16+

Чиновник беркайчан да бүләк алырга тиеш түгел

Татарстанда 22 чиновник ышанычны югалту бәяләмәсендә эшеннән азат ителгәннәр реестрында тора.

Чиновник беркайчан да бүләк алырга тиеш түгел

Татарстанда 22 чиновник ышанычны югалту бәяләмәсендә эшеннән азат ителгәннәр реестрында тора.

Россиядә 2026 елның 1 гыйнварыннан дәүләт хезмәтенә, коррупциягә каршы торуга һәм чыгымнарга контроль булдыруга кагылышлы 505нче Федераль канун гамәлгә керде.

– Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр үзләренең керемнәре турында төгәл итеп 30 апрельгә кадәр декларация тапшырырга тиеш. Татарстанда 956 муниципаль берәмлектә 7 531 депутат исәпләнә. Чиновникның үзенеке генә түгел, ә хатынының да 2023-2024 еллардагы акча керемнәре тикшерелә, – дип искәртте Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге җитәкчесе Равия Шрша “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Узган ел коррупциягә бәйле рәвештә ничә кеше эшеннән азат ителгәнлеген “Шәһри Казан” газетасы исеменнән әлеге сорауны бирдем.

– Татарстанда 22 чиновник ышанычны югалту бәяләмәсендә эшеннән азат ителгәннәр реестрында тора. Шуларның 8е узган ел безнең идарә тикшерүләре нигезендә эшеннән азат ителде. Әгәр мәнфәгатьләр каршылыгы яки чит ил капиталын куллануы ачыкланса, мондый очракларда җаваплылык бер – кеше ышанычны югалту бәяләмәсендә эшеннән җибәрелә. Ышанычны югалту бәяләмәсендә эшеннән азат ителгән дәүләт хезмәткәрләренең исемнәре 5 ел дәвамында реестрда тотыла. Шуннан соң алар исемлектән төшерелә һәм ул кабат дәүләт органнарына эшкә урнашырга мөрәҗәгать итә ала. Андыйларны дәүләт хезмәтенә кабул итмәскә, дигән чикләү юк. Ләкин без аңлыйбыз: дәүләтнең һәр органы үзенең абруе һәм гражданнар ышанычы турында кайгырта. Эшчәнлегем дәверендә ышанычны югалту бәяләмәсендә эшеннән җибәрелгән кешенең кабат дәүләт органына эшкә кабул ителгән очракларны хәтерләмим, – дип җавап кайтарды Равия Шрша.

Республикада ришвәтчелек темасына халыктан сораштырулар да үткәрелеп тора.

– Сораштырулар күрсәткәнчә, коррупциягә кагылышлы хәлләрдә ришвәт бирүдән кешене әхлакый тәрбиялелек, эшне башкарып чыгуның законлы юллары булуы һәм шулай ук җәзага тартылудан курку да туктата. Сораштырылган кешеләрнең яртысы коррупциягә кагылышлы кануннарны тагын да кырысландырырга кирәк, ди. Табибка, укытучыга, җитәкчегә бүләк биргәнлекләрен дә яшермиләр. Чиновник беркайчан да бүләк алырга тиеш түгел, – диде Татарстанның икътисад министры урынбасары – социаль-икътисадый мониторинг департаменты җитәкчесе Роман Әмирханов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading