Хуҗабикәсенең кымшанганын сизеп, көл төсендәге песи баласы ятакка сикереп менде. Чулпан аны куенына алды да сыртыннан сыпырды. Җан иясе рәхәт мырлап хатынның кулы йөргән уңайга киерелеп алды.
- Матур песием син мин! Яратканны яратасың да инде! Һи! Тиле апа, диген. Кем яратмый соң иркәләгәнне. Мин генә ул, назлы хатын булып кына яшәр елларымда ялгыз түшәктә йоклыйм. Хәер моңа үзем гаепле түгел бит! Барысын да “алар” уйлап чыгардылар.
Чулпан, ятагыннан күтәрелде. Сак кына торды да, аякларын көчкә сөйрәп юынып керде. Йокыдан айный алмый яткан улының битләреннән чуп-чуп үпте, назлы тавыш белән, торырга кирәклеген әйтте. Үсмер малай әнисенә елмайды да сикереп торды. Иртәнге аштан соң мәктәбенә йөгерде. Чулпан бәйләү энәләрен алып диванга аркасын терәде. Гарипләнгәч шушы йортка аерып чыгарды шул аны газиз иркәе!
Ирләрдән гайрәте чиксә дә кешеләргә ышанычы гына сүрелмәсен, яңадан яшәү өчен Аллаһ үзе көч иңдерсен, дип теләде. Күп балалы гаиләдә үсте Чулпан. Әтисеннән 2 яшьтә ятим калган кызчык ул. Әнисе, абый-апалары, билгеле инде үзләренчә кадерләделәр сеңелләрен. Ләкин, Чулпан әтиле кызларга кызыгып буй җиткерде. Алар ягында хатын-кызлар теттереп шәл бәйлиләр! Чулпан да кечкенәдән күзәнәк җыярга өйрәнде. Бу һөнәре гомер буена бара - әле дә бармакларын җитез уйнатып мамык шәл, бияләй-оекбаш үргән көне.
Мәктәпне тәмамлагач Казанга китеп һөнәри көллияттә укыды. Ләкин, яратмады шәһәр җирен! Туган авылын өзелеп сагынды. Тирес исе дә якын иде кызга. Кабат әнисе янына кайтты. Ул да сүз әйтмәде, сагынгач торып булмый инде ул, кызым, диде. Чулпанның йомшак холкына туры килерлек хезмәт табылды – әби-бабайлар тәрбияләде. Булачак тормыш иптәше Айнур белән очраклы рәвештә таныштылар. Башка авылдан абыйсы янына килгән егет матур кызны күреп калды. Ике ел бик матур итеп йөргәч өйләнештеләр. Кайнаналы-кайнаталы йортка килен булып төште Чулпан. Иренең апалары да, абыйсы да бар, өйләре шау итеп торды.
- Ел озак бит ул, Айнур! Балалар да бар бит әле! Кечкенәсе минсез нишләр? - диде Чулпан ни эшләргә белмичә. Өеннән бер ел сөргенгә җибәрелгән сыман килеп чыга бит инде бу!
- Син нишлисең?! Юләрләндең мәллә?! – диюдән ары узмады Айнур. Кабинадан атылып чыкты да бетте. Аны да аңларга була. Ике ут арасында яши! Әнисе дә кадерле, сау-сәламәт уллар тудырган чибәр хатыны да якын, туганнары да әйбәт сыман. Зур улы әтисе белән сөйләшеп карады – ул аны тыңламады инде. Кечкенә улы:
- Әни, син юкта апалар кайттылар да әтине бик нык әрләделәр. “Сиңа гарип хатын кирәк түгел, безгә гарип килен кирәк түгел!” – диделәр, дип өнен алды. Эшләгән чакта ярадым, имгәнгәч чыгарып аталармы мине, дип елады. Айнур хатынына һаман бер сүзне тәкрарлады, тормыйм мин синең белән, диде. Аннары беленде – Казанда берәү белән чуала башлаган. Ир үзе аерылышырга гариза язды. Яман хәбәрне ишетте дә өнсез калды хатын. Айнур ишегалдында басып тора иде. Чулпан яланаяк, яланөс чыгып иренең каршысына барып тезләнде.
- Айнур! Акылыңа кил! Балаларыбыз хакына аерылышмыйк! Мине яратмасаң да балалар бар бит! – диде. Шул мизгелдә олы улы йөгереп килде дә әнисен кар өстеннән күтәреп торгызды.
Комментарийлар