16+

100 яшьлек Зәйтүнә әби: «Җәннәттәге кебек яшим»

Буада яшәүче Зәйтүнә әбигә 100 яшь тулды, дип хәбәр итә «Знамя» газетасы.

100 яшьлек Зәйтүнә әби: «Җәннәттәге кебек яшим»

Буада яшәүче Зәйтүнә әбигә 100 яшь тулды, дип хәбәр итә «Знамя» газетасы.

Зәйтүнә апаның балачагы бик авыр елларга туры килә. Ике айлык чагында аның әнисе үлеп китә. Зәйтүнәне үги анасы карап үстерә. Ачлык-ялангачлыкны кечкенәдән үз җилкәсендә татый кыз. Алабута ашы пешереп ашаган чакларын әле дә хәтерли Зәйтүнә әби.

«Аллаһыдан гел үзем кебек ятим тормыш иптәше бир диеп сорадым – теләгем тормышка ашты. Ирем Фәйзрахман әти-әнисез үскән егет иде. Алтын кеше иде ул», – дип искә ала ирен юбиляр. Алар ире белән җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Фәйзрахман абый гел: «Балалар бәхет китерә», – дип әйтә торган булган. Балалары авырып хастаханә юлын таптаганын хәтерләми Зәйтүнә апа. Сәбәбе – сабыйларны күкрәк сөте белән имезүдә, ди. Хәзер күп балаларның тумыштан авыру булуларына борчыла.

Әңгәмәдәшем гомере буе гади эшче булган. Гел җирдә эшләгән. Озак яшәвенең серен яшь чакта үләннәр ашап тукланудан күрә. Бүгенге тормышын җәннәткә тиңли. Җәйгә таба Буада улы Илдар белән килене Зөлфия тәрбиясендә яши. Кыш көне Чаллыда, Түбән Камада яшәүче балаларына кунакка китә. «Ашарыма ризыгым, кияргә киемем җитәрлек. Нәрсә кирәк тагын? Җәннәттәге кебек яшим бит», – дип елмая йөзьяшәр.

Фото: buinsk-tat.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading