Бер гасыр яшәгән кеше белән нәрсә турында да сөйләшеп була, ул бит – тере тарих.
Һәрбер вакыйганы төймәләр итеп тезсәң, гомер юлы биниһая озын дисбе булып сузылыр иде. Төймәләр тигез-матур, әмма тормыш юлы һәрчак андый гына булмый шул. Шул дисбене тарткан саен хатирәләр сүтелеп, безне шул вакыйгалар эченә бөтереп алып кереп китә, ул төймәләрне салмак кына берсе артыннан икенчесен күчерәсе, тарих чоңгылына чумасы килә.
«Генерал»ларга канат куйган оператор
Быел бер гасырлык гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Хөснетдинов Гомәр Мифтах улы (рәсми рәвештә – 1918, ә чынлыкта – 1917 елгы) Лениногорск районының Куакбаш авылында туып-үскән. 16 яшендә авылдан чыгып китеп, Свердловскида шахтада эшли, кабат кайтып колхозда иген игә, аннан соң Үзбәкстанга юл тота. Туган ягына ул 1954 елда әйләнеп кайта. Ул киткәндә авыл гына булган Яңа Писмән нефть үзәгенә әверелеп, Лениногорск исеме алып, менә-менә шәһәр статусына ия булырга тора. Гомәр Мифтах улы нефть промыселында (ул чагында әле «Бөгелмәнефть») нефть чыгаручы оператор булып эшли башлый.
– Бөтен җирдә бораулау эшләре бара, тегендә-монда бораулау вышкалары тора. Бораулаучылардан соң без скважиналарны кабул итеп алабыз, элгәре алар бораулый да китеп бара иде, калган бөтен эш: җыю, җайлау-көйләү безгә кала. Тирә-юнь пычрак, үтеп-чыгып йөреп булмас хәлдә, скважинаны көйләп җибәрү – дөньяда и-иң авыр эш ул, бик беләсегез килсә, – дип, хатирәләр йомгагын сүтә Гомәр ага. – Ә хәзер менә, улым сөйләвенчә, бораулаучылар үзләреннән соң бөтенесен көйләп калдыралар икән, минем үземнең хәзергесен күргән юк әле. Безнең вакытта качалка дигән нәрсәләр юк, торбалар буйлап нефть үз басымы астында гына ага иде. Культбудка дигән нәрсәләрне белмибез, үзебез белән алып барган ашамлык-чәйләрне янып торган факел янына куя идек. Туңган булса, шунда эретеп ашадык. Термослар да юк иде, шешәдәге чәйләр туңып, шартлаган чаклары да булды.
Гомәр ага, 1974 елда лаеклы ялга чыкканчы, нефть тармагында хезмәт куя. Авырлыклар булуга карамастан, хезмәт кешесенә нык игътибар бирелүе, эш һөнәренә ия булучыларга һәрчак ихтирам, югары бәя булуы турында искә ала. 20 ел эшләү дәверендә истә калган иң авыр чакны атавымны үтенгәч, ул:
– Электр сүнгәли иде. Электрчылар килгәнен көтеп тормыйча, үзебез җайлап-көйләп җибәрергә омтыла идек, – дип сөйләвен дәвам итә. – Төрле чагы бар иде, авариялар дә булгалады, кыргычларны (нефть торбаларының эчке ягын парафиннан чистарту җайланмасы) күтәрергә кирәк. Автоматлаштырылганчы, бу эшләр барысы да кул хезмәте белән башкарылды. Насос 1800 метр тирәнлектә икән, кыргычларны тимер чыбык белән шунда хәтле төшереп күтәрергә кирәк.
Татарстан нефтен табуның әүвәлге чорында бораулауда күпчелек читтән килүчеләр эшләсә дә, нефть чыгаруда җирле халык хезмәт куя. Алар кул астында Бакудан һәм башка шәһәр-төбәкләрдән килгән студентлар практика узалар. Гомәр ага җитәкчелегендә практика узып, соңыннан нефть өлкәсендә югары дәрәҗәләргә ирешүчеләр шактый, шулар арасында «Татнефть» җәмгыятенең генераль директоры Әкълим Мөхәммәтҗанов та, «Татнефть»нең баш инженеры булган Борис Лабанов та бар.
– Ә ул практикантлар, югары дәрәҗәләргә ирешкәч, үзләренең остазларын искә төшерәләр идеме соң?
– Онытмыйлар иде, бигрәк тә менә Әкълим Касыйм улы бик нык игътибар бирде, кешелекле иде, – дип сөйли Гомәр аганың улы Госман абый. – Промысел җитәкчесе: пенсиядән соң да эшлим дисәң – безгә кил, дип чакырып калды. Ә пенсиягә чыккач эшләмәде, чөнки бармаклары сизми, салкында эшләп, алар шундый хәлгә килгән. Оператор бит кулларын кар белән юа да, чүпрәк белән сөртеп, икенче скважинага ашыга.
– Әрем белән сөртеп чистарта идек кулларны, – дип сүзгә кушыла Гомәр ага. – Салкында туңып бармаклар ап-ак була иде, хәзер менә бер нәрсә тотмый алар, кашык тотарга да җайсыз. Бүгенге шартлар бөтенләй башкача шул. Автоматлаштырылгач, бер кешегә сигез скважина туры килә иде, ә аңа хәтле һәркемнең карамагында өч кенә булды. Без менә кыргычларны кул белән төшерә идек дидем бит. Чатнама суык, ә бияләй белән эшләп булмый. Ялан кул эшлисең, өстәвенә әле тимере дә салкын. Бармаклар тоймый башлый иде. Эшләп бетергәч, шул әремгә сөрткәлисең дә икенчесенә юл тотасың. Җепшек кар булганда, чаңгы белән барып булмый, ауный-ауный бара идек. Кыргычны төшереп өлгермичә, икенче сменага калдырсаң, авария була. Шуңа күрә, нинди генә хәлдә булсаң да, ничек булса да барырга һәм шул эшне башкарырга кирәк. Ничегрәк булганын күзаллыйсыгыз килсә, әйтәм – акырып елаган чаклар да булды...
Шул сүзләрдән соң ветеран-нефтьченең күңеле тулып китте бугай, тавышы дулкынланып ишетелде. Мин тулысынча автоматлаштырылган, заманча техника белән җиһазландырылган, бөтен уңайлыклы киенү-чишенү, ашау-эчү будкалары, җылы-яхшы киемнәре булган заманда нефтьче булып скважина ремонтлап йөргән чакларымны күз алдыма китердем дә алда саналган бөтен уңайлыкларны күңелдән генә сызып ташладым. Скважина яны буп-буш, бары тик бөтенләй үк карга күмелеп бетмәгән әремнәр һәм аларга өшегән куллары белән үрелгән оператор гына калды. Авыр, әмма ул бирешми, тормыш чыныктырган аны. Көнбатышта сугыш уты гөрләгән чакта япон чиген саклаганда да сынатмаган Гомәр ага. Сахалинның салкын җиле, Охот диңгезенең бозлы суы чыныктырган. Анда – башка көрәш, биредә – башкасы, тыныч тормыштагысы.
«Беренчелекне беркемгә дә бирмәдем»
– Үзең карап-көйләп торган скважиналар белән бәйле хатирәләрне яңартып, һәркайсының тарихын сөйләп бирә аласың инде, Гомәр ага?
– Сөйли-сөйли, – ди улы Госман, – хәзер дә, утыра да кайберсенең номерларын атап сөйләп ала. Әти, нинди скважиналар исеңдә?
– Онытып бетердем инде, кайда истә торсын.
– Миңа сөйли идең бит, 106 дисең...
– Бар иде инде: 51, 907, 908, икенче рәттә сәпсим башка номерлар: 1700, 1701... Байтак инде алар, 17 скважина иде минем карамакта.
– Машина-тракторда эшләүчеләр үзенең «тимер аты» белән бер җан булып бетә, сөйләшеп йөрүчеләр бар. Озак еллар эшләп, скважиналарга ияләнеп, холыкларын өйрәнеп бетергәнсеңдер?
– Андый нәрсә бар иде. Өлкән оператор булып эшләгәндә вакыт белән санашмады, иртән планеркага барганчы, скважиналарны карап әйләнә. Төп игътибар көйсезрәкләренә бирелә. Иртәнге җыелышка хәтле аңарда бөтен мәгълүмат була, – ди улы. – Башка операторлар аның бу хакта белүенә шакката иде.
– Ул чакта Вәли авылында яшәдек, ике ягында да безнең скважиналар, – дип дәвам итә Гомәр ага. – Иртәнге биштә торып әйләнеп чыгып, кемгә нәрсә эшләргә кирәклеген әйтә идем. «Гомәр абзый, син әллә йокламыйсыңмы?» – дип аптырыйлар иде. Анысы – минем эш, ә сез үз эшегезне җиренә җиткереп эшләгез, дим. Мин өлкән оператор булганда, беренчелекне беркемгә дә бирмәдек. Кайсы елны – радиоприемник, икенчесендә палас белән бүләкләделәр, аннан кабат радиоприемник. Көнләшеп, ачулары килеп бетә иде.
– Менә шундый актив, җитез булу да озын гомерле булуга сәбәпчедер бәлки? Әле менә узган ел гына күл тирәли йөгереп тә йөри дип сөйләгәннәр иде.
– Ул хәзер дә йөри, элек йөгереп йөри иде. Хәзер тыны кысыла, аның астма бит, ничә еллар инде. Һәр көнне иртә-кич урамга чыгып әйләнеп керә, кибеткә-базарга үзе йөри, безне анда җибәрми. Берүзе, үз-үзен карап яши. Әлбәттә, без гел ярдәм итәбез, тәрбиялибез.
– Тырышам инде, егылмаска, – ди Гомәр ага. – Болар (балаларына ишарәләп) ярдәм итеп тора, вакытында даруларны кабул итеп, алар әйткәнне тыңлап яшим әле, Аллага шөкер. Балалар тегендә-монда булганда, ашарга да үзем пешерәм. Кызым килеп юасын юып, җыештырып китә.
«Ә өйдә Гомәр ага нинди иде» дигән сорауга, кызы Галия ханым:
– Менә үзенең кул астында эшләүчеләр белән ничек – безнең белән дә шулай булды. Безгә һәрберебезгә эш куша, аннан соң тикшерә, без вакытында эшләргә тырыша идек. Әниебез дә нефть чыгару операторы булып, берникадәр әти бригадасында эшләде. Без бала вакытларда әти белән әни, эштән кайткач, табын артында эш турында сөйләшәләр, киңәшләшәләр иде. Ул үзенә дә, безгә дә таләпчән булды. Аның шундый булуы бездә дә чагыла, гаиләләребез нык, әти оныклары белән кызыксынып яши, алар белән тыгыз элемтәдә. Җиде оныгы, унике оныкчыгы бар, – дип сөйләде.
– Монда сөйләгәннәрнең барысы да безгә бик яхшы таныш, – ди улы Госман абый.
– Ишетеп кенә түгел, күреп тә беләбез. Әти безне кайчагында үзе белән эшкә алып бара иде. Ул үзенең мисалы белән тәрбияләде. Хәмер куллану дигән нәрсә бездә бөтенләй булмады, әтинең исерек чагын күрмәдек.
Оясында ни күрсә – очканында шул булыр, ди халык. Нефтьчеләр шәһәрендә кара алтын табу өлкәсендә хезмәт куймаганнар бик сирәк. Ә Хөснетдиновлар гаиләсендә дүрт баланың өчесе шул тармакны сайлаган, оныклар да бабаларының данлы юлын дәвам итәләр. Хәер, нинди генә һөнәр иясе булсалар да, Гомәр ага зур гаиләсе өчен маяк булып тора, алар аның дисбесенең дәвамы.
Комментарийлар