Зифаны хастаханәдән күршесе Наҗия апа килеп алды. Тән авыртулары басылса да, йөрәккә салынган ярасы әле сыкрап тора иде.
Ярасына да түзә, гарьлеге ни тора бит! Күрше-күлән арасында да ару түгел. Инде гомер көзләренә кереп барганда ире ташлаган хатын исемен күтәрде ул.
Зифа култык таякларына таянып фатир бүлмәләрен карап чыкты. Барысы да ул куеп калдырып киткәнчә. Димәк, Айрат бер тапкыр да кайтмаган. “Үкенерсең, барыбер үкенерсең әле” диеп эчтән генә уйлап куйды Зифа.
Күзеннән кайнар, үпкә катыш яшь тәгәрәп төште. Яшь тамчысы идәнгә тамды һәм Зифа ирексездән идәнгә күз төшерде. Тозлы күз яше идәндә яткан балдакның нәкъ уртасына тамган. Зифа көч-хәл белән иелеп Айратның балдагын идәннән алды. Бергә булган соңгы төндә ачуланышканнан соң Айрат балдагын салып Зифаның битенә аткан иде бит, балдак башта аның битенә, аннан стенага бәрелде, аннары чыңгылдап идәнгә тәгәрәде... бер-берсенә үпкәләшкән ир белән хатында балдак кайгысы юк иде.
– Кайда гына булса да, мин Лилияне эзләп табачак идем. Гомерем буе аны сагынып яшәдем. Сиңа да аны онытыр өчен генә өйләндем, ә син минем башымны балалар белән үзеңә бәйләп куйдың, – дип Айрат Зифага бар уйлаганын әйтеп калырга ашыкты. – Мәктәпне тәмамлаганда ул шундый чибәр, баш әйләндергеч кыз иде! Исеңдә булса, без биш елдан соң, аннары ун елдан соң сыйныфташлар очрашуында булдык. Менә шунда да мин аны бик ярата идем. Ун еллык очрашудан мин иртә белән генә кайтканда үзең ишекне ачтың, егетләр белән сөйләшеп утырдык, дигәнгә дә бик тиз ышандың бит син. Ә мин ул төнне Лилия белән уздырган идем. Нинди хисле, кайнар төн булды ул!
Синең белән яшәгән утыз елның бер төненә дә торырлык түгел. Ә син, син миңа шәүлә булып ияреп йөрдең, кирәкмисең, күземә дә сабыр өрәк, убырлы кебек күренәсең бугай. Һәм менә ничә еллардан соң Лилия мине үзе эзләп тапты, чакырды. Ике дә уйламыйм, барысын да ташлап китәм мин! Балалар кечкенә дип елый алмыйсың, алар үсте, фатирың бар, машинаны үзем белән алам. Хуш! Аерылуга гариза үзең бирерсең, менә, мине бәйләгән йөзегеңне дә үзеңә кире атам! Бәйләнчек кайгыртуларың да кирәкми, бала-чага кебек мине карап ашатуың да ачуымны чыгара, нинди кием киюемә дә бәйләнеп торасың бит син... авырырга да ирек бирмисең, ятып тора башласаң дару, су биреп башымны әйләндерә башлыйсың! Мин синнән тәмам туйдым, гарык булдым! Ә Лилия ул – башка төрле, Алиһә кебек...
Чынлап та, йөзекне Зифаның йөзенә атты, ике дә уйламады... Аңлашырга дип каршысына берничә адым атлаган Зифаны көч белән бәреп екты да, чыкты да китте Айраты.
Этеп җибәреп, Зифаның уңайсыз итеп егылып бот сөяген сындырганын, авыртудан ыңгырашканын да ишетмәде. Менә шулай китеп юк булды ул. Утыз ел парлы тормышлары, сау-сәламәт итеп үстергән ике кызлары, дүрт оныклары, бергә кулны-кулга тотынып үткән борчу-шатлыклары – барысы да үткәндә калды.
Зифа үрмәләп барып телефоннан күршесе Наҗия апаны чакыра алды. Ул “Ашыгыч ярдәм” машинасын чакыртты һәм Зифаны хастаханәгә алып киттеләр. Иллегә якынлашкан Зифаның сынган бот сөяге тиз һәм туры гына ялганырга теләмәде, аңа бик күп сызланулар, кире сындырып ялгаулар, аппарат куеп тарттырып куюларны үтәргә туры килде. Атналар түгел, айлар узды.
Хастаханәдә ятканда Зифаның узган тормыш китабының һәр битен, һәр мизгелен уйларга да вакыты җитәрлек иде. Күпме генә уйланса да, ул үзенең гаебен, үзенең ялгыш-хатасын таба алмады. Айрат белән никах укыткан көннән соң иң бәхетле хатын-кыз иде ул. Башка ир-егетләргә күз дә сирпеп карамады, бөтен барлыгы, җаны-тәне белән ирен яратты, тату гаилә, үзләренең тормышларын булдырырга тырышып яшәде. Бер-бер артлы кызлары туды, Айраты да бәхетле иде бит. Көндәлек эш-мәшәкатьләрдән соң гаилә белән бергә кичке аш ашаулар, ял көннәрендә каядыр бару, бергәләп табигатькә чыгулар...
Ике яклап та әти-әниләренә ярдәмләшеп, туганнар белән дус-тату яшәделәр. Зифа ялгыш та бер кешегә начар сүз, караш ташламады. Киресенчә, уңайсыз вакытларны уңга сыпырып, туганнар һәм дусларның арасын да җайлап торучы зирәк акыллы иде. Тик ул никтер үз иренең күңелен аңламаган, үзен яратмаган кеше белән йөрәген алдап яшәгән булып чыгамы? Зифа яратты, бик яратты бит аны! Димәк, алар арасында мәхәббәт бер генә яклы булган, ничәмә-ничә еллар ярты мәхәббәткә алданып яшәгән ул.
Зифаның көннәре үз агымына акты. Балалар, оныклар еракта булсалар да, әниләренең хәлен еш белеп торалар, күңелсезләнергә ирек бирмиләр. Ярый әле ике кулына бер эше бар, мәктәпкә чыгып китә дә, көне буе укучылары белән мәш килә, кичен алдагы көнгә дәрескә әзерләнә. Айрат аерылырга гариза бирергә кушса да, Зифа бу эшкә беренче булып алынмады. Айрат кайтыр кебек тоелды аңа. Бәлки шаярткандыр, кайтып керер...
Айрат Лилия яшәгән күрше шәһәргә барып йортка керде. Лилия аны матур итеп, һәрвакыттагыча романтик рух белән каршы алды. Лилия өч бүлмәле фатирның ике бүлмәсендә үзе генә яши. Бер бүлмә никтер һәрвакыт бикле тора. Көннәр әкияттәгечә “баллы” гына уза торды. Аннары Лилия бераз тынычсызрак булып күренә башлады. Ул нидер яшерә кебек иде. Лилиянең тормышы гади һәм бәхетсез булганы гына мәгълүм иде Айратка. Лилия сөйләвенчә, иренең айныган көне сирәк булган, кул да күтәргән икән, балалары булмаган.
Мәктәп бусагасыннан ук гашыйк сыйныфташын бу бәхетсезлектән бары Айрат кына коткарачак кебек иде. Ул Лилияне бәхетле итәчәк. Алар бит бер-берсенә тартыла, яраталар. Ә арттагы тормышлары икесенең дә кызыксыз, мәхәббәтсез узган икән.
Айрат һөнәре буенча инженер. Ул кая барса да, ике кулына эш таба торган кеше. Яңа урында да ир танышлары аша яхшы эш тапты. Эшеннән көн саен йөгерә-атлый Лилиясе янына кайта. Лилия соңгы тапкыр зур гына оешмада сәркатип булып эшләгән, җитәкче тынгысызлый башлагач, аннан китәргә булган икән. Әйе шул, Лилиягә ирләр күзе төшмәслек түгел, чибәрлеге дә, чаялыгы да бар. Зифа белән чагыштыра да, йөзен чытып куя. Зифасы артык басынкы, тыныч шул, эч пошыргыч... Лилиясен эшләтмәсә дә акчаны табачак ул, Айратны гына яратып торсын.
Айрат иртә белән эшкә китә, соң гына кайта, ансыз булмый да, яшәү өчен, сөйгәне белән күңел ачар өчен акча күбрәк тә кирәк булып чыкты. Лилия бик кыйммәтле әйберләр ярата, эчемлекнең дә, киемнәрнең дә затлысын сайлый белә иде. Айрат та Лилияне үпкәләтәсе килми, шулай яши торгач, утырып килгән машинасын да сатып җибәрергә туры килде. Диңгезгә барып ял итеп кайттылар. Диңгез инде ул Айрат моңа кадәр гаиләсе белән ял итә торган Кама буе түгел, андагы хозурлык, иркенлек... Ир чынлап та бәхетле иде.
Айрат көн саен эшкә киткәч, Лилия дә өйдә тормады. Аның артыннан ук киенеп-ясанып сөяркәсе янына ашыкты. Ильяс Айраттан күпкә яшьрәк тә, чибәррәк тә, дәртлерәк тә иде шул. Кайбер көннәрне алар Айрат калдырган акчаларга күңел ачып кайттылар. Андый көннәрдә кичке аш әзерләнмәгән, Лилия бераз таркаурак булып Айратны каршы ала.
Айратның Лилия белән яши башлаганнан бирле киемнәрен дә яңартканы юк, киемнәре ярыйсы ук таушалды. Менә алар Лилиясе белән кибетләргә чыктылар, аңа күлмәк-чалбар, Лилиягә берничә күлмәк, туфлиләр алдылар. Кибеттән чыгып килгәндә Лилиягә каршы Ильяс очрады, әлбәттә ул аның артыннан пакетлар күтәреп барган Айратны белми һәм танымый иде. Шунлыктан, каршына килгән Лилияне кочак җәеп килеп күтәреп тә алды. Ничек итсә-итте Лилия, Айратны Ильясның күптәнге танышы икәненә ышандырды. Тик берничә көннән бу “күптәнге” танышы машинасыннан алпан-тилпән чайкалып чыккан Лилияне күрде.
– Миңа күңелсез, көне буе берүзем мин, – диде Лилия иреннәрен турсайтып. – Мин арыдым ашарга пешереп тә, кием юып та... әле җитмәсә теге имгәге бар... әниләр карамыйбыз, үзең өйдә бит, диләр. Ул гарипне мин нишләтим? Ул миңа яшәргә ирек бирми...
Айрат бер ни дә аңламады. Лилия кемнән туйган, нинди имгәк?
– Лилия, ә хәзер аңлатып сөйлә, – диде Айрат бераз сагаеп. Лилия фатирга кергәч, бөтенләй оеды. Шулай утырган килеш йоклап та китте.
Айрат Лилиянең айныганын, уянганын көтеп гаҗиз булды. Фатирның бикле торган “серле” бүлмәсен ачса, бөтен чишелеш шунда кебектер тоелды Айратка. Ул тиз генә Лилиянең сумкасыннан ачкычлар тартып чыгарды, шуның берсе бикле бүлмәгә ярады. Анда пычрак киемнәр, савыт-саба аунап ята, бүлмә уртасында гарипләр арбасы...
Ишектәге кыңгырау төймәсе шалтыраганга Айрат айнып киткәндәй булды. Анда папка тоткан бер хатын-кыз һәм ак халат кигән бер ханым басып тора иде.
–Гафу итегез, безгә Лилия ханым кирәк иде. Берничә тапкыр килдек, ишек ачучы булмады, аның улына кирәкле даруларны алып килдек, үзе кая икән? Баланы да карап китәр идек, – диде шәфкать туташы.
– Әле ни бит, Лилия арыган иде… йоклый...
– Тагын эчә башладымы, – дип сорау бирде кулына папка тоткан хатын кырыс кына. – Балагыз кайда? Кем карый аны?
Айрат бер ни дә аңламады. Чакырылмаган кунакларга баш кагып кына узарга боерды.
Лилиянең беренче иреннән ике баласы, икенче иреннән бер гарип улы барлыгын белде ир. Беренче иренә балаларын калдырып кайчандыр сөяркәсе белән чыгып качкан булган ул. Икенче тапкыр яр табып та бәхетле була алмаган. Дөрес, икенче ире аңа фатир калдырган, акча белән бераз ярдәм иткәләп торган, тик сәламәт булмаган баласын кабул итмәгән. Лилия әллә кайгысыннан, әллә инде чынлап та җилбәзәклектән эчүгә сабышкан, берничә тапкыр хастаханәдә дәваланып чыккан. Гарип баласын карарга әнисе ярдәм иткән, тик соңгы вакытта үзе дә сәламәтлеккә туймый икән. Ә Лилия аны Айратка үлде диеп сөйләгән иде. Менә сиңа Лилия, менә сиңа Алиһә! Бер генә дә дөрес сүзе булмаган икән бит аның. Мәхәббәттән томаланган ми күзәнәкләре бераз кыймылдый башлады Айратның.
Дөрес эшләдеме ул? Лилия аны яратамы соң? Бергә яши башлаганнан бирле җылы ризык күргәне юк, киемнәрен үзе юа, акчасын үзе тотканы юк, аңа биреп бара, машинасын сатты, үзе үстергән газиз балаларының хәлләрен дә белгәне юк, оныкларын өзелеп сагынган икән... Ә Зифа, Зифасы нишли икән? Теләсә ниләр әйтеп, үзе этеп егып чыгып киткән Зифасын кочаклыйсы, сабыр күзләреннән үбәсе килде. Гафу итәрме икән аны Зифа?
Алгы якта исерек Лилиянең нидер сөйләп, чырык-чырык килеп төшендә дә кем беләндер чытлыкланып ятканы ишетелде. Айрат үзеннән җирәнеп куйды. Зифа аны гафу итәрме, ир фатирдан җәяүләп кенә хатыны яшәгән шәһәргә таба атлады. Юл озын, уйлары байтак...
Индира Сайфуллина
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар