Туй хәбәре Кашшафка да килеп иреште, ләкин ул берни дә аңламады. Ничә тапкыр Сәгыйдә белән очрашырга теләсә дә, кыз аның белән күрешмәскә, кабат йөрәген бозмаска булды. Менә туй көне дә килеп җитте. Кинәт, чалт аяз, матур күк йөзен кара болытлар каплап алды. Бу көн нәкь Сәгыйдәнең күңеле кебек, бик моңсу иде.
Туйда авыл халкы рәхәтләнеп бәйрәм итте. Сәлимнәр самагонны да, ризыкларны да бик күп әзерләгәннәр. Хәмер көченә күпләр каршы тора алмады, утырган җирләреннән өстәлгә капланып, йокыга да талды. Төн уртасына кадәр дәвам иткән туй Сәгыйдәне дә бик ардырган иде. Фаягөл карчык яшьләр биегән арада капка төбендәге бүрәнәләр өстенә утырып, һава суларга булды. Ерак түгел басып торган Кашшафны шәйләп, кереп китергә уйлап кына бетерде, әмма егет аны беләгеннән тотып алды һәм йөрәк түреннән чыккан тавыш белән:
— Ни өчен? Нигә Сәгыйдә минем белән болай эшләде? — дип, карчыкны кочаклап, сораулы күзләрен аңа төбәде. — Синең Әлфиягә өйләнәчәгеңне ишеткәч, — диде Фаягөл әби. Кашшаф шунда гына эшнең нидә булуын аңлап алды һәм кызу адымнар белән өйләренә юл тотты. Төн. Сәгыйдәнең инде елап күз яшьләре кипкән, ул аптырап, гырлап йоклаган Сәлимгә карап уйга калды. Кияү кешенең аруы соңгы чиккә җиткән, Сәгыйдә күрмәгәндә генә кабып куйган самогонның да “дәвасы” булган, күрәсең. Ул костюмнарын да сала алмаган: бер җиңе салынган килеш идәнгә асылынган, икенчесе әле салынмаган да. Менә сиңа мә! «Бу хәлләр минем белән булдымы соң, әллә бу төш кенәме?» — дип уйлады кыз.
Бүлмә тынчу иде, шуңа ул тәрәзәләрне ачып, җилләтергә уйлады. Тәрәзәне киереп ачып, башын урамга таба сузуы булды, шалт итеп аның башына капчык киертеп, кемнеңдер көчле куллары тәрәзәдән суырып та алды. Кызның аягына кигән йомшак башмаклары гына тәрәзә төбендә утырып калды. Кинәт әллә ат кешнәде, әллә мәче мияулады, барысы да шул чаклы тиз булды, кыз аңына килеп кычкырырга да өлгерми калды. Биш минут та үтмәде, аны җайлап кына ниндидер йомшак җиргә утырттылар һәм башындагы капчыкны салдырдылар. Сәгыйдә берничә секунд күзен ачып карарга да куркып утырды. Кемдер аның кулларыннан йомшак кына тотып, аны куенына кысты. Их, бу куллар, бу кочакның кайнарлыгы аңа бик таныш иде, ләкин моның булуы мөмкин түгел...
— Сәгыйдә, бәгърем, ач инде күзләреңне! Бу мин – Кашшаф. Әлфия сүзләренә ник ышандың соң, алма бөртегем? Син бит өзелеп бары сине генә сөюемне белә идең. Их, җүләркәем минем, мин сине беркемгә дә бирмәячәкмен. Чыгып йөгерсәң дә, тагын урлап алып кайтачакмын. Минем гомерлек юлдашым бул! Ә Сәлим белән мин иртәгә үзем барып сөйләшермен, — диде.
Сәгыйдә бер сүз дә дәшмәде, тәрәзә янына барып, тышкы караңгылыкка күз салды. Күк читендә барысыннан да балкыбрак янган йолдыз гүя аңа күз кысып: «Риза бул, кызый! Сиңа язган бәхет бары синеке булырга тиеш», — дигәндәй елмайды.
Бәхетле, искиткеч бәхетле яшәделәр алар, тормышларында барысы да җайлап үз урынына утырды. Кашшафның әнисе дә үзенең зур хата ясаганын аңлап, гомер буе килененә бер авыр сүз дә әйтмәде. Элек үз балаларын бакса, хәзер улы һәм килененең сабыйларын тәрбияләде.
Ә кар быел нәкъ шул кыштагыча бик мул булды. Күктән төшкән ябалак-ябалак кар бөртекләренә карап, Сәгыйдә Ходайдан шушы бәхетеннән аермавын сорады.
Комментарийлар