Бер кичне, икесе белән дә бер юлы шаярып сөйләшеп йөргән егетләре, кайсыбызны сайлыйсың, дип Сәмирәне ике ут уртасында калдырдылар.
Егетләрнең берсенең кулында яшел шәл яулык белән ислемай, икенчесенекендә – бер ботак шомырт чәчәге иде.
Яшь вакытта тилерәк буласың бит. Бүләк биргән егетне түгел, шомырт чәчәге сузган егетне сайлый кыз. Соңрак шомырт чәчәгенең бер тиенгә дә тормаганын аңлый да ул, әмма соң була шул инде.
Ул вакытта әти-әнисе, ялгышасың, балакаем, дип күпме генә каршы килсәләр дә, Сәмирә Арысланны сайлый шул. Туйдан соң бер ай тирәсе кунактан-кунакка йөреп, күңелле мәшәкатьләр тәмамланганнан соң, Сәмирә өчен чын гаилә тормышы башлана. Илле яшенә кадәр бер кайда да эшләмичә, балта остасы булып эшләгән иренең җилкәсен генә түгел, нервысын да “каезлап” көн күргән каенанасына, ире вафат булганнан соң, ферма тирәсенә булса да эшкә чыгарга туры килә. Җитмәсә, Арыслан да үзе шикелле эшләргә бик атлыгып тормый, хәмер дигән зәхмәтне үз итә торганрак кеше булып чыга. Шушы хәлләрне белгән Сәмирә, ялгыш адым ясаганын тиз аңлый. Әмма, кирегә юл юк икәнен аңлап, теше-тырнагы белән тормыш арбасына җигелә. Гомере буе кер юу, ашарга пешерү, өй җыештыру ише эшләрне өнәмәгән каенана, өендәге бөтен эшне килененә тапшыра. Үз гомерендә сарыкның итен түгел, шулпасын да яратмаган Сәмирәгә иң авыры шушы иттән аш пешерү була.
Ул кичне дә Сәмирә кичке аштан соң, табак-савытларны җыештырып көндәгечә чәй эчәргә утыра.
– Җитте сиңа, кыланып утырма. Башта ашыңны аша, аннан бергәләп эчәрбез чәйне, – дигән тавыштан сискәнеп артына борылып караса, ачудан күзләре томаланган ире басып тора.
– Арыслан, сарык исе килгән шикелле ул аштан, күңелне болгандыра. Минем әти-әнием дә яратмыйлар сарык итен, – ди Сәмирә куркудан еламсырап.
– Каян килгән фәрештә. Сарык ите яратмый имеш. Гомере буе ат ите генә ашап яшәгән диярсең. Аша диләр сиңа, – дип кычкыра ул, өстәлнең бер читендә тәлинкәдә торган итне Сәмирә алдына шапылдатып куеп. – Балда, майда йөзгән хан кызлары шикелле кыланып утырасың. Кемгә чыкканыңны белеп чыккансыңдыр бит. Аша диләр сиңа.
Сәмирәнең үзеннән куркуы аңа ниндидер ләззәт бирә иде бугай.
– Их син, – дип, Сәмирә эчә башлаган чәен дә эчеп бетермичә, йөзен каплап бүлмәсенә йөгерә. Бик озак елый ул. Ире кереп гафу үтенер дип тә көтә. Әмма ире икенче көнне иртән генә кереп:
– Нәрсә артыңа кояш төшкәнче йокларга мәллә исәбең? – дигән сүзләреннән генә аның бүлмәләрендә йокламаганын аңлый .
Юыну бүлмәсеннән чыккан Сәмирәнең, өстәл янына утырып иртәнге чәен эчәргә кәефе юк иде. Әмма каенанасы, иртәнге боткадан баш тартмаска кирәк дип, мәҗбүриләп диярлек аны өстәл янына утырта. Эретелгән сарык мае салып пешерелгән ботканы, нишләтергә дә белми ул. Илтеп мал чиләгенә түгәр иде, каенанасы янында чәй эчкән рәвеш китереп саклап утыра. Сәмирә, башка чарасы булмаганлыктан, чәй белән куша-куша боткасын ничек кирәк алай ашап бетерә дә авызын тотып ишегалдына чыгып йөгерә. Артыннан каенанасының кеткелдәп көлеп калганына гына аптырый ул. Бакча артында Сәмирәне коточкыч күренеш каршы ала. Үз күзләренә үзе ышанмый хатын. Иренең бүкән өстенә песи балаларын салып вәхшилек кылганын күреп, хатын әздән генә аңын җуймый.
– Нишлисең син, Арыслан?! – дип кычкыра ул җан ачысы белән һәм җиргә сыгылып төшә.
Балтасын ташламый гына хатыны янына килгән ир:
– Нәрсәгә чыктың монда, бар хәзер үк кереп кит, – дип акыра.
Куркуыннан коты алынган Сәмирә, мүкәләп диярлек өйләренә йөгерә. Әмма абзарда бикләп куелган, ачыргалана-ачыргалана, абзар ишеген тырмый-тырмый елаган песине ачып чыгарырга үзендә көч таба. Тиз генә бүлмәсенә кереп, калтыранган куллары белән киемнәрен җыйный башлый. Исәбе тизрәк бу йорттан китәргә була аның. Шул вакыт акырып-бакырып кереп килгән иренең:
– Кайсыгыз ачып чыгарды песине, бөтен җиремне тырнап бетерде. Кая, кайсыгыз өйдә, бәйләгез әле кулымны? – дигән тавышыннан куркып аның янына чыга. Иренең бөтен йөзе тырналып беткән, ике беләгенең карарлык җире калмаган. Сәмирә, тиз генә бинт алып килеп, йод белән иренең яраларын чистартырга тотына. Эчендә җене котырган Арыслан түзми, тырланган җирләрен мышык-мышык килеп эшкәртеп утыручы хатынын: “Җебегән, шуны да шыңшымыйча җүнләп бәйли дә белмисең. Песине дә син ачып чыгаргансыңдыр әле”, – дип ачудан этеп җибәрә. Аннан пыяланган күзләре белән хатынына карап:
– Иртәгә әнинең туган көне, савытлар әзерлә, ике куянны суям. Әби белән бабайны да шашлык белән сыйлыйсым килә, – ди.
– Теләсәң нишләт, әмма мин синнән китәм. Булачак баламның мондый вәхшилекне күреп үсүен теләмим, – ди Сәмирә бөтен куркуын җиңеп. – Әти белән әнигә шалтыраттым, алар хәзер килеп мине алып китәчәкләр.
Шул минутларда Арысланны алыштырып куялармени? Утырган урыныннан торып Сәмирәне кочаклап ала да:
– Мин сине беркая да җибәрмим. Яратам ич мин сине, – ди юашланып. Сәмирәнең үзенең дә китәргә исәбендә дә булмый. Бакча артындагы хәлләрне күреп куркуыннан, әти-әнисенә үзен килеп алыгыз, дип шалтыраткан була. Ләкин булган хәлләр турында Сәмирә әти-әнисенә әйтми. Китәргә җыенуының сәбәбен сарык ите ашый алмыйм бит, шуңа гына китәргә иде исәбем, дип аңлата. Арыслан, кызларын алып кайтып китәргә дип килгән хатынының ата-анасына башка болай көчләп ашатмам, дип ышандырса да, сүзендә тормый....
Адәм баласы барына күнегә. Яхшысына-яманына, авырына-җиңеленә дә. Сәмирә дә әлеге хәлләргә ияләшә. Өй, бала, һәр нәрсәгә кысылып йөргән каенана, бар нәрсәдән канәгать булмыйча акырынып йөрүче ир мәшәкатьләренә кереп чума. Шулай яшәсәләр дә, хатын тормышыннан зарланырга тырышмый. Балаларына биш ай булганда, анда сәер үзгәрешләр сизелә башлый. Табиблардан табибларга йөрсәләр дә бер нинди дә файда булмый. Ул вакытта акылдан язарга җиткән Сәмирәне каенанасы тынычландыра:
– Күрше авылда керәшен карты бар. Ул ниндидер үләннәрдән төнәтмә ясап чирләгән кешеләрне шуның белән коендыра икән. Файдасы тия икән дип сөйләшәләр. Барып карагыз әле шуңа, – ди.
Ни хикмәт, анда алып барып кайткан көннән соң балада яхшы якка үзгәрешләр сизелә башлый. Ярты ел йөргәннән соң, бала тәмам терелеп бетә.
Берничә елдан икенче баласын алып кайта. Каенанасы гына икенче оныгын күрми якты дөньядан китеп бара. Соңгы елларны шактый килешеп яши башлагангамы, каенанасын бик юксына ул. Икенче балалары тугач Арыслан бераз йомшара төшә. Шулай матур гына тыныч тормыш белән яшәп яткан көннәренең берсендә болар капкасын, соранып йөрүче чегән хатыны кага.
– Җиде балам бар, ирем вафат. Балаларымның мәктәпкә барыр вакытлары җитә, кием алырга акчам юк. Ашау ягы да такы-тыкы, – ди ул яшьле күзләрен Арысланга төбәп.
– Җиде бала?! – ди ир шаккаткан рәвеш чыгарып. – Ашатырга, киендерергә хәлегездән килмәгәч ник таптыгыз соң? – ди. – Менә минеке икәү генә. Чөнки, байлыгым икегә генә җитәрлек. Бар нәрсәләре дә бар. Тәмле ашыйлар, матур киенәләр. Гафу итегез, аларның авызларыннан өзеп сезгә бернәрсәдә бирә алмыйм .
– Балаларыма су белән ипи булса да бирегез инде, – ди чегән хатыны. Аннан ишегалдында чирәм ашап йөрүче тавыкларга ишарәләп: – Йомыркагыз булсада бардыр бит?
Әрсез чегән хатынына ачуы чыккан Арыслан келәттән 5 йомырка алып чыгып аның кулына тоттыра. Ирнең кулын җибәрмичә, чегән хатыны аның күзләренә текәлеп:
– Балаларыгызның сиңа да, хатыныңа да бер мәшәкатьләре булмаячак һәм синең дә ике-өч елдан бер мәшәкатен дә калмаячак. Ике балаңны да, үзеңне дә мәче күзе сагалап йөри, – ди дә чегән хатыны капкага юнәлә.
– Ә хатынны? – ди ир кесәсеннән ун сум акча чыгарып. – Аның турында бер сүз дә әйтмәдең.
Чегән хатыны исә бер сүз әйтми, бары тик иргә карап ачы елмая гына.
Кулындагы ун сум акчасын Арыслан кире кесәсенә тыгып куя да, чегән машинасы кузгалып китүгә урамга чыга. Капкасын ачып чыгуга күзе җирдә яткан ватык биш йомыркага төшә. Аларның һәрберсендә үле чебиләр була. Кеше күргәнче дип, тиз-тиз генә җыеп ала да, бакча артындагы тирес өеменә алып чыгып ата. Кире борылып китәргә маташканда күзе тирес өеменең икенче ягында кап-кара, йонлач песине күреп ала. Аларның күзләре очраша. Үз гомерендә песиләрнең күзенә караганы булмаган Арысланның тәнен калтырау биләп ала. Сүз әйтергә теле әйләнми, аягы атламый. Берара шулай бер-берсенә карашып торганнан соң, Арыслан көч-хәл белән аягын кузгатып өенә юнәлә.
Бер көнне малларга печән салырга дип чыгып киткән улының озак керми торганына аптыраган ир лапаска чыга һәм андагы күренешне күреп артына чүгә. Олы улының печәнлеккә менгән җиреннән кире төшә алмыйча баскыч арасына башы кысылган була. Әзме-күпме бала югалту ачысы сүрелә башлады гына дигәндә, классташлары белән таулы җиргә экскурсиягә чыгып киткән икенче улларының да үле хәбәре килә. Таудан егылып төшкән уллары астагы агач ботагына эләгеп кала...
Иреннән күпме генә җәбер-золым күреп яшәсә дә, барыбер дә яшим дип яшәгән Сәмирәне бу хәсрәтләр аяктан ега. “Сезнең каршы булуыгызга карамыйча яраткан кешемә кияүгә чыкканым өчен, минем балаларымның ни гаебе бар иде соң, әнием?! – дип көн-төн елый ул. Балаларын бу хәлдә калдырасылары килмичә, ата белән ана кызларын үзләренә алып кайтып китмәкче булалар. Ләкин, Арыслан каршы килә.
– Аны да алып китсәгез, мин ничек яшәрмен? Үзем карыйм, минем хатыным, балаларымның әнисе бит ул, – дип елаган иргә каршы килә алмыйлар.
Ике ел урын өстендә яткан Сәмирә, әкренләп йөри башлый. Бераз хәле җиңеләйгәч иренә:
– Китик бу авылдан Арыслан. Яши алмыйм мин монда. Бакча артына чыккан саен күз алдыма теге мескен песи балалары килә. Тилерүемне теләмәсәң, зинһар, китик, – дип ялвара ул иренә.
– Бераз гына түз инде, Сәмирә. Малларны урнаштырып бетермичә китеп булмый бит, – ди ул хатынын юатып....
Бер ел дигәндә малларын урнаштырып бетерәләр. Сәмирә бу көнне бик озак көтә. Ниһаять, иртәгә алар районнан алган яңа өйләренә күчәчәкләр. Кичке ашын әзерләп иренең тыштан кергәнен көтеп арган Сәмирә ишегалдына чыгып иренә эндәшә. Җавап булмагач аны эзләп лапаска керә һәм баскычта йөз түбән ятучы ирен күреп телсез кала. Үзен көчкә кулга алып әти-әниләренә шалтырата...
Бүген Сәмирә кабат әни булды. Язмыш аны, кайчандыр яшел шәл яулык белән ислемай бүләк иткән егеткә “тапшырды”. Ялгышларны була икән төзәтеп, каргышлардан гына булмый икән качып.
Фәридә Хисамова.
Кукмара районы, Тырыш авылы.
Комментарийлар