16+

Тормыш язган хикәя: «Ярый әле туган ягыма кайттым дип тә шатланам»

Рауза апаның яхшы калай белән белән әйләндереп алынган ихатасында ике өй утыра. Берсе әллә кайчангы, ак балчык белән сыланган, ике тәрәзәле.

Тормыш язган хикәя: «Ярый әле туган ягыма кайттым дип тә шатланам»

Рауза апаның яхшы калай белән белән әйләндереп алынган ихатасында ике өй утыра. Берсе әллә кайчангы, ак балчык белән сыланган, ике тәрәзәле.

Икенчесе заманча – яшел калай белән түбәләнгән. Рауза апа икесенә дә разый. Читләрдән күченеп кайтканда кичергән газаплары артта калган. “Баш очында түбәм бар, Аллаһыга мең шөкер!” – ди ул. Булганына канәгать итеп яшәгән Рауза апа Хәйретдинова белән Буралы Чишмә дигән авылда танышкан идем. Аннан соң хәйран еллар үтте инде, әмма Рауза апа белән сөйләшүебез күңелдә хатирәләр булып һаман да яши. Күпне күргән Рауза апа турындагы хатирәләрне кабат яңартасы килә. .

- Күңелсезләнеп утырсаң кем яратсын? Сер бирмәскә тырышам инде! Яллар җитә башласа балаларым кайта – алар белән юанам. 16 ел булды инде монда төпләнгәнгә, ияләшеп беттем. Яңа өйне җитештереп бетермәдек әле, быел да искесендә кыш чыгарга туры килер. Күршеләрем әйбәт, киңәшеп, авыр вакытларда ярдәмләшеп яшибез. Менә шунысы әйбәт тә инде аның. Кирәк чакта үзем дә ярдәм итәм, - дип сөйләгән иде ул көлеп.

...Шат күңелле булуы белән күңелгә кереп калды да инде ул! Зарлансаң зар җитәрлек, ә Рауза апа юктан да матурлык таба белә.

- Мин үзем Таҗикстанда туып үстем бит. Әти-әниләрем ачлыктан качып, нәсел-нәсәпне саклап калыр өчен җимешле якларга күченеп киткәннәр. Күпме еллар узгач без кире кайттык. Балаларым да кайтып урнаштылар. Ата-баба туфрагы чакырды ахрысы...

...Татар кая киткән? Билгеле, күмер чаба, тимер эшкәртә, юллар сала торган якларга. Милләтне саклап калу өчен дә күченгән эшчән татар. Ачлыктан кырылганчы чит якка китеп бәхетеңне сынау әйбәтрәк дип санаган. Рауза апаныкылар җир астында төшеп эшләгәннәр. Күп бала үскәннәр Рауза апалар, иркен җирдә буй җиткергәннәр. Шураб дигән кечкенә генә шәһәрдә халык күбесенчә үз йорты, зур җиләк-җимеш бакчасы белән яши. Урамнарда хөрмә, әфлисун, йөзем агачлары үсә, кавын-карбызы тәгәрәшеп ята. Әти-әниләрен искитмәле хөрмәтләгән кара күзле халык арасында татарлар да күп була. Шунысы кызык – андагы татарлар кызларын кияүгә бирер өчен татар егетләрен эзлиләр. Таралган татарны табу әллә ни авыр булмый.

- Мин Ленинобад шәһәренә китеп медицина көллиятендә укыдым. Шул вакытта ук туганны югалту ачысын татырга туры килде, - дип истәлекләре белән уртаклашты Рауза апа. – Мисхәт исемле абыебыз Ростов өлкәсенә китеп барды. Акча эшлим, дөнья күрәм дигәндер инде. Ә аны анда әҗәле көтеп торган. Җир астына төшеп эшләр өчен белешмәләр җыйганда сораганнар, ә син фәлән чиргә каршы дару кадаттыңмы, дигәннәр. Юк, дигән абый. Менә шул бер дару башына җиткән... Шок булган да басып торган урынында егылып үлгән. Безгә телеграмма килде. Ә аңа кадәр әни белән икебез абый янына барырга җыенып йөри идек. Абый, сагындым, килеп китегез дип хат язган иде. Көннәр җылытсын әле дип калдык. Абыйдан телеграмма бар дигәч әни шатланды, әллә үзе кайтамы, каршы алырга әйткәнме, ди. Нишләтеп аңлатырга белми карап тордым да, юк, әни, үзебез барабыз, абыйны җирләргә кирәк, дидем. Әни егылды... Абыйның кабере шунда калды. Өйләнгән иде, хатыны авырлы булган. Әтисе булмаган килеш бала тапмыйм дигән дә авырын төшергән ул хатын. Әни, бер ноктага карап уйлана иде дә елап җибәрә иде. Бала кайгысы шул ул... Тыела торган хәсрәт түгел. Бүтән туганнарым исән-сау булсын дип теләгәнем исемдә. Акушерка һөнәренә укып чыктым. 33 ел шул хезмәтемне бик яратып башкардым. Кем ярдәм сораса да йөгереп бара идем. Шураптан автобус белән авылга йөреп эшләдек. Халык күп, балалар күп туа, бер тәүлек эшләп ике көн ял итә торган булды хезмәтем. Авыл урамнарын шау итеп көтү-көтү бала-чага уйный, тормыш гөрли. Өч тел өйрәнеп үстем. Ә менә татар телебезне беребез дә онытмадык, әти-әни шуны тәкрарлап килде. Алтыбыз да татарча сөйләштек. Кайлардан белделәр икән безнең кабат илгә кайтып төпләнәсебезне, үз телебезнең бик тә кирәк булачагын дим кайчакта.

Рауза апа татар егетенә кияүгә чыга.

- Рәүф исемле бик матур, озын буйлы егетне бер күрүдә яраттым! – сөйләгән иде Рауза апа булачак ире белән танышулары турында. – Эшкә барырга автобус көтеп торганда урам буйлап бер егет килгәнен күрдем. Кара чалбар, зәңгәр күлмәк кигән, атлаулары төгәл! Бүгенгедәй хәтерлим әле мин ул мизгелне. Минем өстемдә зәңгәр җирлеккә ак чәчәкләр төшкән күлмәк иде. Читләтеп кенә теге егетнең кем икәнлеген белә идем, шәһәр кечкенә, кешеләр бер-берсен таный. Күрдем дә, әһ, шушы егет белән якыннан танышсаң иде, дип уйладым. Аллаһының аминына туры килгәнен әле ул чакта белмәдем. Икенче көнне бер апа янына бардым, авырып торам, килсен дип кеше җибәртте. Шул мәлдә аларга Рәүф килеп кермәсенме! Махсус оештырганнар икән! Ул да миңа күз салган да таныштыруларны үтенгән. Икенче көнне кинога бардык. Шукшинның “Кызыл балан”ын карадык. Акыллы икәнен аңладым инде Рәүфнең. Озак очрашмадык, икебезнең дә яшебез җиткән – шаулатып ярты шәһәрне чакырып туй уздырдык. Туганнар да күп бит, Рәүфнең генә биш ир туганы бар. Без өйләнешкәндә Рамил исемле энесе дә башлы-күзле иде инде. Ике килен бергә яшәдек әле. Кайнанам бик акыллы хатын булды. Озак тормадык без бер түбә астында. Урамда хакимияттә эшләүче ханымны очраттым. Рауза, кияүгә чыккансың икән, котлыйм диде. Рәхмәт, дим инде. Сораштыра башлады. Бергә яшибез, энесенең гаиләсе дә шунда дидем. Бер фатир бушады, анда ятмагыз, теләсәгез сезгә бирәм, димәсенме! Элек шулай иде бит! Бурычка батып гомер буе түлисе юк – фатир да бирәләр, эше дә бар. Фатирны барып караган идек - әкәмәт пычрак булып чыкты. Кайнанам да кайгырды, бармагыз, бергә торыйк, зур бит өебез, ди. Юк, минем яхшы остам бар, ясап бирер, дидем. Икенче баруыбызда фатирны танымадык. 

“Күз курка – кул эшли! Әйбәт килеп чыккан!” – диде кайнанам. Яхшы итеп төзекләндергән уңайлы фатирга күченеп яши башладык. Кайнанам гына хафаланды, ай, Аллаһым, кеше әйтер инде, шундый иркен йортыннан килене белән улын куып чыгарды дияр инде, диде. Үзе кибеткә барып яшәр өчен ни кирәк – барысын да алып бирде. Туй вакытында яшьләргә нык ярдәм итәләр – бөтен әйберебез булган иде инде. Әле тагын яңа фатир бирделәр, анда гына яшәмәдек. Рәүф җир астында беренче узучы (первопроходчик) булып эшли иде, акчаны да әйбәт алды. 

...Дамир, Рушан, Илдар исемле балалары туа Рауза апа белән Рәүф абыйның. Уллары акыллы була, өчесе дә яхшы укыйлар, әти-әни сүзеннән чыкмыйлар. Алда сынулар көтәсен берәү дә уйламый әле. Рауза апаны хөрмәтлиләр, хезмәте бик тә кирәкле – тулгактан җәфаланган хатын-кызны тынычландыра, җайлый белә. Аның җиңел кулларыннан йөзләгән сабый дөньяга туа! Олысы-кечесе баш иеп, кулларын күкрәкләренә куеп сәлам бирә аңа. Абруйлы ханымның сүзе үтә, тормышлары алга бара. Рәхәтләнеп кенә яшәгәндә Рәүф абый каты авырый башлый.

- Җир астында эшләү үзенекен иттеме, әллә башка сәбәпме – Рәүф кырык яшенә җиткәндә шикәр чире эләктерде. Ул заманда дарулары да әллә нәрсә түгел иде, булдыра алганча дәваланды, мин дә тырыштым. Ләкин, мәкерле авыруны җиңә алмадык – юк кына бер яраның ялкынсынуы нәтиҗәсендә Рәүфнең бер аягын кистеләр. Бик кайгырды, бик елады! Әле бит дөбердәтеп йөри торган, гөрләтеп тормыш алып бара торган яшьтә иде. Әтиләре авырый башлаганда, олысы тугызда укый, уртанчысы ун яшьләр тирәсендә, төпчек улым башлангычта укып йөри иде. Эшне ташлый алмыйм бит – аяксыз ирем белән бәбиләүче хатыннар арасында әвәрә килдем. Ике елдан тагын бер аягын кистеләр. Түмгәк сыман ятты инде, бичаракай. Аны кызганып качып кына елый идем. Каны бозылудан җан бирде ул. Күзләремә карап ятты, җаным. Ул арада елларның тынычлыгы бетте! Асты өскә килде инде тормышлар. Иремнең туганнары гаиләләре белән берәм-берәм тынычлык эзләп бүтән якларга күченеп киттеләр. Минекеләр дә юлга кузгалды. Ә без кая барыйк? Олы улым Дамирны хәрби хезмәткә алдылар. Ә анда сугыш бара! Таулар арасында бер хәбәрсез ятты, балакай. Хәрби комиссарлар каршына барып ялындым - әтисе үләргә ята, баламны кайтарыгыз, дидем. Бәйләнешкә чыга алсак җиткерербез, кайтыр, диделәр. Кая кайтсын инде! 1996 елның 26 октябрендә җан бирде Рәүф. 43 яшендә иде. Кайнар яшьләремне коеп җир астына салдым иремне. Дамирым әтисен күрә алмый калды. Әле көллияттә белем алучы улым Рушанны да Волгоград тирәсенә кыр эшләренә җибәргәннәр иде. Аны тиз генә чакыртып кайтардым. Ятим калганда Илдарга ун тулган иде. Әтиләрен бик яраттылар улларым. Мәете өстенә ята-ята еладылар инде. Дамир хәрби хезмәттән кайткач ук зиратка китте. Аннары торган җирне алмаштырмый чара калмады. Дамирымны әҗәле Әлмәттә көтеп торасын кем уйлаган.

Күченеп китми чарабыз калмады, чөнки яшәрлек чама калмады, эшләр бетте, шахталар ябылды. Туганнар китеп бетте, без ялгыз калдык. Дамир хәрби хезмәттән кайтып җир астына эшкә урнашкан иде. Аның бергә хезмәт иткән татар егете Әлмәт якларыннан булган икән – шул чакырган. Аның артыннан Рушан белән Илдар да киттеләр. Аны сөйләгәндә генә ансат – йорт-җиреңне өч тиенгә сатып, гомер буе хәләл хезмәт белән бөртекләп җыйган малыңны калдырып китү ул күченү. Бик каты итеп авырдым. Шуның кадәр югалтулар кичереп бер кешесез калгач гасап күзәнәкләренә бәргән. Балалар белән бәйләнештә торсам да файдасы юк, алар мине нишләтә ала соң. Менә шуннан соң Дамир катгый рәвештә чакырды. Әни тиз генә юлга кузгал, мин бер өй карап куйдым, барыбыз да бер тирәдә булырбыз, дип хат язды. Әле акчам да юк иде. Әйберләрне саттым да үзем күтәрә алган кадәр кием-салымны гына алып вокзалга киттем. Ашык-пошык килеп чыкты минем сәфәрем. Ичмасам гаилә альбомыннан берничә рәсем дә ала белмәгәнмен дип үкендем инде! Рәүфнең, әти-әниләрнең, дусларның сурәтләрен сагынганда карап алыр идем. Яшьлек рәсемнәребез дә күп иде, балаларны кечкенә чакларында гел төшердек. Менә шул рәвешле 2002 елдан башлап Буралы Чишмә дигән авылныкы булып киттем мин. Мондагы хуҗасыз йортларны бер эшмәкәр сатып алган да белдерү урнаштырган. Киредән сатып акча эшли торган ир ул. Бик начар йорт иде, җыештырып кердек. Шунда ук әкренләп төзелешкә тотындылар. Мунчасын, сараен салдык. Йорт җиткердек. Әйбәт кенә алдырып киттек дип куанып торганда кабат кайгы килде. Дамир улым үлеп китте! Йөрәк өянәге диделәр. Дамирның гаиләсе бар иде. Без кайткач улы туды. Улым бөтен дөньясын әзерләп бетергәч, йорт салгач хатыны аерылышырга гариза язган. Бик авыр кичерде ул хәлне Дамир, нишләргә белмәде. Аптырагач өйдән чыгып киткән.

 Юлдан атлаганда сыгылп төшкән, ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Хастаханәдә җан биргән, без үле гәүдәсенә генә бардык. Йөрәк зур түгел бит, йодрык кадәрле генә. Китергән дә бәргән инде. 38 яшендә бакыйга күчкән улым Әлмәт зиратында ята. 
Рауза апаның уллары Рушан белән Илдар икесе дә татар кызларына өйләнеп, гаилә коралар. 
– Ярый әле монда кайттым дип тә шатланам, анда ниләр эшләп бетәр идек. Иң мөһиме – баш очымда түбәм бар! Инде калган балалар, оныклар исән булсын. Безгә ничек тә ярый, аларга рәхәтлекләр насыйп әйләсен. Әти-әниемнең, иремнең башка туганнарның каберләрен карап торырга кеше бар, абыйның кызы анда калды. Ярый әле алар өчен күңелем тыныч. Догаларым барып җитсен, догалар өчен юллар ераклыгы юк бит, – дип сөйләгән иде Рауза апа. 

Фәридә Ибраһим.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading