16+

Тормыш язган хикәя: «Кабер туфрагы харап иткән бала»

Бала - бәгырь җимеше, диләр. Әйе, синең йөрәгеңнән өзелеп төшсен дә ничек шулай булмасын ди инде ул.

Тормыш язган хикәя: «Кабер туфрагы харап иткән бала»

Бала - бәгырь җимеше, диләр. Әйе, синең йөрәгеңнән өзелеп төшсен дә ничек шулай булмасын ди инде ул.

Таза-сау баланың үсүе дә ничектер җанга бер шифа биреп, күңелле мизгел булып, якты хатирәләр калдырып, секунд эчендә үтеп китә. Ә Фираяга никтер Аллаһ сынауның иң зурысын биреп, аны гомер буе сынап торды.

Кәбир туганда тупылдап торган нык-таза, матур бала булып туды. Йөзе дә бик нурлы, мөләем иде аның. Күргән саен аны кысып кочаклап яратасы гына килеп торды. Бер яшь тулганчы тәпи китте. Чиста сөйләм теле ике яшькә формалашып та җитте. Самат та улын бик ярата, эштән йөгереп кайта да рәхәтләнеп, әүмәкләшеп улы белән уйный. Бала чагында үзенә тәтемәгән барлык уенчыкларны да алып бетерде. Фирая моның өчен ирен әрләп тә карады. 

– Уйнасын, җимешем, кыз бәби алып кайткач, мин аңа да иң матур уенчыкларны ташырмын. Болар бит безнең төшкә дә кермәде. Ә алар бер нәрсәгә дә мохтаҗ булмасыннар, - диде. Фирая да Самат та интернатта тәрбияләнгәнгә күрә, мондый иркенлекне күрмәделәр шул.     

Фирая Саматның сүзләреннән уянып киткәндәй булды, тукта әле икенче балага йөкле булуын ул кичә генә белде бит. Иренә бу турыда ничек әйтәсен, улларының да бик кечкенә булуын уйлаган гына иде. Менә бит җае үзеннән-үзе килеп тә чыкты. Ул, Кәбир кечкенә булгач, ире аңа каршы булыр, дип уйлаган иде, ләкин Саматның күзләрендәге наз аның бу уйларын куып юк итте. Бүгеннән дә калмаска, әйтергә кирәк, дип уйлады хатын.

Икенче йөклелек чоры беренчесенә караганда авыррак узды. Асыл зәп-зәңгәр күзле, кара бөдрә чәчле бик матур кыз булып туды. Өч яшькә кадәр Асылның теле дә ачылып бетте, ул бик оста итеп сөйләшеп, гаиләдә гел игътибар үзәгендә булды. Урамда да бу матур балага һәркем сокланып карый, чөнки анда ятсыну дигән хис бөтенләй юк. Асылны олы әби-бабайлар да, кечкенәләр дә бик яратты. 

Гадәттәгечә, башланып киткән көн үз җаена гына барганда, кичке якта көтү каршылаганда, Асылның бик каты елавы бөтен күрше тирәне аякка бастырды. Бик сирәк елаган бу кызчык бүген бик ярсып туктамыйча шактый ярсыды. Комлыкта уйнап утырган җиреннән тиктомалга елады да елады ул. Янында торган Кәбир аның чәчләреннән сыйпап та, битеннән үбеп тә карады, ләкин файдасы гына булмады. Тавышка ишек алды тирәсендә эшләп йөргән Фирая да йөгереп чыкты.

Асылны кулларына алды, ләкин кызның аяклары бик сәер булып туп-туры булып катып калган һәм алар бөгелергә уйламыйлар да иде. Хатын нишләргә дә белмәде, Самат та бу вакытта эштән кайтып җиткән, ул тиз генә кызны күтәреп, фельдшер торган йортка йөгерде. Менә шул көннән аларның гөрләп торган тормышларына әллә ни булды. Асылны алып бармаган табиб, өшкертмәгән дәвачы, имче – берсе дә калмады... 

Бүген алар соңгы өметләре булган, бик күпләр мактаган Каманың аръягында яшәүче Гөлчирә исемле карчыкка юл тоттылар. Шактый ара юлда барырга кирәк булганга, Кәбирне талчыктырып йөрмәс өчен, күршедә яшәүче Фәрзәнә апада калдырдылар. Бер–берләрен белгәннән бирле, алар күршеләр булып бик тату яшәде. Чөнки “Күрше хакы – Тәңре хакы” дигән сүз аларның йөрәгенә береккән. Авылда күршеләрсез бер генә көн дә яшәп булмаганын алар бик яхшы аңлый. 

Фираялар барып кергәндә көн кичкә авышкан иде инде. Бер ай буе бу хәлдә булган Асыл ябыгып, сулып, саргаеп калган.  Гөлчирә карчык баланы өй түренә куелган сәкегә салырга кушты. Үзе башта башындагы ап-ак яулыгын куллары белән рәтләп алды да, балага кулларын сузды.  Аның тыныч, матур йөзе кинәт аз гына калтыранып китте. Ул куллары белән  Асылның бөтен гәүдәсен сыпырып авыз эченнән бер өзлексез ниндидер догаларын укыды. Хәрәкәтсез аяклар янына җиткәч, ул кинәт туктап калды. Күзләрен Фирая белән Саматка төбәп

– Ник кызыгызны бер ай буе тилмерттегез, мин сезне күптән көттем бит. Кабер суыгы йөгергән бу балага, кабер туфрагы белән буталган комлыкта уйнаганда аяклары хәрәкәтсез калган. Башка балаларга да зыкымы тия күрмәсен, комлыктагы барлык туфракны җыеп кешеләр йөрми торган җиргә тирән чокыр казып күмәргә кирәк, ә ул урынга зирек агачы утыртырсыз. 

– Нинди кабер туфрагы?- диде Фирая аптырап.

– Саматка күз атып йөрүчеләр күп булган. Алар сезнең араны боза алмагач, бала аркылы тотынганнар. 

– Икегез дә бүгеннән намазга басасыз, намазлы җиргә сихер-бозым тиз генә үтеп керә алмас. Ә монысы белән җайлап көрәшеп карарбыз. Ишек алдында ягылган мунча бар, сез шунда тәһарәт алыгыз. Ахшамнан соң, баланы мунчада үзем юындырып алырмын, озак юлдан бик йончыган,– диде Гөлчирә карчык.

Гөлчирә белән Фирая бергә, ә Самат түр якта ахшам намазы укыдылар. Аннан соң Фирая кызын күтәреп, карчык белән мунчага алып кереп китте. Асылны башта җылымса су белән коендырып алгач, Гөлчирә карчык кызны ләүкәгә ап-ак җәймә өстенә куеп кулына нарат, чыршы исләре килеп торган май салып, кызның гәүдәсен җайлап кына массажлады. Төрле үләннәр кушып ясалган йомшак каен миллеге белән аны чабындырды да, бер эләгән кап-кара балчык алып, баланың билдән түбән өлешен шуның белән сылап, яхшылап төреп, әнисенә тоттырды. Бу эшләрне эшләгәндә кыз бер тавыш та чыгармады: карышмады да, еламады да. Гөлчирә карчыкның куллары бик йомшак һәм бик җитез иде, Фирая аңа сокланып, зур өмет белән карап торды.

- Бүгенгә җитеп торсын, кыз шушылай йокласын, алып чыккач, чишмә.

Өйдә, Гөлчирә Асылны караватка салып, үлән чәйләре эчерде һәм намаз укып, аны күп тапкыр өшкерде. Бала әллә арудан, әллә карчыкның шифалы сулышыннан йокыга талды. Аның кечкенә генә ап-ак битләренә азрак кына алсулык та йөгергән кебек булды.

- Балчык аның тәнендәге бозымны һәм суыкны суырыр, таң алдыннан балчыклы чүпрәкне сүтеп алып, кара пакетка салырсың,– диде карчык.

- Иртәгә ирең кайтып китсен, мин әйткәннәрне эшләгәч, бер айдан сезне алырга килер. Намаз укуны ташламасын, мәчеттә укыса, бигрәк тә саваплы булыр. Озаграк килмәгән булсагыз, балагызның бөтен гәүдәсе тораташ катып каласы булган, ярый әле сузмагансыз.

Бер ай буе дәвалауның нәтиҗәсе зур булды. Асылның йөзенә елмаю чаткылары кайтты, аякларда да җанлылык сизелә башлады. Төп-төгәл басып йөри алмаса да, тотынып ул шактый йөрергә өйрәнде. 

Комлыктагы комны тутырганда, иң аста бер уч кызгылт туфрак чыкты, ул кап-кара чүпрәккә төрелгән булса кирәк, кырыенда чүпрәк калдыклары да күренеп тора иде. Самат бу хәлләргә бик аптырады. Бер кешегә дә начарлык кылмаган ир бу кадәрле явызлыкка шаккатты.

 Алар Гөлчирә карчыкка Асыл аякка басып беткәнче барып йөрделәр. Кыз бу карчыкка гомер буе рәхмәтле булды. Унберенче классны тәмамлагач, ул ике дә уйламыйча медицина университетына укырга керде. Гөлчирә карчыктан барлык дәва үләннәрен өйрәнде. Ул бөтен йөрәге, күңеле белән бу карчыкка шул кадәрле ияләште. Аларга карап торсаң, онык белән кыз, дип уйларга була иде.

Гөлчирә карчык та Асылны бер күрүдә үк ошатты. Ул аның йөрәгенә мәңгелек яра булып уелып калган иң зур гөнаһын, аның кабергә кадәр барачак серен кабат кузгатты. Сөйгәненнән балага узганын белгәч, әти-әнисенә белдерергә куркып, ул баласы туганчы чит шәһәрдә яшәп, аны бала тудыру йортында калдырып кайтты. Ахырдан күпме генә эзләсә дә, таба алмады. Асылның йөзен күргәч тә, ул беренче көнне үк имәнеп китте, бу бала нәкъ аның калдырып киткән кызына, бәгырь җимешенә охшаган иде.

Гөлзилә Касыйм

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading