, шәһәргә ияләшә алмавын, туган нигезен сагынуын күрү Фәһим белән Фираяга да авыр иде. Тик гомер иткән нигезгә юллар ябык иде шул.
***
      Сәрия белән Әлфия палатага әйләнеп кергәндә, Хикмәтулла инде төсе тоныклана барган күзләрен бер ноктага төбәп, чак-чак сулыш алып ята иде. Шулай да өзек-өзек сулышлары арасында балаларына соңгы амәнатен тагын бер кат кабатлыйсы итте Хикмәтулла:
    – Мине үз йортымда кундырып, Раифым янәшәсенә матур итеп күмегез.
    Сулыш алуы сирәгәеп, пышылдаган иреннәреннән “Рәхмәт”, – дигән сүзләрне укыды Әлфия. Рәхмәт әйтеп пышылдаган иреннәр дога пышылдауга күчте. Әтиләренең дога кылып, балаларына рәхмәт укып китүе иде бу.
     Иртәнге якта өзелсә дә, Хәкимулланың соңгы амәнатен аяк астына салып таптамады балалары. 
     Мәет кайткан йорттан тәүлек әйләнәсе халык өзелмәде. Һәр килгән кунак мактап телгә алды Хикмәтулланы. Эшнең нидәлеген сизгән кайберәүләр: “Авыртуга бер тапкыр зарланмыйча, җир җимертеп эшләп йөргән җиреннән кинәт кенә китеп барыр дип кем уйлаган бит ә?! Сагынуга бернинди дәва юк шул аңа”, – диештеләр. 
     Гомер буе җыелып килгән борчу-хәсрәтләрдән шактый тузарга өлгереп тә, бирешергә теләмәгән йөрәк сагыну, кимсенү кебек хисләр каршында көчсез булып чыкты.
    Аклыкка төрелгән авыл зиратында яңа бер кабер калыкты. Хәләле Гыйлемзадә, уллары Талип белән Раиф, әнисе Нурсабах, бертуганнары – Минҗиһан, Дамир, Йосыфхан янына – мәңгелек йортка күчте бүген Хикмәтулла. Беркемгә авыр йөк булмыйча, матур гына китте дә барды. 
***
               Хикмәтулланың кабере тирәсендә кулларын догага күтәреп, төрле җирләрдә сибелеп яшәүче балалары, оныклары чүгәләгән. Дингә килеп, мәчет карты булгач та, “Үземнән соң догачылар калдыра алсам иде”, дип теләгәгән иде Хикмәтулла. Тели белеп, чын күңелдән теләсәң, Аллаһы Тәгалә ишетә икән бит!
     Исән чагында һәрчак: “Хикмәтнекеләр бит алар!” – дип, балалары белән горурланып яшәгән Хикмәтулла, бакыйлыкка күчкәч тә, тынгысызланып ятмас иншаллаһ. Төп нигезгә дәшеп, сөенеп көтеп торучы кеше булмаса да, балаларының зиратка эзне суытмаячагы көн кебек ачык иде...

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
    

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading